Логотип Магариф уку
Цитата:

Ихтыяр көче - бәхетле булуның төп шарты

Фәрдиева Гөлнур Сабиржан кызы,Актаныш районы Кәзкәй  башлангыч мәктәбе укытучысыҺәр гаилә үз баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Ләкин тәрбия эше бервакытта да җи...

Фәрдиева Гөлнур Сабиржан кызы,
Актаныш районы Кәзкәй  башлангыч мәктәбе укытучысы

Һәр гаилә үз баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Ләкин тәрбия эше бервакытта да җиңел булмаган. Бүген исә ул аеруча кыен чор кичерә. Җәмгыятьтә үзгәрешләр барган чакта иң зур зыян балалар өлешенә туры килә. Кешенең акыл үсеше белән рухи үсеше арасында упкын хасил булу, рухи үсешенең тоткарлануы күп кенә кимчелекләрнең сәбәбе булып тора.


Кайчак: «Нинди акыллы кеше иде, ихтыярсызлыгы аркасында ялгыш юлга кереп китте, харап булды», - дигәнне ишетергә туры килә.


Моңа капма-каршы әйтемнәр дә бар: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар»,  «Тәвәккәл – таш ярыр». Боларның һәрберсендә дә дөреслек чагыла.


Нәрсә ул ихтыяр көче һәм аны ничек тәрбияләргә? Кешедә ихтыяр көчен кайчан тәрбияли башларга мөмкин? Кеше шәхесе өлешләп-өлешләп  тәрбияләнми. Дөрес, үсеш чорында баланың теге яки бу ягына күбрәк әһәмият бирергә туры килә. Ләкин барыбер кешенең һәр сыйфатына нигез бик кечкенәдән салына башлый. Әлбәттә, ихтыярны тәрбиялиләр.


...Еш кына шундый хәлне күзәтергә туры килә: әбиләр, әниләр: «Тегене эшләмә дә моны эшләмә, егылырсың, имгәнерсең», - дип, бертуктаусыз балаларга кычкырып торалар. Әйтерсең, мескен булып, бөрешеп, адым саен елап торыр өчен үстерәләр баланы.  Егыла икән, торыр, йөгерер, тәгәрәп китә икән, әйдә тәгәрәсен. 1– 2 яшьлек баланы бауга тагып йөртәләр, алар да  бала кебек кыланалар. Балага иркенлек, хәрәкәт кирәк бит. Бездә бертуктаусыз ният-омтылыш көрәше бара: «Болай эшләсәң, әйбәтрәк булырмы, әллә тегеләйме?». Кайчакта бу мәсьәлә соңгы минутта гына хәл ителә.


Физик яктан сау-сәламәт кайберәүләр, язмышына үпкәләп, бәхет елмаймады дигән сылтау табып, булган талантларын да юкка чыгаралар.  «Каршылыкны җиңеп чык!” – дип, үзенә әмер биргән кеше җиңеп чыга, кем, кыюсызланып, ярты юлда кала – аңа чигенергә туры килә. Күренекле шагыйрь, язучы, драматург Фәнис Яруллин армиядәге фаҗигадән соң бик озак урында ятты һәм, шуңа да карамастан,  сыйфатлы, тирән эчтәлекле, тормыш сөючән әсәрләре белән безне даими куандырып торды. Аның «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәре барыбызның  да өстәл китабына әйләнсә, ничек әйбәт булыр иде.


Үзебезнең арада да моңа мисал булырдай кешеләр күп. Сыгылып төшкәннәр дә, егылмый калганнар да бар.


Гомумән, баланы үз-үзенә хуҗа була белергә, теге яки бу эшне эшләргә үзен мәҗбүр итәргә яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Теләмәгән эшне дә, кирәк булгач, эшләсен, үзен шуңа мәҗбүр итсен. Шуны эшләргә, шуңа өйрәтергә кирәк – ихтыяр тәрбияләүнең нигезе әнә шул. Баланы төрле көндәлек мәшәкатьләрдән, бурычлардан азат итәргә, аңа һәрдаим ярарга тырышырга киңәш ителми.


Ихтыяр көче тәрбияләүдә үз-үзеңә контроль ясау, үз алдыңа бурычлар кую, шәхси кагыйдәләрне үтәү, эшләгән эшләрең өчен көндә  үзеңә нәтиҗә ясап бару, үзеңне ышандыру, инандыру кебек сыйфатларның әһәмияте зур. Ләкин әлеге гомуми таләпләрне конкретлаштырырга, баланың яшь, шәхси үзенчәлекләрен (хәтта җенси үзенчәлекләрне дә) истә тотып эш итәргә кирәк. Чөнки кешегә күрәләтә үти алмаслык эшләр тапшыру ихтыяр тәрбияләү урынына кире нәтиҗә генә китерәчәк.


Гомумән, тормыштагы уннарча, йөзләрчә очракны ихтыяр тәрбияләү өчен файдаланырга мөмкин. Мәсәлән,  хезмәт нык ихтыярны таләп итә. Соңыннан, эшләргә күнегү канга сеңгәч, ул үзенә күрә бер ихтыяҗга әверелә, кеше эшсез тора алмый. Халык «Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс»,  ди. Бу – бик дөрес. Һәркемдә сәләт алшартлары бертөрле булмый. Берәүләргә химия, физика, математика якын, икенчеләргә тел дәресләре җиңелерәк бирелә, тарихны ярата. Әмма мәктәп программалары барысын да белүне таләп итә. Монда инде укытучылардан осталык, сабырлык сорала, ә укучы, үзенең ихтыяр көчен туплап, фән нигезләренең барысын да тырышып үзләштерергә тиеш.


Яшүсмерләр, әле генә күндәм саналган укучылар, каршы сөйләүчеләргә әйләнәләр. Бу да – аларның яшь үзенчәлекләреннән. Нәкъ менә шушы чорда аларга укытучылар, әти-әниләр ярдәм итәргә тиеш, алар белән «көрәш» башлап, ихтыяр көчен сынашмаска, барыбер минемчә була дип принципка бармаска, ә тыныч кына аңлашырга кирәк.


Ихтыяр тәрбияләүнең алымнарын, методларын, юлларын вакытында билгеләү бик әһәмиятле булыр иде. Әмма моның белән шөгыльләнүчеләр юк. Бәлки кирәкмидер дә, бит тормыш гел каршылыклар белән көрәшүдән тора. Алар адым саен. Шуларны җиңәргә өйрәнергә генә кирәк. Бүгенге яшьләрнең бер өлеше бөтенләй эш сөйми, ата-ана, әби-баба җилкәсендә утырырга ярата, диләр. Ләкин беркем дә эш сөймәүче булып тумый. Моңа бөтен җәмгыять, мохит, ата-ана, мәктәп, укытучылар гаепле: алар яшьләрне файдалы хезмәткә тартмадылар. Эш – билгеле ки, ихтыяр таләп итә торган процесс. Ә бездә күп кенә ата-аналар баласы турында: «Тормыш китереп кысса, беркая да китмәс, эшләр», – диләр. Ләкин тәҗрибә киресен күрсәтә: типсә тимер өзәрдәй егет һәм кызлар беркайда да эшләми һәм укымый. Эшкә кергәннәре дә тиз арада аны ташлыйлар, я акча аз, я авыр, диләр. Ә үзләрен кулга алырга ихтыярлары юк. Шуның аркасында ялгыш юлга кереп китәләр.


Тукаебыз да, таланты өстенә искиткеч ихтыярлылык күрсәтеп, зур әдәби мирас калдыра. Мисал эзләп бик ерак китәсе юк – авылдашыбыз Ханнанова Луизаны искә төшерү дә җитә.


Гаилә оештыру, балалар үстерү шулай ук ихтыяр көче таләп итә. Бүген әнә шул нәрсәгә кытлык хөкем сөрә. Шуның аркасында яңа гына оешкан гаиләләр тиз вакыт эчендә таркала. Ихтыяр көче белән кирелекне, үзсүзлелекне бутамаска кирәк. Алар – ихтыяр үрнәге түгел. Ихтыярлы кешене дөнья авырлыклары сындыра алмый. Киресенчә,  ул үзе авырлыкларны җиңә. Андыйлар бәхетле. Шуңа күрә балаларда, яшьләрдә ихтыяр көче сыйфатлары тәрбияләүне мөмкин кадәр иртәрәк башларга, максатка юнәлешле итәргә кирәк. Бу ата-аналарның, укытучыларның көндәлек эшенә әверелсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ