Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәпләрендә 3D-модельләштерү

Илүзә ӘМИНОВА, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларны...

Илүзә ӘМИНОВА, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.


Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын шәхеснең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Гимназиябездә көннең икенче яртысында оештырылган өстәмә белем бирү дәресләрендә, укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау ысулларына төшенәләр. Соңгы өч елда дәрестән тыш вакытта оештырылучы мондый төр эшчәнлекне “Дәресләрдән соң мәктәп” исеме белән атау гадәткә кереп китте.


“Дәресләрдән соң мәктәп” – ул иҗат дөньясы, һәр баланың сәләтен ачу һәм аны тагын да үстерү дигән сүз. Иң мөһиме: бала алдында үзенә сайлап алу мөмкинлеге туа дигән сүз. Мәктәп икенче йорт буларак саналсын өчен, баланы дәресләрдән соң кызыксындыру икеләтә мөһим. Бу исә тәрбия һәм белем бирү дәрәҗәсен тагын да киңәйтә.


2012 нче елда Татарстанда юнәлеш алган “Дәресләрдән соң мәктәп” проекты гомум һәм өстәмә белем бирү системасының механизмын тагын да камилләштерүгә нык ярдәм итә. Әлеге проект кысаларында гимназиябез 2012-2013 уку елында, “Авыл мәктәпләренә яңа төр технология – 3D модельләштерүне кертү” темасы астында чагылыш тапкан эше белән катнашып, 700мең сумлык грант отты. Грант акчасына өч 3D-принтер, 3D- сканер һәм киң форматлы кәгазь бастыру җайланмасы алынды.


Нәрсә соң ул 3D-принтер? Аның мөмкинлекләре һәм өстенлекләре нәрсәдә? 3D-принтер ул – копмпьютердагы 3D-модель мәгълүматны өч үлчәмле формада эшләп бирүче җайланма. Күз алдыгызга китерегез: сезнең өегезгә көнкүрештә киң кулланылучы җиһаз – урындык кирәк, ди. Сез, әлбәттә, иң беренче эш итеп, яки кибеткә юл тотасыз, яки интернет челтәренә мөрәҗәгать итәсез. Килер бер көн, сезгә мондый төр җиһазларны алыр өчен хәтта өегездән дә чыгарга туры килмәс. Моның өчен сезгә бары тик 3D-принтерыгыз булу да җитә. Махсус чимал ярдәмендә ул сезгә кирәкле әйберне катлам өстенә катлам өеп “үстереп” бирәчәк. Әлбәттә, бу әле киләчәк фаразлары гына. Тик шулай да бүгенге көндә 3D-принтерда сувенирлар, кайбер машина детальләре эшләп булганлыгын инде без исбатладык.


Көннең икенче яртысында уза торган сайлап алу түгәрәкләрендә укучыларыбыз әлеге төр җайланма өчен 3D-модель төзү серләренә төшенәләр. 3D-модель төзү нигезләрен укучылар гимназиябездә алып барылучы “компьютерда модельләштерү” түгәрәкләрендә өйрәнәләр. Моның өчен 3DS max, Corel Draw кебек катлаулы программалар үзләштерелә. Шулай ук укучылардан дизайнны, сызым, рәсем сәнгатен белү дә таләп ителә. Нәтиҗәдә, укучы үзе эшләгән модельне 3D-принтерга кертә һәм махсус чимал ярдәмендә җайланма кирәкле әйберне эшләп чыгара.


3D-принтер белән эшләү баланың күпкырлы иҗади күзаллавын үстерә, бу юнәлеш буенча белемнәрен камилләштерергә омтылыш уята. Үз эшенең нәтиҗәсе белән горурлану, соклану барлыкка килә, үз алдына тагы да зуррак максатлар куюга этәрә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ