Логотип Магариф уку
Цитата:

Әдәбиятның эстетик тәрбия бирүдә һәм шәхес формалаштырудагы әһәмияте

Зөлфия Эдуард кызы КОЛМӨХӘММӘТОВА, Нурлат районы Кизләү төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик стажы – 17 ел  Яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә сәнгать әс...

Зөлфия Эдуард кызы КОЛМӨХӘММӘТОВА,


Нурлат районы Кизләү төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик стажы – 17 ел  


Яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә сәнгать әсәрләренең һәм эстетик цикл предметларының роле гаять зур. Әмма соңгы елларда мәгариф системасындагы кыскартулар авыл мәктәпләрендә эстетик цикл предметлары булган рәсем, музыка, дөнья сәнгате мәдәнияте (мировая художественная культура) фәннәрен башка предмет белгечләре укытуга китерде. Шуңа күрә тугызъеллык авыл мәктәбендә бу юнәлеш тулысы белән бүгенге заман таләпләренә җавап бирүе шик тудыра.


Авыл мәктәбендә әхлакый үсешне дөрес юнәлештә алып бару, укучыларга эстетик тәрбия бирүнең, матурлыкны тоя белү сәләтен үстерүнең бер юлы – әдәбиятны да эстетик цикл предметлары белән янәшә кую, фән буларак кына түгел, әдәбиятка сүз сәнгате булу ягыннан ныклы әһәмият бирү.


Әдәбият дәресләре һәм фәне яшь буынның дөньяга карашын үстерүдә, иҗтимагый тормыш, кешелек җәмгыяте, табигать күренешләре, фән-производство яңалыклары, әдәби процесс һ.б. турындагы белемнәрен тирәнәйтүдә, укучыларда әхлак һәм матурлыкны күрә, таный белү сыйфатлары формалаштыруга булышучы кыйммәтле чыганакларның берсе булып санала. Белгеч тарафыннан укытылучы предмет буларак, әдәбият укучыларның эстетик зәвыгын баету өлкәсендә актив эш алып бару мөмкинлеген бирә. Рәсем, музыка, кино һәм театр сәнгате әдәбият белән тыгыз бәйләнештә үсә. Бигрәк тә, укылган өзеккә туры килгән иллюстрацияләр ясау яисә табу, музыкаль композицияләр сайлау, вакыйгаларны сәхнәләштерү кебек иҗади биремнәр укучыларның танып-белү активлыгын үстерүгә, бер төр сәнгать әсәрен икенче төр белән туры китерер өчен, эзләнү, чагыштыру, сайланган мисалларны дәлилләү кебек эшчәнлеккә тарта. Нәтиҗәдә, рәссамнар, композиторлар иҗаты турында мөстәкыйль белемнәр туплана, сәнгать төрләренең бер-берсен тулыландыруы турында нәтиҗәләр формалаша.


Эстетик предметлар циклына кергән фәннәрнең үзара бәйләнеше, уртак темаларга багышлануы аларның тәрбияви йогынтысын бермә-бер арттыра. Чөнки сәнгать әсәрләре (музыка, сынлы сәнгать, кино, театр һ.б.) кешенең сиземләү, тою өлкәсенә төрлечә йогынты ясыйлар, укучыларның интеллектуаль һәм эмоциональ мөмкинлекләрен активлаштыралар. Язучы, рәссам, скульптор, композитор махсус чаралар ярдәмендә тормышка үз мөнәсәбәтләрен белдерә, билгеле идеяләрне алга сөрә. Әдәбиятта дөньяны сурәтләү чарасы сүз булуы, бер яктан аның үзенчәлеген, сәнгатьнең башка төрләреннән аермасын билгели, икенче яктан, тормышны чагылдыру өчен гаять киң мөмкинлекләр тудыра. Сәнгать төрләренең бергә яшәү һәм хәрәкәт итү барышында сурәтләү алымнарын үзара алмашу да, бер сәнгать төренең вазифасы билгеле бер күләмдә икенчесенә күчү дә күзәтелә һәм дәвам итә. Әмма нинди генә шартта да әдәбият үзенең төп урынын, иҗади вазифасын саклый. Сүз сәнгате, үзенең өстенлеген раслап, сәнгатьнең башка төрләрнә сюжет һәм идеяләр генә түгел, аларны сәнгатьчә белдерү чараларын да биреп тора.


Татар әдәбиятын, ФДБС таләпләре кушканча, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, бигрәк тә, метапредмет нәтиҗәләренә ирешү максатыннан укыту турыдан-туры укучыларның шәхесен һәм дөньяга карашын формалаштыру белән бәйләнгән. Замана укучысы өчен үзеңдә нинди кыйммәтләрне булдыру, кемгә ышану кебек сорауларга җавап табу бик катлаулы. Бу очракта аларга гомумкешелек кыйммәтләренә өстенлек биргән классик әдәбият ярдәм итә ала. Дәреслекләрдәге әсәрләрне укып, укучылар чын мәхәббәт, намус, җаваплылык, кешелеклелек кебек төшенчәләрне аңларга һәм тоярга өйрәнәләр, ул сыйфатларны үзләрендә булдыру өстендә эшлиләр.


Минем өчен татар әдәбияты дәресләрендә укучыларның танып-белү активлыгы үсеше генә түгел, ә шәхес буларак үсүе, аның дөньяны танып белүдә үз системасы формалашуы мөһим. Шуңа күрә дә әдәбият дәресләрендә әсәр тукымасындагы сурәтләүләр нигезендә


– укучыларны тормыш чынбарлыгына әзерләргә;


– логик фикерләү һәм нәтиҗәләр ясый белү сәләтенең үсеш дәрәҗәсен билгеләргә һәм аның үсешен тәэмин итәргә;


– сыйныфтагы укытучы һәм яшьтәшләр белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Шул очракта гына укучылар дәресләрдә алган белемнәрен алдагы тормышларында куллана алырлар.


Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, дәрестә һәр укучының шәхси билгеләнешен таләп итүче проблемалы ситуация булдыру отышлы. VII–XI сыйныф укучылары әсәрдәге әдәби сурәтләүләрнең әһәмиятен ачу барышында, аларны геройларның үз-үзләрен тотышы белән чагыштыра, үзе яки яшьтәшләре белән охшаш яисә аермалы якларын, тормыштан шушы геройга тәңгәл килерлек кешеләрне таба алырга тиеш. Мәсәлән, портретны ачу ул үзеңнең эчке дөньяңны ачу да, чөнки әсәрдәге бер үк сурәтләүгә сыйныфтагы балалар санынча аңлатма бирелергә мөмкин. Без, укучыларның куркынычсызлыгын кайгырту максатыннан, тормышта тышкы кыяфәтнең ялган булырга мөмкин икәнен әйтеп китәргә дә тиешбез. Әсәрдәге геройның эчке дөньясы портретына туры килмәгән очракларга аерым басым ясау кирәк. Интерьер да кешенең эчке дөньясының чагылышы. Укучыларга моны төшендергән хәлдә, без алар холкындагы кимчелекләрне төзәтү өстендә эшлибез, чөнки һәр укучы иң матур һәм үрнәк образга, аның яшәү рәвешенә гашыйк була, аңа ошарга тырыша.


Тексттагы әдәби сурәтләүләр белән эшләү укучыларда иътибарлылык, күзәтүчәнлек кебек сыйфатларны һәм нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә. Аларның телләрен сурәтләү лексикасын баета, балаларны иҗади язма эшләргә әзерли. Бу – шулай ук мөһим фактор, чөнки әдәби иншалар, образларга сурәтләмә сочинениеләр язганда, укучыларның сүз запасы шактый ярлы булуын билгеләми мөмкин түгел.


Сурәтләүләр катлаулылыгы ягыннан төрле булырга мөмкин. Монда нинди максаттан чыгып сурәтләнүне белү кирәк. Укучыларда, бигрәк тә, төрле халәттәге кешенең – курыкканда, шатланганда, гаҗәпләнгәндә, ашыкканда – тышкы кыяфәтен сурәтләү авырлык тудыра. Бу әле аларның әйләнә-тирәне җитәрлек дәрәҗәдә күзәтмәүләре, башка кешеләргә карата битараф булулары белән аңлатылырга мөмкин. Ә менә кешенең тышкы кыяфәтен, табигать күренешләрен, интерьерны кешенең асылы һәм хисләре, эчке дөньясы чагылышы итеп күрә белү һәм сурәтләү – тагын да катлаулы гамәл. Әгәр дә әдәбият дәресләрендә әдәби сурәтләүләргә тиешле игътибар бирелсә, укучыларда формалаштырылган универсаль уку гамәлләре, тормышта метапредмет нәтиҗәләре булып, укучыларның үз-үзләрен тотышында, киенү, торак йортларын һәм эш бүлмәләрен бизәү һәм җиһазлау рәвешендә тормышка ашачак. Аларга очраган кешеләрне беренчел бәяләүгә, сынап карауга, үзләре белән чагыштыруга ярдәм итәчәк.


Димәк, әдәби әсәрләрдәге сурәтләүләр авторның идея-эстетик максатын тормышка ашыру белән беррәттән, укучыларны тормышка әзерләүдә, аларда гомумкешелек кыйммәтләре формалаштыруда, аларга эстетик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.


Җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә барган җитди үзгәрешләр уку-укыту системасында да чагылыш тапты, аның өстенлекле юнәлешен билгеләде. Белем һәм тәрбия бирүнең ахыр максаты булып, әхлаклы, киң белемле, тормышка әзер шәхес тәрбияләү тора. Матур әдәбият исә тулысынча моңа хезмәт итә. Матур сәнгать әсәрләре кешенең эчке дөньясын, рухын формалаштыра, матурлык, гүзәллек тойгыларын үстерә, яшәешкә, яхшылыкның җиңүенә ышаныч тәрбияли. Шуңа да бик күпләр әдәбиятны гомерлек юлдаш итә, сүз сәнгатеннән рухи көч алып яши. Ә язучы әдипләребез исә үзләренең әсәрләре аша без – укучыларны төшенкелеккә бирелмәскә, югалып калмаска, үз кыйблаңнан тайпылмаска өйрәтәләр, матур тормыш корырга илһамландыралар. Ә илһам чыганагы булган әдәби әсәр тулысы белән сәнгать әсәре буларак танылырга, шул ук вакытта мәктәптә эстетик цикл предметлары белән тәңгәл каралырга хаклы. Аз комплектлы мәктәпләрдә әдәбиятны укытучы белгечләр, сәнгатьнең һәр төре турында мәгълүматлы һәм сәнгать төрләренең бер-берсенә керешүен һәм тәэсир итүен аңлаган хәлдә, ФДБС таләпләре нигезендә сүз сәнгате аша метапредмет нәтиҗәләренә ирешүдә сәнгатьнең бөтен мөмкинлекләреннән  актив файдалансыннар иде.


 


Кулланылган әдәбият



  1. Выготский А.С. Психология искусства /Под редакцией М.Г.Ярошевского.-М.: «Педагогика», 1987.– стр. 237238.

  2. 2. Закирҗанов Ә.М. Мәктәптә татар әдәбияты укыту мәсьәләләре (укытучылар өчен методик кулланма).– Казан: “Мастер Лайн”, 1997.– 108 б.

  3. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.– Казан: “Мәгариф”, 2005.111б.

  4. Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.–231б.

  5. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2000.– 335б.

  6. Исламов Ф.Ф. Татар әдәбиятын укытканда сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану методикасы. – Казан: “Мастер Лайн”, 1997.– 108 б.

  7. Кон И.С. Психология старшеклассника.– Москва: «Просвещение», 1982.–стр.162.

  8. ФДББС нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты. Кил.№ –2905041–2, 03.09.2014 ел.


 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ