Әхлак тәрбиясе – көн таләбе
Фирая ГАЛИЕВА,Әлмәт районы Елховой урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик хезмәт стажы 39 ел.Бала дүртенче көн дәрескә килми. Шалтыратасың, телефонны алучы юк. Капканы ачтырып булмый....
Әлмәт районы Елховой урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагогик хезмәт стажы 39 ел.
Бала дүртенче көн дәрескә килми. Шалтыратасың, телефонны алучы юк. Капканы ачтырып булмый. Сәбәбе гел шул бер инде – әти белән әни икәүләп хәмер сазлыгыннан арына алмыйлар. Яки, өйдә торганда башкаларга үрнәк итеп куярлык “идеаль” әни, озак кына китеп югалып торгалый. Яки тагын башка очраклар... Эчкече аналар – баланың, гаиләнең генә түгел, авыл укытучысының да үзәгенә үткән бәла ул.
Бүген тормышыбызда болай да рухи яктан ярлылану һәм әхлакый кыйммәтләрнең какшавы күзәтелә. Шуның өстенә, гаилә проблемалары сабыйларның ныгымаган җилкәсенә авыр йөк булып ята. Күп дәрес калдыру аркасында аларның укуы начарая. Мондый гаиләләрдә балалар ата-ана җылысыннан мәхрүм булып, рухи ихтыяҗларын тиешенчә канәгатьләндерә алмыйча, я кимсенеп, яки усалланып, я күңел төшенкелегенә бирелүчән булып үсәргә мөмкин.
Гаиләдә һәм башлангыч мәктәптә алган белем һәм тәрбия баланың киләчәк тормышына нигез булып ята. Нәкъ шул яшьләрдә бала олылар үрнәгенә иярә, ата-анага, укытучыга, өлкәннәргә ныграк ышана. Башлангыч мәктәп чоры – яхшы сыйфатларны бала күңеленә салу өчен дә иң уңай вакыт. Әлеге чорда тәрбия эшен зур җаваплылык белән, эзлекле, системалы рәвештә алып барырга кирәк.
Һәр бала үзенчә сәләтле бит. Һәр бала – кабатланмас шәхес, энҗе бөртеге! Шуларны исәпкә алып, һәр баланың табигый мөмкинлекләрен, иҗади сәләтен үстерү һәм тормыштагы проблемаларны чишәрлек, эшчән, милли үзаңга ия булган, югары әхлаклы, әдәпле шәхес тәрбияләүне мин үземнең төп бурычым итеп саныйм, шуны алдыма максат итеп куям.
Әлеге кадерле, кирәкле, затлы сыйфатларны тәрбияләү алымнары халкыбыз педагогикасының нигезендә ята. Шулай булгач, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, халыкның гасырлар буена тупланган рухи мирасын, рухи хәзинәсен тапшыру эшен халык педагогикасына, милли мәдәниятебезгә таянып оештыруны бүген аеруча актуаль дип уйлыйм.
Балаларга милли һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әхлак дәресләренең әһәмияте бик зур. Мин ул дәресләрне һәм түгәрәк эшчәнлеген үзем төзегән «Халык җәүһәрләре» исемле программа буенча алып барам. Бу эшләрне тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен мәчет, мәдрәсә һәм авылыбыз музееның бай фондыннан файдаланам, җирле үзидарә, икмәк пешерү йорты, балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм китапханәләр белән хезмәттәшлек итәм.
Әхлак тәрбиясе хезмәт тәрбиясеннән башка була алмый. Бала күңеленә хезмәт сөючәнлек орлыкларын салу кече яшьтән ук башланырга тиеш дип саныйм. Шуңа күрә укучылар белән дәрестән тыш эшчәнлекнең бер тармагы итеп “Туган якны өйрәнү” юнәлешен сайладым, балаларны үз ягыбыздагы төрле һөнәрләр белән дә таныштырам.
Эш методларын һәм формаларын төрләндерәм: әңгәмәләр белән практик эшләрне, уеннар һәм экскурсияләрне, күргәзмәләр һәм газета чыгаруны чиратлаштырам.
Түгәрәк эшчәнлегендә иҗади проектлар, сыйныфтан тыш чаралар аерым урын алып тора. Мин һәрбер чараны зур җаваплылык хисе белән, бөтен күңелемне биреп, чын йөрәктән әзерләп үткәрәм. Сәхнәләштерелгән күренешме ул, гаилә шәҗәрәсен төзүме, иҗади проект төзү һәм яклаумы, концертмы, очрашу, спектакль яки бәйгеме – барысы да бала күңелендә якты хатирәләр калдырырлык бәйрәм булсын дип тырышам.
Ата-аналар һәм гаиләдәге өлкәннәр белән бергә әзерләп үткәргән чаралар аларга балаларының, оныкларының сәламәт, бай рухлы, камил акыллы, хезмәт сөючән булып үсүләре өчен ни дәрәҗәдә җаваплы булуларын ныграк аңларга ярдәм итә, ә укучыларны төрле яшьтәге кешеләр белән үзара хезмәттәшлек итәргә, аралашырга өйрәтә.
2015 елдан бирле «ФДББСын тормышка ашыру шартларында кече яшьтәге мәктәп балаларына рухи-әхлакый тәрбия бирү» темасы буенча Мәгарифне үстерү институты – төбәкара инновацион мәйданчыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итәм, үз эшчәнлегемне планлы нигездә алып барам.
«Халык җәүһәрләре» программасы буенча мин әзерләп үткәргән «Туган илем, туган телем, иң кадерлем – сез минем», «Кич утыру», «Бишек җырлары», «Нәүрүз бәйрәме», «Сөмбелә бәйрәме», «Каз өмәсе», «Икмәк – табын кояшы», «Җыр булырлык сүзләр биргән моңлы телем», «Гаилә – бәхет ачкычы», «Иман, сәламәтлек, әдәп – яшәешнең нигезе», «Әхлак нигезе – иманлы гаиләдә» һәм башка чаралар барысы да балаларда милли үзаң һәм рухи-әхлакый камиллеккә омтылыш тәрбияләүгә кайтып кала. Аларның кайберләре «Мәгариф» журналы битләрендә, Мәгарифне үстерү институты һәм Әлмәт районы Мәгариф идарәсе җыентыкларында урын алган, шәхси сайтыма һәм үзем оештырган берләшмәгә урнаштырылган.
Соңгы елларда мәктәбебездә милли һәм әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә аеруча зур әһәмияткә ия булган түбәндәге чараларны оештыруда, программасын төзү һәм үткәрүдә катнаштым:
- «Тәрбия эшен оештыруда халык педагогикасы чараларын куллану» темасына әхлак дәресе укытучыларының төбәкара семинары. 12.05.2014 ел.
- «Ак калфак» җәмгыяте авылыбызда үткәргән «Җәмгыятьтә хатын-кызның роле» исемле муниципаль семинарда «Рухи-әхлакый кыйммәтләр» темасына чыгыш. 20.06.2014 ел.
- ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мәгарифне үстерү институтыннан Фәйзелхак Ислаев, КФУ галиме Фаяз Хуҗин, «Мәгариф» журналыннан Таһир Сабирҗанов, Әлмәт, Балтач, Чирмешән районнарыннан килгән татар теле, әхлак дәресләре укытучылары һәм тәрбиячеләре катнашында узган «Әхлаклы бала – тәрбиянең максаты» дигән республикакүләм фәнни-гамәли конференция.
Комментарийлар