Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар сәламәтлеген кайгырту – шәхес тәрбияләүдә төп бурыч

(Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен кулланып, ата-аналар җыелышында ясалган чыгыш)Низамбиева Раушания Ринат кызы,Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исәнмесе...

(Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен кулланып, ата-аналар җыелышында ясалган чыгыш)
Низамбиева Раушания Ринат кызы,
Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! “Спорт – зарарлы гадәтләргә каршы иң яхшы чара” темасына багышланган җыелышыбызны башлыйбыз. Яшьләрнең сәламәтлеге мәсьәләсе бүген илебездәге тәрбия чараларының төп максатларының берседер. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча эшләнгән “Стратегия-2030” Татарстан үсеш стратегиясенең төп пункты булып тора. “Президент белән бергә” республика активистлары хәрәкәте дә хөкүмәтебезнең татарстанлылар сәламәтлеген кайгыртуын дәлилли. Мәктәп һәм гаилә бу чараларда иң алгы рәттә торырга тиеш. Хәзер балалар өчен спортның бик күп төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган. Тирсә авылында да зур спорт комплексы эшли. Анда төрле түгәрәкләргә язылырга мөмкин. Мәктәпнең зур спорт залы бар. Спорт – вакыт үткәрү өчен генә кирәкле чара түгел, ул – сәламәт яшәү рәвеше, яшәү өчен көрәшнең бер формасы. Спорт белән дус булган кешенең үз-үзенә ышанычы арта, яшәү дәрте көчәя, спорт җәмгыятьтә үз урыныңны табарга да булыша.


Баланы тормыш кадерен ачык аңларга, нәрсәгә ирешергә омтылуы хакында уйланырга, үз алдына максат куярга һәм аны гамәлгә ашыру өчен физик һәм рухи яктан әзер булырга өйрәтүне мин мөгаллимнең һәм ата-аналарның иң мөһим бурычы дип саныйм. Хәзерге вакытта кеше гомерен куркыныч астына куя һәм сәламәтлеккә зыян китерә торган иң төп проблемалар – ул наркоманлык, эчкечелек, тәмәке тарту. Миңа калса,бу яман гадәтләр эшсезлектән, буш вакытыңны файдалы итеп үткәрә белмәүдән барлыкка килә. Сорашып-белешүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: яшүсмерләрнең закон бозуларының яртысыннан күбрәге 22 сәгатьтән соң, ягъни, кагыйдә буларак, ата-аналар өйдә чакта эшләнә. Әйе, баланың иртәгәсе өчен барыннан да бигрәк ата-аналар җаваплы. Тормышыбыздагы афәтләрдән балаларны вакытында саклап калу –  һәрберебезнең изге бурычы.


Бу җыелышыбыз башкаларыннан бераз аерылып торыр, чөнки бүгенге чарада укучыларыбыз да катнаша. Һәр җыелышта без бөек татар галиме, мәгърифәтче Риза Фәхреддиннең бала тәрбияләүдәге киңәшләре белән даими танышып барабыз. Бүген дә сезнең игътибарга галимнең берничә фикерен тәкъдим итәм. Риза Фәхреддин язганча, бала һичбер орлык чәчелмәгән җир яки һичбер бизәк ясалмаган ак кәгазь булып, нинди орлык чәчелсә, шуның кебек иген бирер һәм нинди нәрсә язылса – шул укылыр. Әгәр дә балага бозык тәрбия бирелсә.... Балаларга биреләчәк тәрбиянең иң кирәклесе – аларны гүзәл гадәтләргә өйрәтү һәм бу гадәтләрне хәтта ихтыяҗсыз эшләргә мәҗбүр булачак кебек бер хәлгә китерү...


Хөрмәтле ата-аналар, укучылар!


– Галим нинди гадәтләр турында сүз алып бара дип уйлыйсыз? (Слайдтан, җавап буларак, Р.Фәхреддин фикерләренең дәвамы укытыла).


– Ә гүзәл холыклы булу өчен, нинди гадәтләр комачаулый? (Җавап бирәләр.)


– Зарарлы гадәтләрне булдырмас өчен нишләргә? Рухи һәм физик сәламәтлек төшенчәләре белән бәйләп аңлатыгыз.


Нәтиҗә. Сәламәт булу өчен спиртлы эчемлекләр эчмәү, тәмәке тартмау – беренче шарт. Тәмәке тарту – иң киң таралган яман гадәтләрнең берсе. Тәмәке тарта торган укучыларның хезмәт һәм ял режимы бозыла. Галимнәр әйтүенчә, бер тәмәке гомерне җиде минутка кыскарта.


– Спиртлы эчемлекләр куллану нәрсәгә китерә соң?


– Беренчедән, бу яман гадәт җинаятькә этәрә. Икенчедән, спиртлы эчемлек кулланучылар ешрак авырыйлар. Өченчедән, алкоголь кешенең зиһенен томалый. Эчкечеләр үзләрен әхлаксыз тота. Спиртлы эчемлекләрнең бер файдасы да юк. Киресенчә, эчкече түбән тәгәри, вакытсыз үлемгә дучар була. Сәламәт яшәргә теләсәң, зарарлы гадәтләрдән арынырга, тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска кирәк.


(Укытучы Р.Фәхреддиннең “Эчү әдәпләре” белән таныштыра. (“Нәсыйхәт” китабы буенча.)


179 нчы нәсыйхәт. “Малларыгызны харап иткәне, үлемгә сәбәп булачак хасталыкларны китергәне өчен, исерткечләрнең һәртөрлесеннән бик сакланыгыз вә боларны файдаланган кешеләр белән хәтта дус вә белеш булмагыз”. (Ата-аналар белән фикер алышу уздырыла.)


Аракы – бөтен усаллыкларның анасыдыр, дигән Пәйгамбәребез бер хәдисендә. Дөньяда эшләнгән бик күп явызлыклар вә усаллыклар исерек кешеләр тарафыннан эшләнә. Юл казалары, янгын, кеше үтерүләр, ямьсез бәхәс, орышлар, исереклек ислам динендә хәрәм кылынган вә Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый рәвештә тыелган нәрсәләрдэн берсе – исертә торган эчкеләр эчү.


Хөрмәтле ата-аналар! Сүземне йомгаклап, сезгә Риза Фәхреддин хезмәтләре янына тагын бик тә файдалы, гаиләнең өстәл китабы булырдай “Гаилә һәм мәктәп” журналын тәкъдим итәм. Сезгә 2013 нче елның 2 нче санында басылган ”Тәмәке тартканын күрдем” язмасына карата психолог киңәшен; 2014 нче елның 4 нче санында басылган “Зур илнең кечкенә исерекләре”, 2014 нче елның 1 нче ел санындагы ”Афәтнең башы – гаиләдә” исемле мәкаләләрне укырга тәкъдим итәм. Икенче очрашуда әлеге мәкаләләрнең эчтәлеге буенча сөйләшүне дәвам итәрбез. Бу журналлардагы һәр мәкалә баланың рухи һәм физик сәләмәтлеген үстерүгә багышланган. Язылыгыз, алыгыз, укыгыз. Безнең сыйныф китапханәсендә дә әлеге басмалар бар. Ә укучыларга Шәриф Камалның “Уяну” хикәясен укырга тәкъдим итәм. Зарарлы гадәтләрнең нинди куркыныч афәтләргә алып барырга мөмкинлеге турында диспут үткәрербез. “Сәламәтлек көне”н Әгерҗедә гаиләләр белән Боз сараенда үткәрәчәкбез. Анда, әлбәттә,  сез дә катнашырсыз.


 Спорт – вакытны дөрес бүлә белү чарасы гына түгел, ә рухи һәм физик сәламәтлекне ныгыту чарасы да. Сыйныф укучылары, авырып, ел буена барлыгы 300 гә якын дәрес калдырган. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту өстендә эшләү мөһим. Балаларыгызны мәктәптә эшләп килә торган спорт секцияләренә яздырырсыз дип ышанып калам. Бүгенге көндә сыйныфның бер генә укучысы – Асанбаев Камил генә волейбол секциясенә йөри. Башкаларның, хөрмәтле ата-аналар, спортка мөнәсәбәтен яхшы якка үзгәртергә кирәк. Балалар авылда буш вакытларын хезмәт белән уздырсалар да, компьютер артында утырырга вакытлары күп кала. Сыйныфның өлгереш сыйфаты да мактанырлык түгел. Димәк, сыйныфның проблемаларын чишүнең беренче юлы – балаларның буш вакытын дөрес оештыру, аларны спортка тарту. Физик көчне спорт арттырса, ә рухи сәламәтлекне үстерергә сезгә Р. Фәхреддин үгет-нәсыйхәтләре һәм халык педагогикасы үрнәкләре ярдәмгә килер.


 


Кулланылган материал:


1. “Гаилә һәм мәктәп” журналлары: № 1, 2 (2014); № 2 (2013).


2. “Мәгариф” журналлары:  № 11 (2012), № 9 (2013).


3. Р. Фәхреддин нәсыйхәтләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ