Логотип Магариф уку
Цитата:

Эш программасын төзүгә төп таләпләр

Айгөл МӨХӘММӘТҖАНОВА,ТР Мәгарифне үстерү иститутының милли мәгариф лабораториясе мөдире, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты«РФдә Мәгариф турындагы» РФ законы нигезендә һәр белем бирү учреждениес...

Айгөл МӨХӘММӘТҖАНОВА,
ТР Мәгарифне үстерү иститутының милли мәгариф лабораториясе мөдире, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты


«РФдә Мәгариф турындагы» РФ законы нигезендә һәр белем бирү учреждениесенең эшчәнлеге белем бирү программасы нигезендә башкарыла. Белем бирү программасы – уку-укытуның төп төшенчәләрен (күләм, эчтәлек, планлаштырылган нәтиҗәләрне), оештыру-педагогик шартларны, һәм гамәлдәге Федераль закон билгеләгән очракларда, аттестацияләү формаларын берләштергән комплексны тәшкил итә, һәм ул укыту планын, календарь уку-укыту графигын; уку-укыту предметлары, курслар, модульләр буенча эш программаларын, шулай ук бәяләү һәм методик материалларны үз эченә ала.


Билгеле булганча, белем бирү программасы уку-укыту эшчәнлеген башкара торган учреждение тарафыннан мөстәкыйль төзелә һәм раслана (273 нче ФЗ ның 12 нче маддәсе, 5 нче пункты). Шунысын да искәртеп китү мөһим: педагогның эш программасы мәктәпнең төп белем бирү программасының бер компоненты булып тора. Педагогның уку-укыту предметы буенча эш программасы укучыларның ФДББС таләп­ләре нигезендә әзерлек дәрәҗәләрен тәэмин итәргә һәм төрле уку-укыту технологияләре ярдәмендә тормышка ашырылырга тиеш. Димәк, эш программасы ул – педагогның: уку-укытуның оптималь эчтәлеген билгеләгән һәм аерым бер сыйныфтан көтелгән уку-укыту нәтиҗәләрен алуга юнәлтелгән, бәяләү системасын теркәгән, нәтиҗәле уку-укыту формаларыннан, метод һәм алымнардан гыйбарәт булган эш коралы. Укытучының эшчәнлеге билгеле бер дәрәҗәдә индивидуаль булганга күрә, эш программасы да индивидуаль эш коралы булып тора.


Эш программасы төзүнең максаты – эшчәнлекне ФДББС таләпләре нигезендә планлаштыру һәм аны оештыру өчен шартлар тудыру; билгеле бер укыту дисциплинасы эчендә укыту процессы белән идарә итү.


«РФдә Мәгариф турындагы» РФ законы нигезендә эш программаларына куелган таләпләр
I. Эш программасының гомуми нигезләмәсе
1. Педагогның ФДББС таләпләре нигезендә төзелгән эш программасы «РФдә Мәгариф турындагы» РФ законына (2 нче маддә, 9 нчы пункт), ФДББС таләп­ләренә һәм белем бирү учреждениесенең Уставына нигезләнеп төзелергә тиеш.
2. Белем бирү учреждениесе тарафыннан кабул ителгән эш программасы – уку-укыту предметының күләмен, укыту планында тоткан урынын һәм эчтәлеген билгеләгән һәм төп уку-укыту программасы таләпләренә җавап бирә торган локаль документ.
3. Эш программаларының төрләре:
– уку-укыту предметлары, курслар программасы;
– дәрестән тыш эшчәнлек программасы;
– авторлык программалары;
– факультатив дәресләр програм­масы.
4. Эш программасының максаты – бил­геле бер уку-укыту предметы кысаларында каралган белем бирү процессын планлаштыру, оештыру һәм идарә итү өчен уңай шартлар тудыру. Эш программалары, нигездә, төп белем бирү программасында планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән.
5. Эш программасының бурычлары:
– билгеле бер уку-укыту предметы кысаларында ФДББСны гамәлгә ашыру;
– билгеле бер сыйныфның һәм бе­лем бирү учреждениесенең үзенчәлек­ләрен исәпкә алып, мәктәп алдына куелган максат һәм бурычлардан чыгып, уку-укыту предметларының эчтәлеген, күләмен һәм укыту планында тоткан урынын билгеләү;
6. Эш программасының фунцияләре:
– уку-укыту планында каралган төп вазифаларны үтәү;
– билгеле бер уку-укыту предметының белем бирү эчтәлеген билгеләү;
– билгеле бер уку-укыту предметының эчтәлегеннән чыгып, аның эзлеклелеген тәэмин итү;
– белем бирү эчтәлеген интегратив якын килү принцибыннан чыгып төзү;
– билгеле бер уку-укыту предметының эчтәлегенә һәм структурасына җирле эчтәлекле модульне кертү;
– укыту-тәрбия бирү процессын эзлекле-эшчәнлекле якын килү принцибыннан чыгып оештыру өчен шартлар тудыру;
– һәр укучының көтелгән нәтиҗәләргә ирешүен тәэмин итү.


II. Эш программасын төзү үзенчә­лекләре
1. Эш программалары белем бирү учреждениеләренең компетенциясенә керә һәм мөстәкыйль рәвештә тормышка ашырыла.
2. Эш программалары билгеле бер белем алу дәрәҗәсен исәпкә алып төзелә.
3. Эш программасы укытучы тарафыннан уку елына төзелә.
4. Билгеле бер уку-укыту предметының эчтәлеге педагогның һөнәри осталыгы һәм үз дисциплинасын (предметын) ничек күзаллавыннан чыгып проектлаштырыла.
5. Эш программасы билгеле бер предмет буенча методик берләшмә тарафыннан да төзелергә мөмкин.
6. Эш программасы 2 экземплярда әзерләнә (берсе укытучының эшчәнлегендә кулланылса, икенчесе, уку-укыту программасының бер компоненты буларак, белем бирү учреждениесенең рәсми кәгазьләре белән бергә саклана).
7. Эш программасын төзегәндә, кабул иткәндә һәм раслаганда, түбәндәге документларга игътибарлы булу сорала:
– ФДББС;
– уку-укыту предметының үрнәк программасы;
– экспертиза һәм апробация узган авторлык программасы;
– белем бирү учреждениесенең төп белем бирү программасы;
– уку-укыту методик комплекты.
8. Укытучының эш программасы тематик-календарь планны төзү өчен нигез булып тора.
9. Үрнәк программаларда сәгатьләрнең бүленеше темаларга һәм бүлекләргә аерып бирелмичә генә гомуми сәгать күрсәтелсә, укытучы үзе мөстәкыйль рәвештә, УМКга нигезләнеп һәм укучыларның мөмкинлекләрен күзаллап, сәгатьләрнең бүленешен бирә.
10. Укытучының эш программасы административ һәм тикшерү структуралары тарафыннан укучыларның уку-укыту предметының эчтәлеге ни дәрәҗәдә үзләштерелгәнне билгели һәм тикшерә торган документ булып тора.


III. Эш програмасын формалаштыру һәм эчтәлеге
1. Эш программасы, үрнәккә нигезләнеп, хаталарсыз, пөхтә итеп төзелә. Программаның тексты Word редакторы, Times New Roman шрифты, 12–14 кегль, юллар арасы – 1 см, текст киңлегендә һәр яктан 1–2 см кырлар калдырылып, А4 бите форматында башкарыла. Титул бите документның беренче бите булып санала (ул биттә сан куелмый).
2. Тематик план таблица рәвешендә бирелә.
3. Әдәбият исемлеге алфавит тәртибендә (чыганакның кайда басылганлыгы (шәһәр, нәшриятның атамасы), басылу елы, бит күләме күрсәтелә).


Тулысынча.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ