Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә һәм мәктәп – бердәм тәрбия бишеге

Шәмсиева Гөлназ Миннегәрәй кызы,Азнакай районы Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысыКеше тәрбияләү – ифрат авыр эш. Сизәсездер, хөрмәтле әти-әниләр, бүгенге көндә балаларны тәрби...

Шәмсиева Гөлназ Миннегәрәй кызы,
Азнакай районы Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы

Кеше тәрбияләү – ифрат авыр эш. Сизәсездер, хөрмәтле әти-әниләр, бүгенге көндә балаларны тәрбияләү көннән-көн авырлаша, катлаулана. Тәрбиянең матди ягы гына түгел, рухи-әхлакый ягы да авырлык белән бирелгән минутлар күп.


Бала... Ул – сезнең көзгегез.Ул көзгенең чагылышында нәрсә күрәсегез килә? Сәламәт, белемле, акыллы, миһербанлы, үз сүзен әйтә белүче, кеше кайгысына битараф булмаган тырыш баланымы? Әллә инде алдакчы, ялкау, битараф, белемсез баланымы? Әлбәттә, балаларыбызны беренче сыйфатларга ия булган шәхесләр итеп күрәсебез килә, шулай бит. Беребез дә балаларыбызны начар булсын дип тырышмыйбыз.


Тик әйтегез әле, хөрмәтле әти-әниләр, ни өчен соң җәмгыятьтә тәртипсез, ихтыярсыз, кешелексез, явыз, надан, ялкау балалар күбәя? Кайда соң безнең хатабыз?


Татар халкы гомер-гомергә бердәмлеге, тырышлыгы, тыйнаклыгы белән аерылып торган. Авылдагы һәр шатлыкны да, борчулы вакыйганы да үзенеке кебек кабул итеп яшәгән халык. Бүген бөтенләй икенче күренеш: күрше хәлен күрше белми, битарафлык чәчәк ата. Күбрәк үзебезнең матди хәлебезне яхшырту турында гына уйлыйбыз түгелме? Матур кием кисә, тәмле итеп ашаса, кеше баласыныкыннан ким булмаган компьютеры, телефоны булса – баланы дөрес тәрбиялим дип ялгышмыйбызмы? Кара- каршы утырып сөйләшергә, баланың укытучысы, сыйныф җитәкчесе янына барырга безнең вакытыбыз юк. Әллә теләгебезме? Гаиләдә, тормышта бәхетле булыр өчен, аң-белемле булуның, төпле тәрбия алуның зарури икәнен аңласак иде, хөрмәтле әти-әниләр. Татарлар мәгърифәтле, аң-белемле булуга, балаларда яшьтән үк белем алуга мәхәббәт тәрбияләүгә элек- электән аеруча зур игътибар биргәннәр.


 Бүгенге көндә авылда балалар саны кими, мәктәпләр ябыла. Дөрес, шәһәр мәктәпләрендә укыту-тәрбия өчен шартлар күпкә яхшырак, балалар өчен өстәмә белем алу мөмкинлекләре дә күбрәк. Тик туган авылыннан чыгып киткән бала кире шунда кайтырмы? Буыннар чылбыры өзелмәсен өчен, авылының киләчәге өчен тырышырмы?


Авыл баласы кечкенәдән эшләп үсә. Хезмәт тәрбиясе – иң яхшы тәрбия. Мәктәп яны тәҗрибә бакчасында, хезмәт дәресләрендә, өйдә әти-әнигә булышканда алган күнекмәләр бала аңына гомерлеккә сеңеп кала. Өендә ялкаулык күрмәсә, бала ялкау булмый.


 Мәктәп һәм гаилә кулга-кул тотынып, икесе бер тарафка карап, бер фикер белән яшәсә, киңәшләшеп эшләсә генә, без Сезнең белән уңышка ирешә алачакбыз. Гаиләдәге әти-әни мөнәсәбәте, әхлак нормалары, гаилә традицияләре – мәктәп тәрбиясенең нигезе итеп алына.


Авыл мәктәпләрендә күбесе үз эшенә фанатларча бирелгән, белемен һәрдаим күтәрүче, яңалыкларны өйрәнүче, бер урында гына тукталып калмыйча, үз артыннан ияртүче укытучылар эшли. Кигән киеме, сөйләме, күз карашы белән дә тәрбияләүче укытучы – авылның алдынгы карашлы шәхесе. Аның һәр адымы, һәр эше күзәтелеп, бәяләнеп тора, чөнки ул – Укытучы. Әти-әни күреп, эшләп бетермәгәнне, булдыра алмаганны укытучы эшләргә тиеш. Ә Сез, хөрмәтле әти-әниләр, кичерешләрегезне, борчуларыгызны яшермичә, үз вакытында бүлешергә өйрәнегез.


География укытучысы буларак, мин балаларда матурлыкны күрү, аны тудыра һәм саклый белү күнекмәләрен булдыру өстендә эшлим. Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы, гүзәллеге – кешенең үз кулында булуын, һәрдаим ярдәм итеп торганда гына аны сакларга мөмкин икәнлекне төшендерергә тырышам. Һәр бөҗәкнең, чәчәкнең, чишмәнең кеше кебек үк яшәргә хокукы барлыгын, аны рәнҗетү түбәнлек, көчсезлек икәнен аңлатам. Кечкенәдән табигатьне яратып, аның белән бербөтен булып үскән сабый – начар юлга баса алмас. Начар күңелле бала – әтисе белән берлектә кошларга җимлек, сыерчыкларга оя ясап, әнисе белән чәчәкләргә су сибеп йөриме? Утыртылган һәр агачның, чистартылган чишмә-елгаларның файдасын аңлап, күңеленә сеңдереп үскән үсмерләр киләчәктә үзләренең дә балалары белән шушы эшләрне башкарачаклар, минемчә. Шуңа күрә дә экологик өмәләрдә балаларның да сезнең белән бергәләп эшләве матур күрсәткеч. Без – табигать балалары. Экологик дәресләр, акцияләр, мәктәпкүләм бәйрәмнәр үткәрү, “Чатыртау” табигый дәүләт тыюлыгы вәкилләре белән даими очрашулар, “Парклар маршы” кебек бәйгеләрдә катнашу да балаларны бердәм, игътибарлы, ихтирамлы, сакчыл, яхшы күңелле булырга өйрәтә.


 Мәктәп һәм гаилә – бердәм тәрбия бишеге. Бергәләп кулга-кул тотынып тырышсак кына, милләтебезне саклап калырга, сәламәт, белемле, тәрбияле, рухи яктан бай алмашчы буын үстерергә мөмкин булачак. Үзара килешеп эшләгәндә генә мәктәптә дә, өйдә дә бала үсешен даими күзәтеп барырга, уңышларын, кимчелекләрен ачыкларга, барлыкка килгән проблемаларны бергәләп хәл итәргә мөмкин. “Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык булмас”, – дип язып калдырган Ризаэддин Фәхреддин. Олыгайган көнегездә һәрберегезнең дә шундый олуг байлыкка ия булуын теләп калам, хөрмәтле әти-әниләр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ