Ел дәвамында әзерләнәбез
Гакилә НУРЕТДИНОВА,Чирмешән районы Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минем укучыларым да татар теленнән ДЙА (IX сыйныф) тапшырдылар. Имтиханга уку елы дәвамында әзерләндек, нәтиҗәлә...
Чирмешән районы Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Минем укучыларым да татар теленнән ДЙА (IX сыйныф) тапшырдылар. Имтиханга уку елы дәвамында әзерләндек, нәтиҗәләре дә куанычлы булды. Тик кулланма материалның аз булуы гына кыенлыклар тудырды, әзерлек эшләренә вакытны күп алды. Башка фән укытучыларына ияреп, үзем дә бик күп материал тупладым, күңелгә ятышлы, имтихан таләпләренә туры килә торган текстлар да табылды. Гадәттә мин биремнәрне ике вариантта төзим. Шуларның берсен журнал укучылар игътибарына да тәкъдим итәм.
1 нче өлеш
Яңгырдан соң
(1) Басу уртасындагы тар юл буйлап бер атлы килә. (2) Соры бия ашыкмый гына атлый. (3) Хәер, аны ашыктыручы да юк. (4) Сыртында хуҗаның нәзек, ачы чыбыркысы уйнамый. (5) Ә хуҗа, утыз-утыз биш яшьләрендәге такыр башлы ир, дөньяда бер гаме юк кеше сыман, дилбегәсен итәгенә җыеп тоткан да, мәрткә киткәндәй, үз уйларына чумып утыра. (6) Бәлки, яңгырдан соң сафланып, яктырып киткән дөньяга сокланып-хозурланып баруыдыр, бәлки, җәйге татлы һавадан исереп, изрәп-йомшап киткәндер.
(7) Ә бит матур, бигрәкләр дә матур безнең якларда җәй башы! (8) Яңгырларына хәтле көләч, җанга тансык бит! (9) Әле генә күк йөзен тау-тау болытлар каплап алган, бар җиһан караңгылык кочагына кереп чумган иде югыйсә. (10) Инде күр, ул болытлар кай арада таралышып беттеләр дә, кай арада җиргә алтын нурларын коеп, кояш балкый башлады. (11) Җылы яңгырдан соң һава сулап туймаслык, тузаннан арынган дөньяның садә, пакь төсләре күзләрне генә түгел, күңелне дә иркәли. (12) Яшел генә димәссең, аның да әллә ничә төрле балкышы бар. (13) Яңа яфрак ярган агачлар, сабыйларның ефәк чәчедәй куерып үсеп килгән чирәм, һаваны балландырып борын төртүче яшь игеннәр – җәйнең сафлыгыннан, илаһи төсләреннән, бу кадәр гүзәллегеннән акылдан шашарлык, валлаһи! (14) Шул матурлык эчендә кара тасма булып сузылган туфрак юлның яңгырдан соң төерле боткага әйләнеп, җәяүле түгел, дүрт аяклы ат та көч-хәл белән атларлык хәлгә килүе дә күңелне тырнамый хәтта. (15) Җир бит ул, туган җир! (16) Читкә киткәннәр шул газиз җиргә тезләнеп, туфрагын үбә-үбә, учларына салып ашардай булып сагынып-ашкынып кайталар лабаса!
(17) Арбада утырган ир, бәлки, шуларны уйлап тын калгандыр. (18) Бәлки, ул да бик ерактан кайтадыр? (19) Әле чагыштырмача яшь булса да <…> аның шома, уйчан йөзендә бу җирдә яши-яши арыган, күпне күргән картлар сагышы ята.
(Р.Габделхаковадан)
Текст эчтәлегенә нигезләнеп, А1 – А11 биремнәрен үтәгез. Һәр биремгә дүрт төрле җавап бирелгән, аларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапны күрсәткән санны түгәрәккә әйләндереп алыгыз.
А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була?
Яңгырдан соң һава нинди?
а) Яңгырларына хәтле көләч, җанга тансык бит!
ә) Бәлки, яңгырдан соң сафланып, яктырып киткән дөньяга сокланып-хозурланып баруыдыр, бәлки, җәйге татлы һавадан исереп, изрәп-йомшап киткәндер.
б) Җылы яңгырдан соң һава сулап туймаслык, тузаннан арынган дөньяның садә, пакь төсләре күзләрне генә түгел, күңелне дә иркәли.
А2. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.
а) алтын; ә) пакь; б) илаһи.
А3. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
а) төрле; ә) көләч; б) туфрак.
А4. Орфографик хаталы сүзтезмәне табыгыз.
а) татлы хавадан;
ә) яшь игеннәр;
б) кара тасма.
А5. Дөньяда сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?
а) һәмзә тартыгын белдерү өчен;
ә) тартыкны нечкәртү өчен;
б) аеру билгесен белдерү өчен.
А6. Парлы сүзне билгеләгез.
а) бар җиһан; ә) караңгылык; б) көч-хәл.
А7. Хәер, аны ашыктыручы да юк. җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.
а) Впрочем, её никто и не торопит.
ә) Впрочем, её никто и не гонит.
б) Впрочем, её никто и не торопил.
А8. Юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.
а) күңелне тырнамый;
ә) арбада утырган;
б) уйларына чумып утыра.
А9. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.
Арбада утырган ир, бәлки, шуларны уйлап тын калгандыр.
а) сыйфат фигыль;
ә) хәл фигыль;
б) хикәя фигыль.
А10. Күңелне тырнамый фразеологизмының рус телендәге дөрес эквивалентын табыгыз.
а) не беспокоит;
ә) сердце не беспокоит;
б) душу не царапает.
А11. Бәйлек ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.
а) бигрәкләр дә матур;
ә) яңгырдан соң сафланып;
б) читкә киткәннәр.
2 нче өлеш
В1 – В12 биремнәрен укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.
В1. 16 нчы җөмләдән кадерле, изге сүзләренә синоним булган берәмлекне табып языгыз.
Җавап: ___________________
В2. 9 нчы җөмләдән яктылык сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.
Җавап: ___________________
В3. 8 нче җөмләдән тартым белән төрләнгән исемне табып языгыз.
Җавап: ___________________
В4. 18 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.
Җавап: ___________________
В5. 2 – 5 нче җөмләләр арасыннан аныклагыч булган җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________
В6. 7 нче җөмләдә җәй сүзе кайсы җөмлә кисәге булып килә? Җавапны сүз белән языгыз.
Җавап: ___________________
В7. Кереш сүзгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.
Бәлки, (1) ул да бик ерактан кайтадыр? Әле чагыштырмача яшь булса да, (2) аның шома, (3) уйчан йөзендә бу җирдә яши-яши арыган, (4) күпне күргән картлар сагышы ята.
Җавап: ___________________
В8. 5 – 7 нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________
В9. 1 – 3 нче җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын языгыз.
Җавап: ___________________
В10. Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасына куелган өтернең номерын языгыз.
Җылы яңгырдан соң һава сулап туймаслык, (1) тузаннан арынган дөньяның садә, (2) пакь төсләре күзләрне генә түгел, (3) күңелне дә иркәли.
В11. 19нчы җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.
Җавап: ___________________
В12. 18 нче җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.
Җавап: ___________________
3 нче өлеш.
Укылган текстны файдаланып, С1 биремен эшләгез.
С1. «Шул матурлык эчендә кара тасма булып сузылган туфрак юлның яңгырдан соң төерле боткага әйләнеп, җәяүле түгел, дүрт аяклы ат та көч-хәл белән атларлык хәлгә килүе дә күңелне тырнамый хәтта. Җир бит ул, туган җир! Читкә киткәннәр шул газиз җиргә тезләнеп, туфрагын үбә-үбә, учларына салып ашардай булып сагынып-ашкынып кайталар лабаса!» Текстта китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.
Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның саннарын күрсәтегез.
Сочинениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.
Комментарийлар