Башлангыч сыйныфта югары әхлаклы шәхес тәрбияләү юнәлешләре
Ильмира Габделхак кызы Гыйбадуллина, Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе – Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбе филиалының югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик эш...
Ильмира Габделхак кызы Гыйбадуллина,
Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе – Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбе филиалының югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагогик эш стажы – 25 ел
Кем соң ул компетентлы педагог? Әлбәттә ул – мәктәптә яки башка уку йортында белем бирүче, нинди дә булса предмет алып баручы, тирән фикерләүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы һәм аларда дөньяга дөрес караш, инанулар тәрбияләүче, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән аерым шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кеше. Укытучы эше язын чәчеп, көзен җыеп ала торган җимеш бирми. Еллар үтеп, укучылар үсеп, тормышта урын табып, кеше булгач кына күренә ул нәтиҗә.
Замана алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту өлкәсенә дә үтеп керде. Балаларга белем, тәрбия максатларының эчтәлеге мәсьәләсе бүген иң четереклеләрдән санала. Белем һәм тәрбия бирүдә килеп туган мөһим проблема – замана балалаларының күптөрле сәбәпләр аркасында китап укудан бизә баруы мәгълүм. Чөнки бүген китап бердәнбер мәгълүмат чарасы түгел. Мәгълүматны төрле җиңел юллар белән алу мөмкинлекләре (интернет, телеведение, компьтер уеннары) барлыкка килде. Нәтиҗәдә укучының, китап укырга теләсә дә, буш вакыты калмый. Ул бары тик дәрес өчен кирәкле китапны гына укырга мәҗбүр. Шулай ук кичләрен гаилә белән кычкырып китап уку бөтенләй бетте диярлек. Тәҗрибәле, китап укырга өйрәтә алырлык укытучылар сафы да елдан-ел сирәгәеп бара. Менә шуңа күрә югары әхлаклы шәхес тәрбияләү дигәндә без күз алдында тота торган сыйфатларны барларга, безнең идеалдагы шәхес моделен төзеп карарга тиешбез. Матур әдәби китаплар укырга кызыксындыруны мин дәресләрем аша, бигрәк тә әдәби уку дәресе аша, тормышка ашырам. Китап уку укучыларның сөйләм телен, сүзлек запасын, грамоталылыгын да үстерә.
Без гомеребез буе матурлык арасында яшибез. Таң ату, арыш басуының дулкынлануы, аллы-гөлле чәчәкле болыннардагы төрле төсләрнең бергә балкуы, иртәнге саф чыкларның кояш нурларында җемелдәве, тын суда балыкларның сикергәләшеп уйнаулары, сандугачлар сайравы – менә шушы җанлы табигатьтәге сихри көчләрне күрә һәм аңлый белү матур әдәби китаплар укыган укучыга гына хас сыйфат. Мин укучыларны маңгай күзе белән генә түгел, “күңел күзе” белән укырга, аңларга, дөньяны танып-белергә өйрәтүне үз алдыма максат итеп куям. Чөнки гүзәллекне күрергә өйрәнмәгән бала рәссам тарафыннан тудырылган күренешләргә, язучы, шагыйрьләрнең иҗат җимешләренә соклана алмый. Матур әдәби китаплар укыган, табигатьне, хайваннарны, сынлы сәнгатьне, музыканы яраткан укучы әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә дә игътибарлы булып тәрбияләнә, матурлыктан ләззәт ала, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнә. Бу уңайдан Ф.Кәримнең шигъри юлларын искә төшермичә мөмкин түгел:
Таш булып таш башын сузган судан,
Ташның да бар гүя йөрәге.
Ул гасырлар буе яшәсә дә,
Сөйли белмәс ләкин күргәнен.
Димәк, ташның да йөрәге бар, ләкин ул сөйли белми. Ә табигатьтәге башка әйберләрдән аермалы буларак, кешенең сизгер йөрәге, җаны бар. Шул йөрәк аша башыбызда, телебездә сүзләр, хисләр туа. Без моңа рәхмәтлеме, аны кирәксезгә рәнҗетмибезме? Дәресләремнең берсендә Н.Әхмәдиевның “Чишмәгә суга барам”, К. Кәримовның “Кышкы мәтрүшкәләр” әсәрләре аша укучылар күңеленә туган җирне сагыну дигән кайнар хисне иңдерергә теләдем. Максатым – укучыларга туган җирнең матурлыгын, аның гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирә торган күңел маягы булуын күрсәтү, авылыбыздагы чишмәләрне ачыклау иде. Эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы укучыларның күңел кылларын чиртергә тырыштым. Укучыларның аңына гына түгел, хисләренә дә йогынты ясарга теләдем. Китапханәгә барып, татар балалар язучыларының чишмәләргә багышлап иҗат ителгән шигырьләрен, хикәяләрен эзләп табу, алар турында фикерләр алышу, үзебезнең авылдагы чишмәләр тарихын өйрәнеп, “Авылыбыз чишмәләре” исемле проект эше эшләү иде. Матур әдәбиятның нечкә хисләрне тибрәндерә алуы нәтиҗәсендә максатыма ирештем дип уйлыйм.
Чыннан да, без укучыларда башлангыч мәктәптә үк шигъри сүзгә сизгерлек тәрбияләмәсәк, үскәч кенә ул йомшак күңелле, бай рухлы кеше булып китә алмый. Ә шигырь, матур әдәби китаплар укырга яраткан кеше начар була алмыйдыр ул. Бала күңеле – ап-ак кәгазь дибез. Әнә шул чиста кәгазьгә матурлык, изгелек, игелеклелек орлыкларын күбрәк салырга иде. Балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләүдә китап уку белән кызыксындыруның әһәмияте бәяләп бетергесез. Укытучыга бары тик үз вазифасының мөһимлеген аңлап, балаларны яратып эшләргә генә кала.
Комментарийлар