Логотип Магариф уку
Цитата:

Башта үзебез тәрбияле булыйк

Шәйхулова Зөлфия Мохтар кызы,  Чирмешән районы Кармыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыХөрмәтле ата-аналар!Һәр бала ата-ана өчен газиз, кадерле. Һәркем үз баласын тәртипле, тәрбияле итеп кү...

Шәйхулова Зөлфия Мохтар кызы, 


Чирмешән районы Кармыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


Хөрмәтле ата-аналар!


Һәр бала ата-ана өчен газиз, кадерле. Һәркем үз баласын тәртипле, тәрбияле итеп күрергә тели. Бала синең йөзеңә кызыллык китермәсен өчен нишләргә?


Без үскәндә, әти безгә үзе белән булган бер вакыйганы гыйбрәт итеп сөйли иде. Әти бабайның унсигезенче баласы булган. Бу балаларның бары икесе исән калган. Башкалары Себер юлында ачлыктан, авырудан үлеп калган.


Әти малай вакытта чыбыркы урлап кайта. Бабай сорый:


– Улым, бу чыбыркыны кайдан алдың?


Әтигә дөресен сөйләп бирергә туры килә.


– Хәзер син, улым, чыбыркыны Имам абзыйларыңа илтеп бир. Йортларына ташлап калдырма. Өйләренә кереп: “Имам абзый, чыбыркыгызны китердем“,– дип әйт, ди. Әтигә шулай эшләүдән башка чара калмый. Ә чыбыркы хуҗасы кычкырып көлә. Чөнки ул бу баланың инде беркайчан да кеше әйберенә кызыкмасын белә. Менә шулай какмый-сукмый гына бабай улына тормыш сабагы бирә.


Бала өчен ата-ана кылган һәр гамәл өлге булып тора. Ул аларның һәр эшен, һәр сүзен истә калдыра, аларча эшләргә тырыша. Бер укучының сүзләре мине уйга калдырды. ”Мине әти беркайчан да орышмаячак, чөнки ул кечкенә чагында үзе дә минем кебек булган”, –диде ул. ”Әйткән сүз – аткан ук” дигән мәкаль бу очракка бик туры килә. Эшләгән эшең балаң өчен үрнәк алырлык булсын.


Хәзер авыл җирендә тормыш шартлары шәһәрнекеннән әллә ни аерылмый. Без үскәндәге кебек су китерү, утын кисү,  мичкә ягу кебек эшләр тарихка кереп бара. Һәр өйгә диярлек интернет кертелгән. Балалар күп вакытларын компьютер каршында уздыра. Һәр ата-ана баланың экран каршында күпме утырганын күз уңында тотарга тиеш. Артыгын утыру сәламәтлеккә зыянлы икәнен аңлату кирәк.


Бөтен авыл мәктәпләре дә интернетка тоташтырылган. Һәр сыйныф бүлмәсендә диярлек интерактив такта урнаштырылган. Уку өчен бөтен шартлар да тудырылган. Балалар санының аз булуы гыны кайбер кыенлыклар тудыра. Сыйныфта бер яки берничә генә бала булганда, төрле бәйрәмнәр оештыру, күмәк спорт уеннары уйнау кыен. Шулай да, берничә сыйныф берләшеп, без бу чараларны оештырырга тырышабыз.


 “Кешене хезмәт бизи” ди халык мәкале. Ата-ана балага кечкенәдән көченнән килердәй эшләр кушса, кушылган эшнең үтәлешен тикшереп, баланы кирәк вакытта мактаса, бу – балага тагын да тырышып эшләргә этәргеч булыр иде. Чүп утау, яшелчәләргә су сибү, каз-үрдәкләрне карау кебек эшләр һәр баланың кулыннан килә, мөгаен. Балаларны идән юарга, савыт-саба юуның тәртибенә өйрәтү кирәк. ”Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен була “ дияләр иде безгә әниләр.


 Мәктәпнең тәҗрибә участогында иртә яздан кара көзгә кадәр эш алып барыла. Укучылар анда төрле яшелчәләр үстерәләр. Ә кышын өстәлдә үзләренең хезмәт җимешләрен авыз итәләр. Үз кулларың белән үстерелгән тәмлерәк була.


Хөрмәтле ата-аналар! Тәрбия сәгатьләрендә мин балаларга еш кына Әгъзам бабай турында сөйлим. Үзегез дә күреп беләсез, Бөек Ватан сугышын үткән, туксанны узган бабай ике таяк белән мәчеткә йөри иде. Башка кешеләр килгәнче, кышын мәчет тирәләрен кардан чистарта, ә җәен утырткан агачларга су сибә. Бабайның биргән киңәшләре күп кешегә ярдәм иткәндер. Тормыш тәҗрибәсе зур булган әби-бабайларны хөрмәт итәргә, аларны тыңларга өйрәтү – һәр ата-ананың бурычы.


Авыл җирендә кешеләр бер-берсен яхшы беләләр. Шунлыктан балаларны исәнләшү әдәбенә өйрәтү кирәк. Бу эш мәктәптә тәрбия сәгатьләрендә алып барыла, билгеле. ”Олылырны олы ит, кечеләрне кече ит”  дигән мәкальне истән чыгармыйк, балаларыбызга үзебез дөрес үрнәк күрсәтик. Әгәр өйдә ата-ана мәктәпне, укытучыларны начар яктан искә ала икән, бу – балага тискәре тәэсир ясый. Нәтиҗәдә бала укытучыларны гына түгел, үз ата-анасын да тыңламый башлый.


 Авыл җире үзенең табигате, чишмә-күлләре, әрәмәлекләре белән матур. Табигатькә экскурсияләр оештырганда без, укытучылар, урманда, су буйларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырабыз. Үз чиратыгызда, хөрмәтле ата-аналар, сез дә шәхси үрнәгегез белән балаларны үз туган ягыңны яратырга, аны сакларга өйрәтергә тиеш. Әгәр үз йортыбызны җыештырып, чүп-чарны теләсә кая ташлыйбыз икән, моннан соң сүз, үгет-нәсыйхәт үтемле була алмас.


Әгәр балаларыбызны тәрбияле итик дисәк, башта үзебез тәрбияле булыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ