Белем һәм тәрбия – кешенең ике канаты
Фидания ГАТАУЛЛИНА,Әлмәт районы Түбән Мактама урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик эш стажы – 27 ел.Дөнья өчен һәрвакыт белемле кешеләр кирәк булган.Бу – заман таләбе. Көн саен т...
Фидания ГАТАУЛЛИНА,
Әлмәт районы Түбән Мактама урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик эш стажы – 27 ел.
Дөнья өчен һәрвакыт белемле кешеләр кирәк булган.Бу – заман таләбе. Көн саен туа торган яңалыктан артта калып булмый. Шушы заман артыннан куа торгач, икенче мәсьәлә арттарак калды: бу – әхлак тәрбиясе.
Тәрбиянең беренче орлыклары гаиләдә салынып, шунда шытарга тиеш. Мәктәп шул шытымнарны тукландырып, инде һәрьяктан үсәргә ярдәм итә. Ә кайбер гаиләдә ул орлыклар салынмый, мәктәпкә килеп, соңлап салынган орлыклар соңга калып тишелгән үсентеләр сыман. Хәзерге вакытта кирәгенчә тиешле тәрбия алмаган балалар күп килә."Робот" балалар үсә, тирә-юньне күрми, күзәтүчәнлек түбән. Кайберләре үзе утыра, ә сине “күрми дә, ишетми дә". Шуңа күрә ата-аналарның беренче үзләренә игътибар итәргә кирәк. "Ана капиталы" өчен генә бала табучылар да юк түгел. Гаиләдә (барысын да бер исәптә тотмыйм, билгеле) тәрбиягә әһәмият бирмәүчеләр күп. Әти-әни эштә, бала үз дөньясында яши: өенә үзе кайта, ашый, аны я урам, я компьютер, телефон, интернет (виртуаль дөнья) көтә. Шулай вакытның чамасын да сизми кала. Эштән арып кайткан ата-ана артыгы белән кызыксынмый. Менә бу очракта мин ата-аналарга я өстәл артында, я кайту белән ял иткәндә, бала белән аз булса да әңгәмә корырга тәкъдим итәм: көн дәвамында нинди яңалыклар, шатлык-борчулар булган, барысы да яхшымы, ярдәм кирәкмиме? Кечкенәдән бала белән шундый бәйләнеш булса, анда ышаныч тәрбияләнә, үзен кирәкле итеп хис итә, яратуларын тоя.
Элек укучылар физкультура дәресен яратып көтсәләр, хәзер бу дәрескә сүлпән караучылар яки шөгыльләнергә яратмаучылар барлыкка килә башлады. Монысы да көн буена "утрак тормыш алып бару” нәтиҗәсе. Телефон яки компьютер артында утыру җиңелрәк бит.
Бүгенге көн укытучысын белем-тәрбия бирү өстенә, укучының рухи дөньясы, аның эчке дөньясы тагын да ныграк борчый. Интернет челтәрендә "үлем" белән бәйләнешле төрле куркыныч уеннар килеп чыкты. Укучыларда ныклы "стержень" юк, психикалары тотрыксыз, хәтта әйбәт укый торган балалар да югалып кала. Киләчәктә мондый сайтларга карата дәүләт тарафыннан балалар, яшүсмерләр өчен нинди дә булса чикләүләр уйларга кирәк .Ә без, үз чиратыбызда, балаларда ышыныч тудырырга, аларны яратуыбызны белдерергә тиешбез, ата-аналар баланың ни дәрәҗәдә якын, кадерле булуын һәрдаим сиздереп торырга тиешләр. Ике арада җылы бәйләнеш, җанлы аралашу булганда гына моңа ирешергә мөмкин. Монда гаилә тәрбиясе мөһимрәк. Бу урында дини тәрбия дә урынлы,чөнки ислам дине буенча кеше үз тормышын үзе чикләргә тиеш түгел. Әби-бабайлы гаиләдәге балалар ныклырак, фикерләре төплерәк. Юкка гына элек буыннан буынга кызыл җеп кебек тәрбия алып барылмаган Өлкән буын балада иң беренче гүзәл холык тәрбияләргә тырышкан, бу сүз бик киң мәгънәгә ия, ул әдәплелек, тыйнаклык, оялчанлык, кечекүңеллелек, игътибарлылык, ихтирамлы булу кебек бик күп сыйфатларны берләштерә.
Мин Ризаэтдин Фәхретдиннең бигрәк тә “Тәрбияле бала” һәм “Балаларга үгет-нәсыйхәт” дигән хезмәтләрен һәрдаим кулланам. Әдәбият дәресләрендә бу китаплардан китерелгән юллар алда сөйләгәннәргә мөһер суккан кебек йомгаклап куя. Чөнки Ризаэтдин Фәхретдиннең бу хезмәтләрендәге җөмләләрнең һәрберсе эпиграф итеп алырлык.
”Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас”...ди Ризаэтдин Фәхретдин үзенең ”Тәрбияле бала” дигән хезмәтендә. Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренең актуальлеге-бүгенге көн үзәгендәге мәсьәләләрнең чишелешенә юл күрсәтүдәдер, мөгаен.
Үземне борчыган тагын бер проблемага игътибар итми мөмкин түгел. Дәүләт тарафыннан алып барыла торган "оптимизаия" җиленең инде җимешләре дә өлгерә. Авыл мәктәпләре ябылу нәтиҗәсендә, туган телендә белем алучы балалар азая. Шәһәрдә аларны икенче төрле тормыш көтә:телиме-теләмиме, бала рус теленә басым ясый, русча сөйләшә, буыннар чылбыры шулай дәвам итә. Туган тел икенче планга күчә, әкренләп онытыла. Киләчәк буын тормышын күбесе шәһәр белән бәйли, чөнки мәктәбе ябылган авылның киләчәге өметле түгел. Шулай дәүләт акрынлап милләтнең тамырына балта чаба. Сер түгел, авылда тәрбияләнгән балалар күпкә әдәплерәк, гадирәк, ихласрак. Язучылар, шагыйрьләр күбесе авылдан чыккан, чөнки кеше табигатькә якынрак. Ә табигать кеше күңелендә иң нечкә хисләрне тәрбияли. Ә кечкенә генә булса да мәктәпләрне саклап калсак, авыл да яшәр иде. Авыл-тәрбиянең кечкенә учагы ул. Бәлки соң булса да, хаталарны төзәтеп булыр. Бу – киләчәк өчен кирәк.
Комментарийлар