Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң мөһиме – шәхси тәрбия

(Ата-аналар җыелышында ясалган доклад тексты) Сәйфуллина Гөлназ Фирдәвес кызы,Мөслим районы Тойгелде махсус (коррекция) интернат мәктәбенең информатика укытучысы Хөрмәтле әти-әниләр!Бөек галим, мәгъри...

(Ата-аналар җыелышында ясалган доклад тексты)
Сәйфуллина Гөлназ Фирдәвес кызы,

Мөслим районы Тойгелде махсус (коррекция) интернат мәктәбенең информатика укытучысы


Хөрмәтле әти-әниләр!


Бөек галим, мәгърифәтче һәм язучы Ризаэддин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу сүзләрнең асылына төшенсәң, укытучы һөнәренең нинди җаваплы эш икәнен аңларга мөмкин. Балаларга белем бирүче, гыйлем нуры чәчүче, күңелләренә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы кешеләрнең берсе – ул Укытучы.


Мәктәптә укый башлау – бала тормышында зур вакыйга. Мәктәптә баланың иң якын дусты, киңәшчесе, әлбәттә, укытучы. Укытучы, иң беренче чиратта, бала җанлы, эчкерсез һәм ягымлы булырга тиеш. Җирдә кешеләргә, мәгънәле тормышны колачлар өчен, укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла. Хөрмәтле әти-әниләр! Без, укытучылар, балаларга әти-әниләрен алыштыра алмасак та, шундый ук игътибарлы, назлы, эчкерсез булырга омтылып, аларга белем һәм тәрбия бирәбез.


Һәр дәрес укытучыдан зур ихтыяр көче, тырышлык таләп итә. Шуңа күрә бала укуның авыр һәм катлаулы, әмма кеше өчен бик кирәкле хезмәт икәнен яхшы аңларга тиеш. Ни кызганыч, безнең укучылар, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, махсус интернат-мәктәптә укырга мәҗбүр. Мәктәбебезнең төп максаты – балаларның барлык танып-белү мөмкинлекләреннән файдаланып, аларны социаль тирәлектә мөстәкыйль яши алырлык шәхес итеп әзерләү, тормышка яраклаштыру, тормыш-көнкүрештә кирәк булачак беренчел мөһим күнекмәләр бирү, күнекмәләрне мөстәкыйль тормышта файдаланырга, хезмәт коллективында яшәргә өйрәтү.


Хөрмәтле әти-әниләр! Мин үзем дә һәрбер бала белән индивидуаль якын килеп эшлим, бу минем сәламәтлеге буенча өйдә укырга мәҗбүр булган укучылар турында әйтүем. Хәзер сезне кайбер эш алымнарым белән таныштырып үтәм. Боларны белү сезгә балалар белән өйдә шөгыльләнгәндә ярдәм итәр. Андый укучылар индивидуаль программа буенча шөгыльләнә. Дәресләрдә аларга күбрәк рәсемле карточкалар белән эш бирәм.


Мәсәлән:


1)                рәсемнәр арасыннан кешеләрне, хайваннарны, үсемлекләрне төркемнәргә аерып куй;


2)                рәсем буенча җөмлә (хикәя) төзе;


3)                карточкаларны төркемнәргә аерып сана һ.б.


Мин, һәр дәрескә туры китереп, үземнең методик темадан чыгып, максатлар куярга тырышам. Кайбер укучылар авазларны, сүзләрне дөрес әйтмәү сәбәпле, күбрәк тел кимчелекләрен бетерү юнәлешендә эш алып барам, коррекцияләү эшен уен элементлары белән кызыклы итеп оештырам. Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен аваз, хәреф, иҗек, сүз, җөмлә, тартык аваз, сузык аваз һ.б. терминнарны үзләштерү, хә­рефләрне истә калдырып укырга өйрәнү җиңел эш түгел. Ләкин уеннар ярдәмендә боларның барысын да үзләштерү, алай гына да түгел, моның белән мавыктыру, укуга, белем алуга омтылыш тәрбияләү мөмкин эш. Кул һәм сөйләм моторикасы тыгыз бәйләнештә булуын исәпкә алып, шөгыльләр вакытында бармак моторикасына күнегүләр, сөйләмне хәрәкәтләр белән күрсәтү күнегүләре кертәм. Сезгә дә балалар белән шундый уеннар уйнарга киңәш итәм. Һәр дәрестә өйрәнелә торган материалларны бала күрергә, ишетергә, капшап карарга, тотып уйнарга тиеш. Шуның өчен мин дәресләрдә компьютер технологияләрен дә кулланам. Күбрәк мультимедиа чаралары белән эшлим, бу бигрәк тә, яңа материалны аңлатканда, өй эшен тикшергәндә, дәрес барышында белемнәрне тикшергәндә бик урынлы. Һәрбер дәрескә туры китереп төзелгән презентацияләр дәресне тагын да җанландырып җибәрә, шулай ук дәресне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә. Болай эшләгәндә, бала күреп һәм ишетеп кенә калмый, иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә. Ә эмоцияләр, кичерешләр аша бирелгән белем, үстерелешле укытуның нигезе булып тора Дәресләрдә мәгълүмати технологияләрнең төрле формаларын кулланам. Гомумән, минем укучыларым бу тормышта югалып калмаслар дип уйлыйм. Алар, профессиональ училещега кереп, эретеп ябыштыручы, кондитер, тракторчы-машинист һәм көндәлек тормышта кирәкле башка һөнәрләрне үзләштерерләр дип ышанып калам. Минем коллегам В.Г.Баһауова да әлеге фикерләрне раслар дип уйлыйм. Ул да индивидуаль программа нигезендә, сәламәтлеге буенча өйдә укырга мәҗбүр булган укучыларыбызга белем һәм тәрбия бирә. Диагнозлары бер-берсеннән аермалы буларак, укучыларга эш программаларын сәламәтлекләренә карап , индивидуаль төзи. В.Г.Баһауова индивидуаль якын килеп, баланың белемен тикшерү өчен махсус эзлеклелектә дидактик материаллар әзерли, укучылар математика дәресләрен авыр үзләштергәнгә күрә, ул уен элементларын еш куллана. Тарих, татар әдәбияты предметларын күбрәк фронталь сораштыру белән үткәрә, баланың сөйләм телен үстерү өстендә эш алып бара. В.Г.Баһауова дәресләрне укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштыра.


Махсус интернат-мәктәптә укучы балаларга хезмәт тәрбиясе бирү – авыр эш. Башта күрсәтергә, аннары булышырга, контрольдә тотарга кирәк. Моның өчен үз өстеңдә күп эшләргә, ихтыяр көчеңне эшкә җигәргә, сабыр булырга кирәк. Башта җиңел булмаса да, бала үсеп, хезмәттән тәм таба башлагач күңелле булачак. Кайбер ата-аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?”, “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Әти-әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар, ахыры.


Хөрмәтле әти-әниләр! Җәза бирү һәм баланы мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик уңышсызлык кына китерә. Аңа боерык биргәч, ул буйсынса да, барыбер үзенең фикерендә кала. Шулай булса, бала тормыштан ямь, тәм таба алмас, ул үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерер; яшерен, астыртын булыр, иптәшләре белән аралашудан качар, укытучыдан читләшер. Тәрбия өлкәсендә төп алым – ул ышандыру. Моның өчен аны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.


Хөрмәтле әти-әниләр! Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләренең аерым бер дөньясында гына яшәргә тиеш түгел, алар сау-сәламәт булганнар белән бертигез шартларда белем алырга, эшләргә, яшәргә хокуклы. Бәлки, VIII төр махсус (коррекция) интернат-мәктәбе укучыларыннан атаклы математиклар да, тарихчылар да, яңа ачышлар ясаучы галимнәр дә чыкмас. Безнең өчен иң мөһиме – укучыларыбызның тормышта үз-үзләренә хезмәт күрсәтер дәрәҗәгә җитә алуларын күрү, замана арбасыннан төшеп калмауларын белеп тору мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ