Логотип Магариф уку
Цитата:

Җанымда яши мөгаллимлек...

Силүзә Нәҗип кызы МУРЗИНА,Мөслим районы Әмәкәй урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика, информатика укытучысы. Эш стажы- 23 ел.Әгәр битарафның күңелендә кызыксыну уята алсаң, икеләнгәнне...

Силүзә Нәҗип кызы МУРЗИНА,

Мөслим районы Әмәкәй урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика, информатика укытучысы. Эш стажы- 23 ел.


Әгәр битарафның күңелендә кызыксыну уята алсаң, икеләнгәнне ышандырырга һәм көчсезләрне якларга сәләтле булсаң, үз эшеңне яратсаң – син укытучы! Минемчә, укытучы - гомерен шушы һөнәргә багышлаган һәр кешедән бетмәс-төкәнмәс яшәү көче, зур иҗади потенциал, күңел киңлеге, балаларга чиксез мәхәббәт һәм үз эшеңә тугрылык таләп итүче иң изге һәнәрләрнең берседер.


Укытучы булу җиңел түгел! Тик балачакның якты хыяллары белән бергә үрелгән, яратып башкарылган хезмәт кенә гомерең буе бер сукмактан атларга көч бирә торгандыр, мөгаен. Заман укытучыны нинди генә катлаулы сынаулар алдына куймасын, балаларның ышаныч тулы күзләре сиңа төбәлгәндә, килер буыннарның белеме, әхлагы, рухи һәм физик сәламәтлеге өчен җаваплылык тойганда сайлаган юлыңның нинди абруйлы һәм мөһим булуының бар нәрсәдән өстен икәнлегенә инанасың.


Бу якты дөньяга һәркем үз язмышы, үз бәхете белән туа. Минем язмышым балачак иле буйлап катлаулы да, мавыктырыч та булган математика, информатика фәне сукмакларыннан атлавым белән бәхетле. Шатлыклы һәм дулкынландыргыч мизгелләргә гаҗәеп бай булган, борчу–мәшәкатьләр белән тулы 23 еллык балачаклы хезмәт юлым артта калган. Бу вакыт эчендә үз фәнемне укытуның күп төрле ысуллары, нәтиҗәле алымнары табылган һәм кулланылган. Тик һәр дәрес саен укучыларны чын тормышка якынайтырлык, уйга салырлык мәсьәләләр эзләү халәтеннән аерыла алмыйм. Дәрес бит ул кыңгырау белән башланып, кыңгырау белән тәмамланса да, һәр баланың акылы һәм күңеле түрендә үз эзен сала. Укучыга үз-үзен табарга, беренче һәм иң мөһим ачышын – үзенең сәләтләрен, ә бәлки талантын ачарга ярдәм итү– минем укытучы буларак төп бурычым. Бу бурычны үтәү тирән белем, педагогик осталык таләп итә. Дәресне кызыклы һәм матур итүнең гаять күп төрле заманча ысуллары бар, тик бу юлда иң әһәмиятлесе олы максатыңа омтылыштыр, минемчә. Математика- “фәннәр патшасы”. Аның катлаулы серләренә төшенү –зур шатлык, ә математиканы укыту – горурлык, математиканы һәм информатиканы кызыксынып өйрәнүче, аны яратучы укучылар тәрбияләү - бәхет шул була түгелме?! Тәрбия исә дөреслек, гаделлектән башка була алмый. Дөреслеккә илтүче юл берәү генә- балаларга, үз фәнеңә тугрылык һәм таләпчәнлек. Балаларга күңел җылысы, үз кирәклеген тою мөһим. Шул хисләргә нигезләнгән аралашу гына күп еллар дәвам итә ала. Әгәр укучым миндә фән укытучысын гына түгел, тормыш укытучысын да күрә ала икән, мин гомеремнең ахырына кадәр шушы юлга хезмәт итәргә әзер.


Дүшәмбедән шимбәгә кадәр яки дәрестә генә укытучы булып булмый ул. Укытучы кайгыртуы, мәхәббәт кебек ял көннәрен белми. Намуслы тырыш хезмәтем, әхлаклы тормыш рәвешем, йорт- җиремдәге тәртип һәм чисталык, балаларымны игелекле һәм белемле итеп үстереп канат бирү, дан-шөһрәт, дәрәҗәгә омтылулар түгел, ә укучыларымның, ата-аналарның һәм авыл халкының ихтирамын тоеп яшәү - авыл укытучысын бизи торган сыйфатлар буларак мин шуларга омтылып яшим. Шуңа күрә укучыларым белән очрашу урыны мәктәп кенә түгел, ә бар җылысын һәм яратуын балаларга бирүче ачык йөрәгем һәм керсез күңелем.


Авыл мәктәбендә сыйныфтагы укучыларның аз санлы булуы да, дәрес өчен кирәкле әсбапларның иске яки гел булмавы да, авыл баласының дәрестән тыш өстәмә белем алу мөмкинлеге җитәрлек булмау да, БДИ га кагылышлы проблемалар да, авыл укытучысы өстенә өелгән мең төрле, җәйге ял вакытында да тынгылык бирми торган мәшәкатьләр дә моңа комачау итә алмый, әлбәттә.Тик мәктәптә балаларның шат авазлары гына тынмасын, ябылмасын иде авыл мәктәбе!


...Кыңгырау шалтырый, эш көне тәмам, ә иртәгә тагын дәрес. Кыңгыраулар һәм дәресләр минем язмышымда тагын күпме булыр? Бары шунысы ачык: бу дөньяда минем юлым бер- мәктәп, укучылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ