Логотип Магариф уку
Цитата:

«Без – булачак электриклар» («Тамчы-шоу» интеллектуаль уены)

Гөлшат ШӘРИПОВА,Актаныш районы Пучы урта мәктәбе укытучысыУкытучы. Хәерле көн, укучылар! Дөнья­да күптөрле һөнәрләр бар. Тик алар арасында көнкүрешебезне бу профессия­дән башка күз алдына китереп булм...

Гөлшат ШӘРИПОВА,
Актаныш районы Пучы урта мәктәбе укытучысы

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Дөнья­да күптөрле һөнәрләр бар. Тик алар арасында көнкүрешебезне бу профессия­дән башка күз алдына китереп булмый торганнары да бар. Алар – электриклар, энергетиклар. Бүгенге «Тамчы-шоу» уеныбыз да нәкъ менә һөнәр ияләренә, сезнең электродинамика өлкәсендәге белем дәрәҗәгезне ачыклауга багышлана. Уенда бишәр кешедән торган ике команда катнаша. Аларның кайсысында иң үткер, иң зирәк, физика фәнен яратып үзләштерүче, электрик һөнәренә гашыйклар күбрәк икән? Шуны ачыкларбыз. «Тамчы-шоу» – барыбызга да яхшы таныш уен. Шуңа да куллар чабып, иптәшләрегезгә көч биреп торырсыз, дип ышанып калам.
Иң элек уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирәчәк жюри составы белән танышып китик (жюри әгъзалары тәкъдим ителә).
Шулай итеп, башлыйбыз! (Музыка яңгырый.)
Бүгенге уенда VIII сыйныф укучылары катнаша. Хәзер үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен сүзне аларга бирәм.
(Укучылар үзләре белән таныш­ты­ралар.)
Шулай итеп, I тур. (I турда 14 сорау тәкъдим ителә, командалар шул со­рауларга җавап бирергә тиеш.)
I тур.
1. Электр корылмасын һәм аның якын­ча зурлыгын билгели торган иң гади прибор. (Электроскоп)
2. Электроскопның икенче төре. (Электрометр)
3. Электр корылмасын үзе аша корылмаган җисемгә күчерә ала торган матдәләр. (Үткәргечләр)
4. Корылманы корылган җисемнән корылмаган җисемгә күчерә алмый тор­ган матдәләр. (Электр үткәрмәүче җисемнәр)
5. Диэлектриктан ясалган җисемнәр. (Изоляторлар)
6. Матдәдән бөтенләй үзгә булган материянең бер төре. (Электр кыры)
7. Электр кырына кертелгән электр корылмасына тәэсир итүче көч. (Электр көче)
8. Су электр станциясе – ... (ГЭС – гидроэлектростанция).
9. Җылылык электр станциясе – ... (ТЭС – теплоэлектростанция ).
10. Атом электр станциясе – ... (АЭС – атомная электростанция).
11. Электр энергиясен механик энергиягә әйләндерүче двигатель – динамомашиналар ничәнче елда уйлап табыла? (1870 елда)
12. Кайсы галим электр тогының магнит кырын күрсәтә? (Г.Х.Эрстед)
13. Электр энергиясе ничәнче елда беренче тапкыр чыбыклар буйлап ерак араларга җибәрелә? (1890 елда)
14. Электромагнит индукциясе күренешен ачкан галим. (Майкл Фарадей)
(I команда җанатарларының концерт номеры тәкъдим ителә.)
Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.
II тур.
Укытучы. Менә без II турга да аяк бастык. Бу турда экран сезгә үзенең биш рәсемен күрсәтер. Сез шул рәсемнәрне игътибар белән карап, мөмкин кадәр истә калдырырга тырышыгыз.

Сораулар.

I командага – бишенче рәсемдә нинди балалар сурәтләнгән?
II командага – беренче рәсемдә нәрсә рәсеме төшерелгән һәм язылган иде? (Лампочка, «Тормышта яшәеш өчен иң кирәге – электр»)


<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №2 (февраль, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ