Логотип Магариф уку
Цитата:

«Таян Аллаһка!» бәйгесе җиңүчесе

Башкортстаннан Нурисә Шамил кызы Мөхәмәтова «Таян Аллаһка!» бәйгесендә «Шигърият» номинациясендә 1 нче урын алды.

«Таян Аллаһка!» бәйгесендә җиңгән катнашучыларыбыз эшләре белән таныштырабыз.

«Шигърият» номинациясе. 1 нче урын.

Башкортстаннан Нурисә Шамил кызы Мөхәмәтова.

Тумышы белән Арчадан ул, Мирҗәм авылыннан. Казан дәүләт педагогика университетының филология һәм тарих факультетын тәмамлаган. Казанның Авиатөзелеш районы 54 нче рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан, Яңа Савин районы «Нәүрүз» балалар бакчасында да эшләгән. 2009 елда гаиләсе белән Башкортстанның Нефтекама каласына күченәләр.  Анда сәламәтлекләре чикле балалар белән эшли башлый. Һәм менә инде 15 елдан артык шушы өлкәдә хезмәт куя. 

Әни киңәше

Хәтерлим мин әле: кечкенәдә

Башны куеп әнием алдына

Иркәләнеп ята идем, ә ул

Чәчләремә кагыла сак кына.

Сыпыра ул маңгай-кашларымны,

Колагымда йомшак тавышы:

«Исеңдә тот, балам, бу дөньяда

Иң яманы – әни каргышы.

Ялгышып та, кызым, әйтә күрмә

Начар сүзне газиз балаңа!

Бала бит ул – Аллаһның бүләге

Көтеп алган һәрбер анага!

Орышасы килгән чакларың да,

Булыр үзе – булмый калмаслар.

Балалар да, үзеңә охшасалар,

Бер урында тик тә тормаслар.

Начар сүзне кире алып булмый,

Үкенергә, кызым, язмасын.

Җаннан кадерлерәк балаларны

Бер Аллаһым үзе сакласын!!

Әйбәт сүзләр белән генә орыш:

Тиз бара ул әни теләге.

Шул балаң бит сиңа  киләчәктә

Булыр аннан дөнья терәге!»

Әнә шулай, баштан сыйпый-сыйпый,

Җиткерде ул алтын сүзләрен.

Биттән үпте, елмаеп карады

Төбәп шунда нурлы күзләрен.

Ничә еллар үтсә дә бу киңәш

Хәтеремнең иң-иң түрендә!

(Рәхмәт, Әни, тыныч йокла берүк

Якты булсын яткан гүреңдә.)

Орышамын, ансыз гына булмый,

Бигрәк шаян хәзер балалар.

Тик әнинең әйткән киңәшләре

Йөрәгемә уелып калганнар.

«Аллаһының рәхмәте күүүп булып,

Яусын сиңа, балам!» диямен,

«Бәхетләрең артып торсын!» диеп,

Чәчләреннән йомшак  сөямен...

Инде хәзер ипләп мин өйрәтәм

Үз балама ихлас сүзләрне.

Киләчәктә ул да искә алыр

Үзенә баккан нурлы күзләрне...

 

Шөкер диген, сөен кеше

Аллаһка таянып синең

Башланса һәрбер иртәң.

Җиңел үталсаң каршыңда

Очраган сынау-киртәң:

«Шөкер!» диген, сөен кеше –

Әлхәмдүлилләәһ!

Балаң булса сау-сәламәт,

Күң(е)ле булса иманлы.

Әти-әнигә догачы

Була белсә аннары:

«Шөкер!» диген, сөен кеше –

Әлхәмдүлилләәһ!

Аллаһның бер бүләгедер –

Яратып яшәү җирдә.

Кемгәдер кирәгең тоеп

Уяналсаң һәр иртә:

«Шөкер!» диген, сөен кеше –

Әлхәмдүлилләәһ!

Ашарга булса ризыгың,

Барып эшләргә – эшең,

Йөрәгеңне борчып торып

Авыртмаса бер төшең:

«Шөкер!» диген, сөен кеше –

Әлхәмдүлилләәһ!

Ялгыш кылсаң начар гамәл

Тәүбә сора Аллаһтан!

Кичерүче Ул икәнне

Аңлый алсаң кабаттан:

«Шөкер!» диген, сөен кеше –

Әлхәмдүлилләәһ!

 

 

Коръән – тормыш китабы

Әби белән үстек, күп нәрсәгә

Ипләп-җайлап әби өйрәтте.

Беренче кат Коръән китабын да

Әбиебез безгә күрсәтте.

«Бары чиста кул һәм күңел белән

Кагылырга ярый!» дигәне

Истә әле, күз алдымда тора

Яшел тышлы китап икәне.

«Бөтен тормыш мәгънәсе шушында:

Һәр сорауга җавап табарсыз.

Бик кадерле китап икәнлеген

Бераз үскәч, үзегез аңларсыз.

Кадер кичәсендә иңдерелгән

Изге китап – Аллаһ бүләге!

Коръән кебек өйрәтә белүче

Башкаларны күргән юк әле!

Фәлән еллар элек ни булган да,

Киләчәктә ниләр буласы...

Бар(ы)сына да изге бу китаптан

Җавап таба адәм баласы».

Аннан соң да, әле бик күп тапкыр

Ишеттем мин Коръән турында...

«Фатиха»сы, «Ихлас», «Ән-Нәс»е дә

Гел янәшә гомер юлымда!

 

Күңел теләкләрем

Ий, Раббым, кодрәтле Аллаһ,

Ярдәмеңнән ташлама!

Һәр иртәм Сиңа таянып,

Бисмиллаһтан башлана!

Имин ит киләсе көнен

Дуслар һәм туганнарның!

Якты ит барыр юлларын

Кадерле балаларның!

Тынычлык булсын, халыклар

Дус-тату яшәсеннәр!

Тупасланган күңелләр дә

Яз белән яшәрсеннәр!

Ий, Раббым, кодрәтле Аллаһ,

Гөнаһларны гафу кыл.

Авырлыкларда сынудан

Берүк  үзең саклый күр!

Үтмәс чирләр бирә күрмә –

Күз яшьләре акмасын!

Кеше кулларына калып

Ятулары язмасын!

Рәхмәтен дә, шәфкатен дә

Бары Синнән көтәбез!

«Шөкер» дигән сүзең белән

Башлансын һәр иртәбез!

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ