Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбенең бала тәрбияләүдәге роле

Кадрия Миннегалиева,Түбән Кама районы Югары Чаллы урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысыМәктәп булса – авыл яши дигән сүз. Мәктәпсез авылларның юкка чыгып баруы балалар...

Кадрия Миннегалиева,


Түбән Кама районы Югары Чаллы урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы


Мәктәп булса – авыл яши дигән сүз. Мәктәпсез авылларның юкка чыгып баруы балалар тууның кимүе белән аңлатыла. Авыл җирләрендә яшьләргә эш булмау да мәктәпләрнең бетүенә бер сәбәп булып тора. Хөкүмәтебез авыл мәктәпләрен яшәтү өчен бар көчен куя. Чөнки авылларның киләчәген мәктәпсез күз алдына китереп булмый.


Еш кына авыл мәктәбендә укыту дәрәҗәсе турында шундый фикерләр ишетергә туры килә: имеш, авыл мәктәпләрендә укучы балаларның өлгереше шәһәрдәге укучыларныкыннан түбәнрәк. Әйдәгез тарихка, үткәннәргә күз салыйк әле: күпме галимнәребез, язучыларыбыз, композиторларбыз, җитәкчеләрбез кайчандыр шул ук авылда белем алган укучыларыбыз түгелме соң?


Авыл мәктәбе шартларында бала ничек тәрбияләнә соң? Хәзер инде шәһәр мәктәпләрендәге кебек авыл мәктәпләрендә дә балаларга барлык уңайлыклар булдырылган: ашханәсе, бәдрәфе, спорт залы, актлар залы – барысы да бер түбә астында. Аерым компьютер бүлмәләре, лаборатория кабинетлары,  бай китапханә, музей – укучыларга белем алу өчен өстәмә уку әсбаплары, җиһазлар белән тулыландырылган. Бала күп гомерен мәктәптә уздыра. Фәнни белем белән бергә аны хезмәткә, тормыш көтәргә өйрәтү дә укытучы вазифасына керә. Ә авыл җирендә баланы хезмәткә тарту, кызыксындыру күпкә җиңелрәк, чөнки ул әле хуҗалыктагы йорт эшләре белән якыннан таныш.


Авыл мәктәбенең бала тәрбияләүдә тагын бер үзенчәлеге – мәктәпнең гаиләгә якын торуы: авыл җирендә һәр кеше бер-берсен яхшы белә, аралаша.  Ата-ана баласы белән төрле мәктәп чараларында теләп катнаша. Мәктәп янындагы агачларга язын сыерчык оялары, кышын җимлекләр ясап кую – бала белән әти кешенең уртак хезмәте. Бу авыл мәктәпләрендә мәҗбүри хезмәт түгел, ә бер күңелле “уен” кебек кенә. Шушы кечкенә хезмәтнең балага никадәрле зур хезмәт  тәрбиясе бирүен чамалавы  кыен түгел. Авыл мәктәбендә мондый мисалларны бихисап китерергә була.


Ә менә баланы шәхес буларак тәрбияләү кем җилкәсендә? Ата-ананыкындамы яисә мәктәпнекендәме? Әллә соң икесе бергә тәрбияләргә тиешме? Җәмәгатьчелектә төрле карашлар, фикерләр. Кемдер: “Без көне буе эштә, аннан кайткач арыйбыз, тәрбияләргә вакытыбыз юк, ә бала көне буе мәктәптә, шулай булгач мәктәп тәрбияләсен”, - ди, ә кайбер кешеләр бала иң беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнергә тиеш дип саный. Минем фикеремчә, бала шәхесен формалаштыруда гаилә һәм мәктәп үзара килешеп эшләсә генә югары нәтиҗәгә ирешеп була. Үземнең тәҗрибәдән мисал китерәсем килә. Сыйныфымда бер укучының кеше әйберенә тия торган начар гадәте бар иде. Төрле яклап килеп аңлатуларның да, әңгәмәләрнең дә файдасы булмагач, әти-әнисен мәктәпкә чакырырга туры килде, чөнки хәйран гына суммада акча урлап тотылды. Ни гаҗәп, әни кеше баласын, карчыгадан саклаган ана каз кебек, якларга тотынды.  Әлбәттә, бала үзенә яклау тапкач әлеге гадәтен ташламаячак. Барыбыз да беләбез, әгәр кечкенәдән кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын гаиләдә дә, мәктәптә дә бер сүздә булып аңлатмасак, ул баланың гомерлек начар гадәтенә әйләнергә мөмкин.


Күп еллардан бирле мәктәп яны тәҗрибә бакчасы эшләрен алып барам. Шунысы куанычлы, балалар бу бакчадагы түтәлләрне үзләренең фантазияләрен эшкә “җигеп”, тырышып ясыйлар,  чәчкән орлыкларының тишелешен сөенеп күзәтәләр. Бу эшләргә алар үзләре теләп, укуларына һич хилафлык китермичә эшлиләр.


Авыл баласы табигатькә якын тора. Урман- кырлары, күлләре янәшәдә генә. “Сәламәтлек – чиста су” программасы чаралары кысасында һәр елны балаларны урманга чишмә башын чистартырга баруны җайга салдык. Бу да балаларны Җир – Анабызны хөрмәтләргә, яратырга, сакларга өйрәтә. Укучылар белән әлеге темага әңгәмәләр үткәрү зарур.


Укучыларның бакчада, мәктәп ишек алдында эшләүләре әти-әниләр тарафыннан хуплануы бик яхшы. “Эше барның – ашы бар”, дигән борынгылар. Яшьтән эш сөеп үсүнең зыяны юк. Моны без әби-бабайларыбыз үрнәгендә күрәбез. Фермерлык белән шөгыльләнү, үзеңнең шәхси эшеңне ачу, илнең зур төзелешләре – хезмәт сөючән улларын-кызларын көтә.


Минем фикеремчә, хәзерге заман балаларын шушындый тәрбия: спорт, хезмәт, турпоходлар һ.б. шундый кызыклы чаралар ярдәмендә генә Интернет “пәрәвезеннән”, телевидение шаукымыннан йолып алып була. Яхшы тәрбия “орлыгының” яшь чагында утыртылуы, бала үскәч әйбәт уңыш бирер.


Төпле белем, тәрбия алып, шул ук вакытта беренчел хезмәт башлангычын үткән авыл балалары зур шәһәрләрдә югалып калмаслар,  тормыш сынаулары аларны сындырмас дип ышанып каласы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ