Иң кадерле кеше (мәктәпкәчә белем)
Нурия ФАРУХОВА, Казан шәһәренең 398 нче балалар бакчасы тәрбиячесеПроектның актуальлегеБала һәм әни арасындагы мөнәсәбәт баланың шәхси үсешендә зур роль уйный. Әлеге проект балаларда тирә-юньдәгеләргә...
Нурия ФАРУХОВА, Казан шәһәренең 398 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Проектның актуальлеге
Бала һәм әни арасындагы мөнәсәбәт баланың шәхси үсешендә зур роль уйный. Әлеге проект балаларда тирә-юньдәгеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә карата уңай мөнәсәбәт, кешелеклелек сыйфатларын камилләштерүне, иң якын кешеләребез – әниләребезгә карата чын мәхәббәт хисе, алар белән горурлану хисләре тәрбияләүне күздә тотып эшләнде.
Проектның максаты: бала тормышында “әни” төшенчәсенең әһәмиятен аңлату.
Бурычлар:
- иң якын кешеләребез - әниләребезгә карата шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
- әниләрне, әбиләрне ихтирам итәргә, алар белән горурланырга омтылыш уяту;
- әниләргә ярдәм итү теләге уяту, аларны һәрвакыт яхшы сыйфатлар белән сөендерергә омтылыш уяту;
- балаларның иҗади активлыкларын арттыру;
- сәнгатьле сөйләм күнекмәсен үстерү.
Проектта катнашалар:
- зурлар төркеменә йөрүче балалар;
- әти-әниләр;
- тәрбиячеләр.
Проект эше
Программа бүлеге | Эшнең формасы һәм методлары |
Уен эшчәнлеге | Сюжетлы уеннар: “Гаилә”, “Кибет”, “Әнинең туган көне”Дидактик уеннар: “Кем булырга”, “Эш өчен кемгә нәрсә кирәк?”Драматизация буенча уеннар: “Кызыл калфак”, “Өч кыз” |
Танып-белүне үстерү
| Тематик шөгыльләр: “Әниләрнең һөнәрләре белән танышу”“Минем әнием”, “Безнең төркемдә” дигән темаларга альбом төзү |
Сөйләм үстерү | “Минем гаилә”, “Мин әнигә ничек булышам “ дигән темаларга телдән хикәя төзүГаилә турында язылган матур әдәбият әсәрләре уку |
Ата-аналар белән эш | Әниләрнең үз һөнәрләре турында сөйләвеПрезентация: “Иң бәхетле ял көне”Стена газетасы: “Минем әни” Бәйге: «Әти, әни, мин – бәхетле гаилә” |
Эшчәнлек нәтиҗәсе | “Минем әбием”, “Әни портреты” дигән темаларга рәсемнәр күргәзмәсеӘниләргә бүләк әзерләү“Нәни чебиләр әниләрен эзлиләр” әкиятен сәхнәләштерү |
Нәни чебиләр әниләрен эзлиләр
( Салмак кына көй яңгырый. Сәхнәгә әкиятче чыга.)
Әкиятче.
Язгы кояшлы иртәдә
Канатларын кагынып,
Чебиләрен ияртеп,
Тавык чыкты урамга
Чирәмнән җим чүпләргә.
(Тавык һәм чебиләр чыга.)
Ә чебиләр соң, чебиләр
Сап-сары тун кигәннәр.
Йөриләр яшел чирәмдә,
Үзләре бик нәниләр.
(Чебиләр биюе башкарыла.)
Кояш та чебиләргә сокланып,
Җиргә төште йөгереп.
(Кояш чыга.)
Әкиятче.
Кинәт чыкты көчле җил
Кояшны да каплады.
Чебиләр дә куркудан,
Төрле якка таралды.
(Җил чыга.Чебиләр як-якка таралалар.)
Җил тынды, ләкин бөтен җирне
Караңгылык каплаган.
Нәни чебиләребез дә
Әниләрен югалткан.
1 нче чеби.
Кояш та юк, караңгылык.
Юлны ничек табарга?
Кояш ярдәм итәр иде,
Әниемне табарга.
2 нче чеби.
Әйдәгез, киттек бергә,
Кояшны без эзләргә.
Әкиятче.
Сукмак буйлап чебиләр
Урманга юл тоттылар.
Бара торгач аларга
Куян очрый урман юлында.
(Куян чыга.)
Куян.
Исәнмесез, чебиләр!
Сез нишләп болай күңелсез?
1 нче чеби. Исәнме, куян дус!
2 нче чеби.
Бездә бүген зур кайгы,
Әниебез югалды.
3 нче чеби.
Кояш та юк, караңгылык
Инде нишләргә безгә?
Кояшка юлны зинһар,
Күрсәтеп бирче безгә.
Куян.
Сукмак буйлап барсагыз,
Урманга сез җитәрсез.
Каршыгызга кем очраса,
Юлны шуннан сорарсыз.
Әкиятче.
Куян үз юлы буйлап китә.
Чебиләр дә юлны дәвам итә.
Бара-бара аларга,
Тиен очрый урманда.
(Тиен чыга. Аңа да шул ук сүзләрне әйтәләр. Аннан керпе очрый.)
Керпе.
Исәнмесез чебиләр!
Урманда сез нишлисез?
1 нче чеби. Исәнме, Керпе дус!
2 нче чеби.
Бездә бүген зур кайгы,
Әниебез югалды.
3 нче чеби.
Кояш та юк, караңгылык
Инде нишләргә безгә?
Кояшка юлны зинһар,
Күрсәтеп бирче безгә.
Керпе.
Әй, чебиләр нәниләр!
Тиздән бит төн җитә.
Урман эченә кермәгез,
Ай яктысын көтегез.
Чебиләр. Рәхмәт, Керпе дускай!
Әкиятче.
Керпе үз юлы буйлап китә. Чебиләр дә төнлә ял итәргә туктыйлар. Кинәт ниндидер калын тавыш ишетелә.
(Ут сүнә. Музыка уйный, ай күренә. Ай биюе башкарыла.)
Ай.
Кемнәр монда төнлә белән
Урманда йөри?
1 нче чеби. Исәнме, Ай!
2 нче чеби.
Бездә бүген зур кайгы,
Әниебез югалды.
3 нче чеби.
Кояш та юк, караңгылык,
Инде нишләргә безгә?
Кояшка юлны зинһар,
Күрсәтеп бирче безгә.
Ай.
Еракта, бик еракта,
Кояш йоклый таулар артында.
Йолдызлар сезгә юл күрсәтер,
Кояшны табарсыз шунда.
Чебиләр. Рәхмәт, Ай дускай!
Әкиятче.
Бара торгач чебиләр,
Урманда да таң атты.
Яктырып кояш чыкты,
Чебиләр әниләрен тапты.
Барсы да шатландылар,
Кояшта җылындылар.
Рәхмәт әйтеп кояшка,
Кайтыр юлга чыктылар.
(Тавык, чебиләр китәләр.)
Әкиятче.
Менә, нәни балалар,
Әниләрне саклагыз,
Сүзләрен дә тыңлагыз.
Әниләр алар җирдә
Иң кадерле, иң изге
Кешеләр бит гомергә!
Комментарийлар