Акрын-акрын югарыга үрләп барам...
Диләрә Дамир кызы ШАКИРОВА,Алексеевск районы Юеш Көрнәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стаж – 9 ел«И туган тел, и матур тел…»!Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның әлеге...
Диләрә Дамир кызы ШАКИРОВА,
Алексеевск районы Юеш Көрнәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стаж – 9 ел
«И туган тел, и матур тел…»!
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның әлеге шигырь юллары минем күңелемә укучы вакытта ук үтеп керде. Шагыйрь үзенең теле белән горурлана, соклана, аңа сакчыл караш тәрбияли.
Еллар бер-бер артлы үтте, кечкенә кыз да үсеп җитте һәм, үзенең яраткан шагыйре кебек үк, татар теленең моңын, матурлыгын, яңгырашын балаларга җиткерергә теләвен аңлады. Инде менә тугыз ел буена минем һәр иртәм мәктәп юлыннан башлана. Мәктәп бинасына аяк басу белән, яңгыравыклы тынлык каршы ала мине. Бераздан ул балалар тавышы, аларның көлүе белән алмашына: чираттагы эш көне башлана. Кыңгырау чыңы белән сыйныфка керәсең һәм синнән кызыклы, яңа мәгълүмат көткән күзләрне күрәсең. Нәкъ менә шул кызыксынуны, яңа белем алуга теләкне сүрелдермәү, укучыларны шуңа мотивацияләү – минем төп бурычым дип саныйм. Үз телемә, үз һөнәремә гашыйк кеше буларак, мин белем алу процессын кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрүне максат итеп куям. Минем дәресләрем укучыларга яңа белемнәр генә түгел, ә рухи һәм мораль канәгатьләнү дә бирергә тиеш.
Укытучы укучысен төймә мәрҗәннәре сыман берәмтекләп җыя, чөнки һәр укучыда да үз фәнеңә кызыксыну уятырга кирәк. Бу – һәр укучыга да индивидуаль якын килеп эшләү дигән сүз. Бер үк бирем кайбер укучыларда кыенлыклар тудырса, икенчеләре өчен ул җиңеп чыкмаслык проблемага әйләнергә мөмкин. Мондый биремнәр үзләренең дидактик максатын үтәми, шунлыктан дәрестә проблемалы ситуация тудыру мөһим. Бу очракта һәр укучы да теләп, рәхәтләнеп эшли.
Укыту процессын индивидуальләштерүгә зур игътибар бирәм, дидем. Һәр сыйныфта да фикерләү, хәтер, игътибарлылык ягыннан түбән күрсәткечле укучылар бар. Әгәр бу укучыларга тиешле күләмдә игътибар бирелмәсә, биремнәрне үтәргә мөмкинлек тудырылмаса, әлеге укучылар сыйныфташларыннан артта калачак дигән сүз. Минем өчен иң мөһиме – шундый укучыларны югалтмау, алар өчен уңышка ирешү юлларын булдыру; аларны түбән мотивацияле, йомык, үз-үзенә бикләнгән, кыенлыкларны җиңеп чыга алмаслык укучы булудан йолып калу. Шунлыктан мин үзара хезмәттәшлеккә корылган педагогикага нигезләнәм, ул исә, үз чиратында, укучы үзен шәхес буларак хис итүгә юнәлдерелгән. Бу төр педагогика ФДББС шартларында бигрәк тә актуаль. Дәрескә булган яңа таләпләр килешеп эшләү метод һәм формаларын бик яхшы чагылдыра. Укучылар парлап, төркемнәрдә эшләгәндә аралашырга һәм нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр.
Үзара хезмәттәшлек итүгә корылган педагогиканың төп элементлары яңа стандартлар белән туры килә:
– укытучы укучы эшчәнлеген контрольдә тота;
– көчле укучы йомшак укучыга ярдәм итә;
– һәр укучының да фикере мөһим.
Укытучының бурычы – укучының үз фикерен булдырып, аны әйтә белергә дә өйрәтү. Шуның өчен мин һәр укучының да фикерләрен бәялим, шул вакытта, башкаларны тыңлап, нәтиҗә ясарга да өйрәтәм. Мондый эш төрләрен куллану укучыларны укыту барышының алыштыргысыз катнашучысы итә.
Мин укыткан сыйныфларда төрле милләт вәкилләре белем ала: татарлар, руслар, таджиклар, әзербәйҗаннар, казахлар, чувашлар, якутлар... Шуның өстенә, алар төрле авыллардан да килеп укыйлар әле. Нәкъ менә үзара хезмәттәшлекне булдыруга юнәлтелгән педагогик алымнар барысын да бертөрле, шул ук вакытта һәрберсенә үз көченә таянып укытырга мөмкинлек тудыра. Бу исә, үз чиратында, укучының үсешенә китерә.
Минем өчен татарча белмәгән, татар мохитендә яшәмәгән балаларны татарча аралашырга өйрәтү иң мөһим мәсьәлә булып тора. Эзләнүләрем мине кешеләрне көндәлек тормышта аралашырга ярдәм итә торган коммуникатив методка китереп чыгарды. Минем укучыларым «Татар халык ашлары», «Татар халкының милли киемнәре» кебек проект эшләрен бик теләп башкаралар. Шуның аркылы халкыбызның тормышын, тарихын өйрәнәләр.
Яңа технологияләр укучыларның телебезгә булган кызыксынуын, иҗади сәләтен тормышка ашыруда гына түгел, ә белем бирү процессын камилләштерүдә, дәрескә бирелгән вакытны файдалы итеп үткәрергә дә мөмкинлек бирә.
Җәмгыятькә әзер белемле кешеләр түгел, ә кирәкле белемнәрне таба алырга сәләтле кешеләр кирәк. Минемчә, нәкъ менә мәктәп һәм укытучы укучыларда мобильлелек һәм аралашучанлыкның нигезен булдырырга тиеш. Укытучы буларак, минем бурычым – үзенең туган ягын, халкын, туган телен яратучы шәхес тәрбияләү. Әлеге мәхәббәтнең чишмә башы булып туган телебезгә сакчыл караш тәрбияләү тора.
Тагын бер максатым – белем алу процессын кызыклы итеп үткәрү. Бу исә, үз чиратында, уңай нәтиҗәләргә китерә. Алдан әйтеп үтүемчә, монда укучының эчке мотивациясе мөһим роль уйный.
Минемчә, һәр укучы да үзен тыңлауларын, ишетүләрен, аңа ышануларын, дәрестә аралашуны тели. Баланы тыңлау һәм ишетү, карау һәм күрү, ә иң мөһиме тоемлау аша акыллы, иҗади, тәүфикълы балалар тәрбияләү кирәк.
Мин, еллар узгач та, авылым урамы буйлап мәктәп юлын үткәндә, каршыма очраган, мине узып киткән, эшкә ашыгучы һәр кешедән дә туган телемдә «Исәнмесез» сүзен ишетергә телим. Әлеге кешеләр арасында мин кайчандыр укыткан, белем биргән укучыларым күбрәк булсын иде. Татар теле алар өчен дә туган телгә әйләнсен иде.
Комментарийлар