Фигыль төркемчәләре. Боерык фигыль
IV сыйныфта татар теле (рус мәктәбендәге татар төркеме)Наилә ХАРИСОВА,Әгерҗедәге 1 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Тема. Боерык фигыль.Максат. Боерык фигыль турында төшенчәне ныгыту....
Наилә ХАРИСОВА,
Әгерҗедәге 1 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Тема. Боерык фигыль.
Максат. Боерык фигыль турында төшенчәне ныгыту. Сөйләмдә аны танып белү, дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү. Китапка зур хезмәт җимеше итеп карарга, аны хөрмәт итәргә, аннан дөрес файдаланырга өйрәтү.
Җиһазлау. Дәреслек (Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен ) // Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова– Казан: Мәгариф, 2009.), электрон ресурс - бала.рф (balarf.ru), “Кечкенә шәкерт” мультфильмы.
Дәреснең тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше. Кизү укучы чыгышы. Уңай психологик халәт тудыру. Кизү укучыга өстәмә бирем:
- Боерык фигыльләр кулланып, сыйныфташларыңа бу дәрескә теләкләр телә!
II. Кереш өлеш.
1. Өй эшен тикшерү.
246 нчы күнегү. Йорт хайваннары, кош-кортларга мөрәҗәгать ителгән, боерык фигыльләр кулланып язылган җөмләләр укыла. Кайсы эш кушу, кайсы үтенү, чакыру, өндәү, боеруны белдерә? кебек сорауларга җавап алына.
2. Актуальләштерү.
- Үткән дәрестә без нинди теманы өйрәнә башладык? (Боерык фигыль.)
- Тема буенча, өйрәнгәннәргә нигезләнеп, белгәннәребезне ныгытыйк әле:
* Нәрсә ул боерык фигыль?
* Өндәү, эш кушу, үтенү, чакыру, боеру сүзләрен ничек аңлыйсыз?
* Аларның мәгънәләре бер-берсеннән ничек аерыла? Җөмләләр төзегез.
* Һәр сүзнең мәгънәсен аңлатып, телдән мисаллар китерелә.
III. Төп өлеш.
1) "Кызыклы шәкерт" мультфильмын карау һәм аерым биремнәргә бәйле эш башкару.
- Укучылар, без боерык фигыльләрне укып кына түгел, сөйләмдә ишетеп таный да белергә тиеш. Без хәзер сезгә таныш бер шигырь буенча төшерелгән мультфильм карарбыз. Ул “Кечкенә шәкерт”дип атала. Балалар, искә төшерик әле: “Кечкенә шәкерт” шигырен кем язган? (Габдулла Тукай.)
- Мульфильмны караганда, сез, боерык фигыльләрне ишетеп танып, дәфтәргә баганалап язып барырга тиеш буласыз.
Мультфильм күрсәтелә. Укучылар өйрән, тор, аума, утыр, тырыш фигыльләрен язып алалар.
Бирем. Һәр боерык фигыльнең затын-санын, барлыкта яки юклыкта булуын билгеләү. Биремне тикшерү.
2) Укучыларга шигырьнең тексты таратыла. Мультфильм тавышсыз күрсәтелә, шигырь рольләргә бүлеп укыла. Рольгә керү. Сәнгатьле укуны камиләштерүгә бәйле эш.
3) Төркемнәрдә эш. Боерык фигыльләрнең берсен затта-санда төрләндерү. Тактада һәм дәфтәрләрдә эш.
4) Тәкъдим ителгән темалар буенча, фигыльләрне төрле зат-сан формаларында кулланып, җөмләләр төзү.
Өйрән сүзе белән бәйле тема: “Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен”.
Тырыш сүзе белән бәйле тема: “Тырышу бушка китмәс”.
5) Сөйләм телен үстерү юнәлешендәге эш.
- Укучылар, шагыйрь шигырьгә нинди мәгънә салган, безгә нәрсә дип әйтеп калдырган? (Яшь вакытта эшкә өйрәнергә тырышу кирәк. Картайгач, авыр булачак.)
- Әйе, бик дөрес.Ә бүгенгә сезнең төп эшегез нәрсә? (Уку.)
- Шулай, балалар, сез мөмкин кадәр күбрәк белем алырга омтылырга тиешсез. Ә белемне каян һәм ничек алырга була? (Дәрестә, китаплардан, телевизордан, интернеттан һ.б.)
- Бүген, чыннан да, белемебезне үстерү өчен мәгълүмат чыганаклары бик күп. Шулай да,төп белем алу чыганагы – ул китап. Китап турында нинди мәкальләр беләсез? (Китап - белем чишмәсе. Китапсыз өй - ишәк абзары. Күп укыган күп белер. һ.б.)
- Дөрес, балалар, мин сезнең сүзләр беләм килешәм. Шагыйрь Хәсән Шабанов ничек уйлый икән? Аның “Анам сүзләре” шигырен укып карыйк әле. (103 нче биттәге шигырьне уку.Эчтәлеге буенча әңгәмә.)
- Ә хәзер, шигырьгә нигезләнеп һәм үз фикерләрегезне дә кушып, китап укучыларга киңәшләрегезне бирегез. Җөмләләрегездә боерык фигыльләр кулланыгыз.
Укучылар мөстәкыйль эшлиләр. Берничәсен укыту, бәяләү.
IV. Йомгаклау.
1. Дәрескә йомгак ясау.
- Без бүген нәрсә белдек, нәрсәгә өйрәндек?
2. Билгеләр кую.
3. Өй эше. Бала.рф электрон китапханәсеннән “Эш беткәч, уйнарга ярый” (I вариант), ”Кышкы кич” (II вариант) мультфильмнарын карарга, боерык фигыльләр кергән җөмләләр язып алырга.
Комментарийлар