Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әниләр марафоны» кысалырында «Әниләр форумы» узачак

2019 елны «Әниләр марафоны» проекты старт алды. Гадәттә ул Әниләр көне уңаеннан, 1 ноябрь башлана. Катнашучылар 21 көн дәвамында билгеле бер темага үзләренең сәхифәләрендә язма куеп баралар. Быел әлеге марафон «Сөембикә» журналы редакциясе белән бергәлектә уздырыла.

Аның яңалыгы – барлык биремнәрне үтәгән, марафонның бер көнен дә калдырмаган катнашучылар Татар әниләр форумына җыелачак. Бу турыда «Сөембикә» журналы баш мөхәррире урынбасары Алсу Шакирова сөйләде:
 – 7 декабрь сәгать 10:00 Казанның «Амакс-Сафар» отелендә марафон финалистларын җыйган «Әниләр форумы» узачак. Биредә бала тәрбияләү, аның сәламәтлеге, психология, хатын-кызның ресурста булу темаларына спикерлар чыгыш ясаячак. Чара финалистларга диплом, истәлекле бүләкләр тапшыру белән төгәлләнәчәк – диде ул.
Проектның географиясе белән аның авторы, журналист Динара Миңнекаева таныштырды:

 – Марафон географиясе елдан-ел артып килә. Иң актив катнашучылар Башкортостаннан. Быел шулай ук Пермь өлкәсе, Киров, Омск, Түбән Новгород, Ханты-Мансийскидан әниләр катнашты. Проектның иң яшь әнисенә 28, ә иң өлкәненә 90 яшь, – диде ул.

Марафонда катнашучылар үзләренең хис-кичерешләре белән бүлештеләр.

Сөмбел Галимуллина – Ф.Г.Аитова исемендәге 12 татар гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе, ике бала әнисе:
 – Әниләр марафонында бишенче тапкыр катнашам. 21 көн дәвамында  язу гадәткә керә –  марафон тәмамлангач, күңелдә ниндидер бушлык хасил булды. Биредә катнашып, әниләр белән дуслашып беттек: бер-беребезнең хәлләрен белешеп торабыз. 


Тәнзилә Галимуллина – Казанның Яңа Савин районы 143 мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, өч бала әнисе:
 – Декрет ялында көнкүреш темаларына шигырь язу теләге белән интернет киңлекләрендә «Әниләр марафоны»на тап булдым. 21 көн дәвамында каләм чарлау гадәткә керәчәгенә сөендем. Оештыручаларга проектны булдыруларына бик рәхмәтлемен. 
Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ