Әдәпле бул – халык сөяр...
Миләүшә ШӘЙХУЛОВА,Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик эш стажы 22 ел ...
Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик эш стажы 22 ел
«Кемнең, холкы күркәм булса, тереклеге хуш
булыр, даим сәламәт булыр, гайреләрнең
к үңеленә мәхәббәт урнашыр...».
К.Насыйри.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә әхлак сүзенә түбәндәге аңлатма бирелә: “ Әхлак – кешеләрнең үзара һәм җәмгыятькә мөнәсәбәтләрендә әдәп нормалары һәм принциплары җыелмасы”. Димәк, әхлак төшенчәсе астында без әдәплелек, тәрбиялелек, тыйнаклык, намуслылык кебек сыйфатларны аңлыйбыз. Әхлаклы кеше изге эшләргә тартыла, саф күңелле була, үз эшләре, үз-үзен тотышы өчен әхлакый җаваплылык хисе тоя.
Мәшһүр галим, мөгаллим, мәгърифәтче Риза Фәхретдиннең: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”, - дигән сүзләре балаларны әхлаклы, әдәпле итеп тәрбияләүдә әдипләребезнең, укытучыларның мөһим урын тотуын ассызыклый.
Кешеләрнең тыныч – имин яшәве өчен әдәп кирәклеге борын-борыннан билгеле. Бу бүгенге көндә дә бик актуаль, чөнки әхлак тәрбиясе – көн кадагында торучы мәсьәләләрнең берсе. Ул заман таләбе, көн таләбе булып тора. Милләтнең яшәве, чәчәк атуы өчен аның тәрбияле булуы бик мөһим. Кызганычка, яшьләр арасында тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания, төрле азартлы уеннар белән мавыгуларның таралуы, шуның аркасында җинаятьчелекнең үсүе, гаиләләр таркалу, әти-әниләре тарафыннан ташланган балаларның артуы беркемгә дә сер түгел. Ә тәрбияле кеше, әлбәттә, боларның берсен дә эшләмәячәк. Белемгә, яхшы эшләргә омтылачак.
Халык авыз иҗатын тәрбияви максатта куллану яхшы нәтиҗәләр бирә. Аларда төп урынны әдәп-әхлак мәсьәләләре алып тора. Шуңа күрә тәрбия эшен гасырлар буе сыналган гореф-гадәтләргә, йолаларга, халыкның тәҗрибәсенә нигезләп алып бару фарыз. Халык авыз иҗаты жанрларыннан мәкальләр аеруча еш кулланыла. Телнең бизәге булу белән бергә, яхшы тәрбияче дә булып торалар алар. Әхлак, тәрбия турында да алар шактый. Башта холык тап,аннан гыйлем. Күркәм холык — изге юлдаш.Чәчәкнең матурлыгы берни түгел, хуш исе булмаса. Адәмне адәм иткән әдәп. Кешедән оял, үзеңнән күбрәк оял... мәкальләре шуны раслый..
Әхлаклылык турында сөйләгәндә, бала тәрбияләгәндә, Р. Фәхретдин, К. Насыйри иҗатына мөрәҗәгать итми мөмкин түгел. Мин дә үземнең эшемдә бу галимнәрнең хезмәтләренә таянам. Р.Фәхретдин гыйлемле булуны, уку, гыйлем таратуны иң гүзәл, иң олы эш, бәхет дип санаган хәлдә дә, тәрбияне беренчел саный. “Без үзебезне гыйлем әһелләре һәм мәдәни халык дип исәпләсәк тә, әдәпсезлек эшләүдән тыелмасак, инсафсызлык кылудан оялмасак, олы бер бәхетсезлек чокырына төшеп һәлак булачакбыз”,- дигән ул. Гүзәл холык белән яхшы тәрбияне халыкларны, аерым затларны да бәхет мәйданына алып чыгучы юл, дип саный.
Соңгы чорда шәфкатьсез, миһербансыз, мәрхәмәтсез буын үсеп формалашуның, талау, көчләү, үтерү, наркомания, җенси тотанаксызлык кебек авыр җинаятьләрнең баш калкытуы һәркемгә мәгълүм. Мондый күренешләрне дә кисәткәннәр галимнәребез.
Китаб-әт-тәрбия” хезмәтендә К.Насыйри әдәп-әхлак, тәрбия кылу турында 112 үгет-нәсыйхәт туплый. Безне һөнәргә өйрәнергә, гадел, тугрылыклы, өлкәннәргә хөрмәтле булырга чакыра. 112нче тәрбиядә һәлакәткә китерә торган 4 сәбәпне саный. Анда болай диелә: «Әй угыл,.. дүрт нәрсә бардыр ки, адәм аны ифрат вә чиктән тыш күп кыйлса, һәлак буладыр: әүвәл хатын белән маташса, адәм һәлак буладыр. Янә явызлык артыннан күп йөри торгач, адәм һәлак буладыр. Дәхи күп отыш уйнаса, адәмнең һәлакәте андадыр. Дәхи дә күп хәмер эчсә, һәлак булмый калмыйдыр».
К.Насыйри тәрбиянең, адәм баласын кешелекле, гыйлемле һәм әдәпле итеп үстерүгә зур өлеш кертүенә тирән ышана. Бала тәрбиясенә кагылмыйча, читтән генә күзәтеп торуның нинди нәтиҗәләргә китерүе М.Мәһдиевнең “Бәхилләшү әсәрендәге” Хәмитнең тәрбия “чаралары” аша бик ачык күренә. Гомумән, бу әсәр-әхлак тәрбиясе бирүнең, тәрбияле булуның үрнәге, минемчә. Нинди генә тәрбияви мәсьәләләр күтәрелми анда! Галим балаларның тәрбияле, белемле һәм сәламәт булып үсүенә булышуны иң зур, изге эш итеп саный. Бала саф, тәрбияле үссен өчен, аның тәрбиячеләре үрнәк булырга тиеш дип саный.
Күп милләт балалары укыган рус мәктәбе шартларында әхлак тәрбиясенең даими алып барылуы бик мөһим. Әхлаклы кеше теленә дә, милләтенә дә, тирә-ягындагыларга да, якыннарына да хөрмәт белән карый. Халкына, Ватанына хыянәт итми. Бала чакта бу сыйфатлар гаилә, мәктәп кысаларында гына чагылыш тапса, соңрак, ил, Ватанга... мөнәсәбәттә дә күренә.
Бу максаттан, татар теле дәресләрендә куллану өчен, “Якташ язучыларыбыз иҗатында әхлак тәрбиясе” дигән карточкалар җыелмасы әзерләнде. Дәреслекләрдәге әсәрләр белән танышканда, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә дә укучыларда күркәм холык тәрбияләү юнәлешендә эш алып барыла. Күп санлы әдәби әсәрләр арасыннан нәкъ шәхес формалаштыруда ярдәм итәрдәйләрен аерырга өйрәтү дә бик мөһим. Н.Әхмәдиевнең әсәрләре бу яктан зур ярдәм итә ала. Урта һәм югары сыйныфларда Ф.Хөсни (“Йөзек кашы”...), Р.Мөхәммәдиев (“Ак кыяларда ак хыял”, “Кенәри-читлек кошы”...), Н.Дәүли (“Җылы кар”), Ф.Яруллин, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев һ.б. язучыларның әсәрләре укырга тәкъдим ителә, алар буенча китап укучылар конференцияләре үткәрелә.
“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр”, - дигән Р.Фәхретдин. Татлыдан да татлы җимешләргә ия булу форсатын кулдан ычкындырмыйк. Вакытынды ашламасын, суын сибик, кояш җылысыннан да мәхрүм итмик. Чыннан да, күркәм холыкка ия кеше бик күп проблемаларны урап уза, якыннарына да кыенлык китерми, киресенчә, үзен дә, башкаларны да хөрмәтле итә.
Комментарийлар