Логотип Магариф уку
Цитата:

Инкарь итүнең төп формалары

(Татар төркеме. III сыйныф)Ләйсән МИНГАЛИЕВА,Казандагы 129 нчы рус-татар урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидатыДәреснең бурычлары...

(Татар төркеме. III сыйныф)


Ләйсән МИНГАЛИЕВА,
Казандагы 129 нчы рус-татар урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты

Дәреснең бурычлары
Белем бирүдә: җөмлә төрләре буенча алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
Фикерләү сәләтен үстерүдә: укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
Тәрбияләүдә: туган телгә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.
Планлаштырылган предмет нәтиҗәләре: раслау, инкарь жөмләләрне куллана белү.
Планлаштырылган шәхси нәтиҗәләр: аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре).
Планлаштырылган метапредмет нәтиҗәләр: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү һәм аера белү.
Төп төшенчәләр: раслау, инкарь итү, сүзтезмә, җөмлә.
Материал: Татар теле. Рус телендә гомуми башлангыч белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылары өчен дәреслек. III сыйныф / Ф.Ф.Харисов, Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013; таратма материал (текст, биремнәр язылган карточкалар).
Укыту ресурслары: презентация, проектор тактасы (экран), http://balarf.ru/ → http://tatarschool.ru/ → http://tatarschool.ru/tt3/index.html;
Укыту алымнары: укытучы сүзе, сайлап язу, сәнгатьле уку, әңгәмә, эзләнү, такта янында һәм мөстәкыйль эшләү.
Дәрес тәртибе
I. Оештыру өлеше
Дәреснең кыскача эчтәлеге, эшләнәсе эшләр турында әйтү. Укучыларга эзләнүле ситуация тудыру (Ф.Яруллин «Ике кеше» шигыре (http://tatarschool.ru/tt3/index.html.).
II. Актуальләштерү
Проектор тактасына биремнәрне үтәү; җөмлә һәм аның әйтү максаты буенча, чынбарлыкны раслау яисә инкарь итү ягыннан төрләрен искә төшерү (http://tatarschool.ru/tt3/index.html).
III. Укыту мәсьәләсенең куелышы
Инкарь итүнең төп формаларын Бөек Ватан сугышына багышланган текст ярдәмендә өйрәнү (инкарь җөмләләр). Проектор яисә таратма материал. Сайлап язу.
IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне үзләштерү
Төркемнәрдә тест биремнәре эшләү.
V. Ныгыту
Г.Тукайның «Сөткә төшкән тычкан» шигырендә раслау һәм инкарь җөмләләрне аеру. Такта янында һәм дәфтәрләрдә эш (http://tatarschool.ru/tt3/index.html).
VI. Йомгаклау
1. Рефлексия. Эзләнүле ситуациягә әйләнеп кайту, нәтиҗәләр чыгару, йомгак ясау.
2. Билгеләр кую.
VII. Өйгә эш
Г.Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигыре белән танышырга һәм тексттан биш инкарь җөмлә күчереп язарга (http://tatarschool.ru/tt3/index.html).
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше (дәреснең башламы)
– Исәнмесез, укучылар! (Исәнмесез! Саумысыз!)
– Кәефләрегез ничек? (Кояшлы иртә кебек! Татар телен, ана телен өйрәнергә дип килдек!)
– Бүген дәресебезнең кунагы бар. Таныш булыгыз, бу – Марат (экранда http://tatarschool.ru/tt3/index.html). 2 нче слайд
– Аның сезгә бер бик мөһим сорау белән мөрәҗәгать итәсе килә. Әйдәгез әле, проекторга күз салыйк, Маратның кайгысы нидә икән? (Ф.Яруллинның «Ике кеше» шигырен тыңлау.)
– Укучылар, Марат нәрсәгә зарлана? (Җаваплар.)
– Нинди ике кеше турында сүз бара?
– Аның уңышсызлыгы кайсы сүзләр аша күрсәтелә? (Бик еш «белмим» сүзе кабатлана.)
– Һәр дүртьюллыктагы җөмләләр үзара нинди мөнәсәсбәттә торалар? (Капма-каршы мөнәсәбәттә: җөмләләрнең беренче өлешләре чынбарлыкны раслый, ә икенче өлешләре чынбарлыкны инкарь итә.)
– Маратның икенче ярты ягын ничек төзәтергә була? (Җаваплар.)
– Сездә дә шундый икенче кеше яшиме? (Җаваплар.)
II. Актуальләштерү
– Без сезнең белән әйтү максаты, чынбарлыкны раслау, яисә инкарь итүләре буенча җөмлә төрләрен алдагы дәрестә өйрәнә башлаган идек. Әйдәгез әле, гомумән, җөмлә турында исебезгә төшерик.
– Нәрсә соң ул җөмлә? (Җаваплар.)
– Экранга карагыз әле. Андагы биремнәрне укып, телдән җавап бирергә әзерләнегез, кагыйдәләр белән танышыгыз (http://tatarschool.ru/tt3/index. html). 3–5 нче слайдлар
– Ә хәзер, белемнәребезне тикшерү максатыннан, тест биремнәре үтәп алырбыз.
(Экранда тест биремнәре тәкъдим ителә. Укучылар сорауларга җавап бирәләр. Билгеле бер критерийларга нигезләнеп, үз белемнәрен тикшерәләр һәм бәялиләр.) 6 нчы слайд
1. Билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз яки авазлар тезмәсе ...
а) сүз ә) җөмлә б) сүзтезмә
2. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе ...
а) сүзтезмә ә) тезмә сүз б) җөмлә
3. Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә – ...
а) хикәя җөмлә ә) сорау җөмлә б) боерык җөмлә
4. Сөйләүченең берәр эшне башкарырга яки аннан тыелырга кушуын ... җөмлә белдерә.
а) хикәя ә) сорау б) боерык
5. Эмоциональ яктан бизәлеп, көчле тойгы интонация белән әйтелә торган җөмлә – ...
а) тойгылы җөмлә ә) боерык җөмлә б) сорау җөмлә
– Укучылар, җавапларны тикшереп алабыз һәм үз-үзебезне бәялибез.
• Хатасыз – «5»ле
• 1–2 хата – «4»ле
• 3–4 хата – «3»ле
Кабатланасы материал. 7 нче слайд
Җөмлә – синтаксисның төп берәмлеге. Ул уй-фикерне, сорау, өндәү, тойгыны хәбәр итә, тәмамланган интонация белән әйтелә; әйтү максаты ягыннан җөмләләр хикәя, сорау, боерык (өндәү) һәм тойгылы җөмләләргә бүленә; хикәя җөмлә – хикәяләү интонациясе белән, сорау җөмлә сорау интонациясе белән, борык җөмлә – боеру интонациясе белән әйтелә; өчесе дә, тойгы белән әйтелеп, тойгылы җөмлә барлыкка килә.
III. Укыту мәсьәләсенең куелышы
Текст белән танышу 8 нче слайд
Бөек Ватан сугышы халкыбыз өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы Ватанын сакларга күтәрелде, шуңа күрә дә бу сугыш Ватан сугышы дип атала да. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу сугышта ватандашларыбыз җиңүче булып кайтты. Алар фашизм алдында куркып калмады, тез чүкмәде. Илебезне генә түгел, бөтен дөньяны фашизм коллыгыннан коткарды.
71 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Бүген без ирекле, дошманнардан азат илдә яшәвебез өчен бик бәхетле. Ләкин шул ук вакытта безгә бик күңелсез дә... Күпме сабый әтисез, күпме ана баласыз, күпме кызлар, күпме хатыннар тол калды ул елларда!
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел.
Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.
– Укучылар, составында аерып бирелгән сүзләр булган җөмләләргә игътибар итегез. Бу чынбарлыкны раслау яисә инкарь итү буенча нинди җөмләләр? (Инкарь җөмләләр.)
– Алар чынбарлыкны бөртөрле итеп кире кагамы, әллә төрлечәме? (Төрлечә.)
– Димәк, инкарь итүнең төрле формалары бар икән. Үткән дәрестә без бу төр җөмләләрне бары тик чынбарлыкны кире кагу ягыннан гына өйрәнгән идек, ә инде бүген инкарь итүнең ясалыш юлларын өйрәнербез. Тексттагы аерып бирелгән сүзләр булган җөмләләрне дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз. Аларда чынбарлыкны кире кагу нәрсә ярдәмендә бирелгән, астына сызыгыз. (Сайлап язу.)
– Ф.Яруллин шигырендәге төп геройның яртысы тормыштагы авырлыклардан курка, алардан кача, аларны кире кага. Бу – аның көчсезлеге, начар ягы. Ә бу текстта исә бөтенләй башка. Ничек уйлыйсыз, бу инкарь җөмләләр Ф.Яруллинның шигырендәге кебек пессимистик рух тудыралармы? (Юк, патриотик хис уяталар.)
– Димәк, инкарь җөмләләр текстка төрле эмоциональ төсмер бирәләр. (Бөек Ватан сугышы, патриотик тәрбия турында сорау-җавап формасында әңгәмә.)
Кагыйдә чыгару. 9 нчы слайд
Чынбарлыктагы күренешләрне раслый я инкарь итүгә бәйле рәвештә җөмләләр раслау һәм инкарь җөмләләргә бүленәләр. Инкарь җөмләләр эш яки хәлнең булмавын, үтәлмәвен хәбәр итә, ә раслау җөмлә – киресенчә. Инкарь җөмлә фигыльләрнең юклык төре (-ма/-мә, -мый/-ми), түгел, юк сүзләре, -сыз/-сез кушымчалары ярдәмендә, раслау җөмлә фигыльләрнең барлык төре белән ясала.
(Укучылар дәреслектәге (135 нче бит) кагыйдә белән танышалар.)
IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне үзләштерү
Такта янында һәм дәфтәрләрдә эш.
Төркемнәрдә эшләү. (Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Һәр төркемгә дәрес темасы буенча биремнәр тәкъдим ителә.) 10 нчы слайд
1 нче төркемгә бирем
1) Җөмләнең төрен билгеләгез.
Телләр белгән – илләр белгән.
а) раслау ә) инкарь
2) Инкарь җөмләне табыгыз.
а) Безгә китәргә кирәк.
ә) Көн салкын.
б) Хәерле иртә, күтәрелеп килүче кояш.
в) Бу турыда әнигә әйтте юк.
2 нче төркемгә бирем
1) Җөмләнең төрен билгеләгез.
Боз әле калын түгел.
а) раслау б) инкарь
2) Раслау җөмләне табыгыз.
а) Безнең өчен бу сорау – сорау түгел.
ә) Су тирәнәя төште.
б) Ат карышмады.
в) Әбине һич онытасым юк.
(Җаваплар тыңлана һәм әзер шаблон буенча бәяләнә.)
V. Ныгыту
– Укучылар, без бүген дәрестә Ф.Ярулинның «Ике кеше» шигырендәге уңай һәм тискәре сыйфатларны үзенә туплаган малай, якынлашып килгән Җиңү көне турында сөйләштек. Ә хәзер тагын бер персонаж белән танышыйк әле. Бу – бөек татар халык шагыйре Г.Тукайның (быел аның 130 еллык юбилеен каршы алырга җыенабыз) «Сөткә төшкән тычкан» шигырендәге тычкан. Аның да уңай һәм кире якларын билгелик. (Экранда http://tatarschool.ru/tt3/index.html) 11 нче слайд
– Мин сезгә шигырь текстын таратам. Шул текстларда раслау җөмләләр янына – «Р» хәрефен, ә инкарь җөмләләр янына «И» хәрефен куегыз. Инкарь җөмләләрдәге чынбарлыкны кире кагу формасының астына сызыгыз. (Парталарда парлап эшләү.)
Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы – тычкан
Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән.
Йөзеп карый табакта арлы-бирле – һич чыгып булмый!
Сыек сөт бит – бата, һич тә табактан ычкынып булмый.
Йөри тычкан, йөзәдер, тик торып булмый, йөрәк түзми,
Йөзәдер аркылы, буйга, котылмактан өмид өзми.
Тырышмак бушка китми бит, бераздан соң була уңгай
Бу тычкан шулкадәр йөзгән, куерган сөт тә булган май.
Хәзер бит батмый, тычкан киерелеп майга аяк баскан –
(Җаваплар тыңлана һәм әзер шаблон буенча бәяләнә.)
VI. Дәрескә йомгак:
– Без бүген нәрсәләрне өйрәндек? Бу җөмләләрне белү безгә ни өчен кирәк? (Җаваплар.)
VII. Өй эше
– Бала порталына кереп, Г.Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигыре белән танышырга һәм тексттан биш инкарь җөмлә күчереп язарга (http://tatarschool.ru/tt3/index.html) 12–13 нче слайдлар
Эш беткәч уйнарга ярый
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.
Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.
Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:
«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»
Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала.
Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».
Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.
Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»
Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала:
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.
Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»
Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.
Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»
Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.
Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».
Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны – барсыны.
Чыкты йөгреп бакчага: «Иә, кем чакырды, дип, мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»
Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш,
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;
Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.


Презентация. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ