Җирдәге тормыш хакына
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылапФлера ХӘЙРЕТДИНОВА,Азнакайдагы 9 нчы урта мәктәп укытучысы Хәрби комиссариат мәгълүматларына караганда, безнең Азнакай һәм Тымытык хәрби комиссариатыннан Бөек Ватан суг...
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
Флера ХӘЙРЕТДИНОВА,
Азнакайдагы 9 нчы урта мәктәп укытучысы
Хәрби комиссариат мәгълүматларына караганда, безнең Азнакай һәм Тымытык хәрби комиссариатыннан Бөек Ватан сугышына 9668 якташыбыз алына. Аларның 4818е Ватан азатлыгы өчен башларын сала һәм хәбәрсез югала. 4850 кеше туган якларына әйләнеп кайта. Сугыш еллары ераклаша бара, ветераннар сафы да көннән-көн сирәгәя. Еллар үткән саен, халкыбызның сугышчан батырлыгы да тоныкланмасмы?! Юк, моңа юл куярга ярамый. Безнең максат – ул дәһшәтле көннәр гарасатын кичергән якташларыбызның истәлекләрен дәресләрдә, тәрбия сәгатьләрендә яшь буынга җиткерү.
«Сугыш өчен тумаган идек тә...»
Бөек Ватан сугышы еллары еракта калса да, сугыш дәһшәтен иңнәрендә күтәргән ветераннарыбыз бу афәтне мәңге хәтерләреннән җуймас. Сугыш гарасаты эчендә исән калуны, яшәүнең никадәрле кадерле икәнен үз җаннары аша үткәргән 19–20 яшьлек чәчкә кебек кызлар булган бит алар. Алар дигәнем – Балтач авылыннан бергә яу кырына киткән өч дус кыз. Шуларның берсе – Миңсылу апа Хөснуллина. Башта сүзем аның турында.
Әйе, сугышның беренче елларында Әсма, Рәисә һәм Миңсылу Казандагы 40 нчы корал җитештерү заводында хезмәт «чирканчыгы» алырга өлгергән була инде. Фронтка китү теләге белән янган бу өч кыз, авылга кайткач, хәрби комиссариатка үзләрен сугышка җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Дусларның үтенече канәгатьләндерелә: авылдашлары аларны 1943 елның ямьле май аенда озатып кала. Озатучылар арасында Миңсылуның әле күптән түгел генә сугыштан яраланып кайткан Мөнәвир абыйсы да була. «И апаем, мин яраланып кайттым, син исән кайтырсың микән, күрешербез микән?!» – дип, култык таяклары ярдәмендә генә йөри алган абыйсы сеңлесен елый-елый озатып кала. Кызганыч, аларга яңадан күрешү насыйп булмый.
Әле чын-чынлап ут эченә кергәнче, өч айлап Казанда юл төзү эшләрендә эшли кызлар. Тора-бара аларның юллары аерыла. Миңсылу Шакир кызы Беренче Белоруссия фронтына җибәрелә. Зенит артиллерия полкының СОН-2 батареясында телефонист булып хезмәт итә ул. Аларны телефон, телеграф белгечлекләренә укыталар, ату кораллары белән эш итәргә өйрәтәләр.
Дошман самолетлары күренүгә, телефонистлар тревога бирә. Күктә күренгән һәр очкычны тикшерү дә алар вазифасына керә. «Тревога бирелгәч, үзебез дә окопларга чыгып ята идек», – дип искә ала утлар-сулар кичкән Миңсылу апа.
Шагыйрь әйткәндәй, «сугышта үлем каршыңа килә». Берчак шулай Миңсылуга үткәргеч чыбык алып кайтырга туры килә. Арттан берсенең: «Сылу, анда барма!» дигән кисәтүен ишетеп, читкә тайпылуга, каяндыр шул урынга бер яшь солдат кыз йөгереп тә килеп керә, Миңсылуның күз алдында ук снаряд аны туфрагы-ние белән бергә алып ата...
Фронт сызыгы гел алга, көнбатышка күчә бара. Польшага кереп, Варшава җирләрен үтеп, Одер елгасы янына җиткәч, сугыш бетү хәбәрен алалар алар.
– Кырыс сугыш шартларында без еш күченеп йөрдек. Яңа урынга килү белән окоплар казып, орудиеләрне урнаштырып сугыша башлауга, тагын күченеп китәргә туры килә иде. Польша җирендәге сугышлар бик авыр булып хәтергә сеңеп калган, – дип истәлекләрен барлый ветеран. – Варшавадагы ярым җимерек йортларда 12–15 яшьлек немец балалары яши иде. Һәрвакыт җитәкләшеп йөрерләр иде үзләре. «Сез, руслар, безнең әти-әниләрне үтердегез, безгә тимәгез», – дип елыйлар иде. Аларга карап, безнекеләр дә шулай йөриләр микән дип, йөрәкләр өзгәләнә иде. Яңадан андый сугышлар булмасын берүк! Нишлисең, безнең буынга тормышның ачысын күбрәк татырга туры килде. Сугыш өчен тумаган идек тә...
1948 елда Миңсылу, үзе шикелле фронтовикка – тыныч, сабыр холыклы Әгерҗе авылы егете Салихҗанга кияүгә чыгып, матур тормыш кора.
– Әтиебез фронтта бер кулын калдырып кайтканга күрә, сабый чакта мин әти кешеләрне бер генә куллы буладыр дип уйлый идем, – дип сүзгә кушыла Миңсылу апаның кызы Гөлсирена, – үсә төшкәч, дусларымның әтиләренең ике куллы булуын күреп бик гаҗәпләнгән идем.
Язмышның әнә шул сынавы алдында да сыгылып төшмәгән Салихҗан. Балта эшенә маһир, булдыклы гаилә башлыгы тормыштагы таянычы – Миңсылуы белән Азнакайга килеп, яңа урында бер дигән йорт-җир җиткергәннәр. Өрлектәй ике ул, чибәр, ягымлы ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Тормыш йөген өйдә генә түгел, хөкүмәт эшендә дә бергәләп тартканнар Хөснуллиннар. Озак еллар буе, иңне иңгә куеп, УРСта намуслы иҗтиһат итеп, лаеклы ялга чыкканнар.
Гомер юлында Миңсылу апа акыллы, сабыр килен дә, ачык күңелле, пөхтә һәм эшчән әни дә, ирен яратучы назлы хатын да... Бәхетләре түгәрәк булып, пар күгәрченнәрдәй яшәп ятканда Салихҗан ага дөнья куя. Вакыт агышы җәрәхәтле күңелне ямагандай итә. Тик алда кайгының тагын да аянычлырагы сагалап торган икән. Баланың баласы балдан татлы, диләр. Әнә шул «балдан татлы» балигъ булган ике оныгын бер-бер артлы югалту фаҗигасе Миңсылу апаның сәламәтлеген соңгы елларда ярыйсы гына какшаткан.
***
Язмамның башында телгә алынган сугышчан кызларның икесе – Әсма белән Рәисә апалар да туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. Гомер буе очрашып-күрешеп, кунакка йөрешеп яши алар.
Алдагы сүзем шул өчлекнең икенчесе – II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале һәм башка бүләкләр иясе Рәисә Хаҗимөхәммәт кызы Хәкимова турында.
Чал чәчле ветеран хатирәләре
... Авыл Советы секретаре повестка китереп тоттыргач, Рәисә күңеле белән олыгаеп киткәндәй була. Әле кичә генә җәйге табигать хозурында авылдашлары белән бергә печән җыюлар да, кичен яшьләр белән урам әйләнүләр дә аның өчен дөньяның теге ягында кала. Әнә шул матур төшне хәтерләткән көннәрне уйлап, хәзер чынбарлыкта яшәргә кирәк...
Фронтка алуларын сорап гаризаны Рәисә Хәкимова үзе язган иде. 1943 елның 16 июленнән яшь кыз өчен аяусыз, кырыс чынбарлык башлана. Казанда өч айлык юл төзү эшләреннән соң, ул 1872 нче зенит-артиллерия полкына тәгаенләнә. Күпмедер дәрәҗәдә сугыш серләренә өйрәтелгәч, беренче мәртәбә солдат шинеле кигән Рәисәләр полкын, ант кабул иттереп, 1944 елның гыйнвар башында сугышка озаталар. Сугышның чын йөзен Вязьма шәһәренә килеп кергәч күрәләр алар. Йорт урыннарыннан чокырлар гына торып калган, ул җирләрдән кара төтен күтәрелә...
Бу күренешләр, кышкы суык белән бергә кушылып, тәнне генә түгел, җанны да өшетә.
Р.Хәкимова хезмәт итә торган полк Смоленскида 574 нче зенит артиллерия полкын тулыландыра. Сугыш кирәк-яраклары белән җитәрлек тәэмин ителеп, алар шәһәрдән ерак түгел зур әһәмияткә ия бер станцияне саклыйлар.
«Сугышта мин разведчик булдым. Өч разведчик, бер-беребезне алыштырып, дүртәр сәгать постта торабыз. Самолет тавышы ишетелүгә, тревога бирәбез. Кирәк булганда, артиллеристка снарядлар да биреп тора идек. Сугыш бит ул шундый нәрсә: бер мизгел эчендә бөтенесе асты-өскә килергә мөмкин, тупчылар һәлак булса, алар сафына үзебезгә басарга туры килгән чаклар да булды, – ди ветеран. – Иң тетрәндергеч сугышларның берсе Витебскины алганда булды. Бу – 1944 елның июле иде. Хәрәкәттәге армиягә партизаннарның да көче өстәлде. Безнең полк бер зур объектны саклады. Андагы сугыш мәхшәрен сөйләп аңлата торган түгел. Витебскины азат итүгә, качаклар (шәһәр кешеләре) кайта башлады. Кайсысы баласын күтәргән, кайсысы зур-зур төеннәрен аркаларына аскан... Әнә шулай үзләренең йорт урыннарын, нигезләрен карап, эзләп йөриләр. Анда елау-сыктау тавышлары...».
Алар полкы алга таба, Орша, Борисово шәһәрләрен илбасарлардан азат итүдә катнашып, көнбатышка таба хәрәкәт итә. Чикне үтеп, Польша аша Германия җирләренә керәләр.
Җиңү алып килгән төн Рәисә апа күңелендә матур бер истәлек булып саклана.
– Без Германиянең Франкфурт шәһәрен азат итүдә катнаштык. Одер елгасы аша үтә торган күперне немецлар шартлатканнар иде. Шәһәрне алгач, безнекеләр аны төзекләндерде. Безгә шул урынны сакларга туры килде.
Ветеран күз яшьләре аша әкрен генә дәвам итте:
– 9 май, төнге сәгать берләр тирәсе. Мин постта торам. Бернинди ату тавышы да ишетелми. Күңелгә шом сала, куркыта торган ниндидер сәер тынлык. Элемтәче миңа тревога бирергә кушты. Ул әйткәнне үтәдем. Землянкалардан чыгып, солдатлар сафка тезелде. Батарея командиры алга чыгып: «Долгожданный день наступил, красноармейцы! Мы победили! Ура!» – дип кычкырып хәбәр итүгә, кулларын өскә күтәрде, һәм минутына 250 снаряд ата торган пушкадан залп бирдек. Ул сөенечне мәңге онытасым юк...
Ә сугыштан кайту вакыйгасын Рәисә апа менә болай сөйли:
– 1945 елның 18 июлендә батарея командиры безне демобилизацияләү турында фәрман укыды. Аннан машиналар белән поездга алып киттеләр. Вагоннар кып-кызыл төстә иде, җиңүгә багышлап язылган төрле плакатлар элгәннәр. Сафка тезелдек. Командирлар безгә хәерле юл, исәнлек-саулык теләде. Аннан музыка уйнап җибәрде. Шулай итеп, без көнбатыштан Мәскәүгә юл алдык. Балтачка алдан хәбәр ителгән булган икән, мине Бөгелмәдән җигүле ат белән каршыладылар. Бүгенгедәй күз алдымда: зәңгәр киндер күлмәк кигән әнием мине күрүгә: «Исән-сау кайттыңмы, кызым?» – дип елап та җибәрде, җиргә сыгылып та төште. Минем авылга кайтып төшүем халык өчен зур шатлык булды. Җыелышып өйгә килделәр. Кайберләре үзләренең уллары, ирләре турында: «Безнекеләрне күрмәдеңме, очратмадыңмы?» – дип елый-елый сораштырдылар. Өрлектәй таза, сау-сәламәт өчәр-дүртәр улы сугышта ятып калган гаиләләр дә бар иде бит. Минем әтием 1894 елгы иде, фронттан исән-сау кайтты.
Чал чәчле ветеран сугыш вакыйгаларының елын, көнен генә түгел, сәгатенә кадәр төгәл белеп, хәтер йомгагын сүтә. Мин аның зиһенлегенә сокланып, ул сөйләгәннәрне дәфтәремә терким. Шул япь-яшь кыз бала иңнәренә никадәр батырлык, кыюлык, тәвәккәллек сыйган! «Рәисә апа, сугышта курка идегезме?» – дип кызыксынуыма: «Бернәрсәдән дә курыкмадым, бары пленга эләгүдән генә курыктым мин, үскәнем», – дип җавап бирә ул.
Рәисә апа һөнәре белән дә кешеләргә шатлык-куанычлар гына китергән. Төзүче һөнәренә гомере буе тугры калып, күпме йортларга аның кул хезмәте белән бергә күңел җылысы да кергән.
Чал чәчле ветеран Рәисә апа Сирень белән кызы Хөршидәнең матур гаиләләренә, оныкларының уңышларына куанып яши.
Ил күргәнне ир күрер
...Табигать купшы яшеллектә. Кояшлы эссе көннәр. Утлы карашлы, атлас кебек елкылдап торган кара-көрән төстәге җигүле ярсу айгыр аларның капка төбенә кайтып туктый. Өстенә ак күлмәк, башына җәйге җиңел эшләпә кигән баһадир гәүдәле Вагыйз абый җәһәт кенә тарантасыннан сикереп төшә дә атын капка баганасына бәйли. Ул арада шул тирәдә уйнап йөргән без – бала-чагага шаян сүзләрен җиткерергә дә өлгерә... Күп тә үтми, күңелгә ятышлы тояк тавышлары чыгарып, җигүле ат кабат авыл башына таба элдерә. Белеп торабыз: күршебез агроном Вагыйз абый янә басу-кырларга ашыга.
Әлегәчә матур бер хатирә булып күз алдында әнә шул балачак манзарасы саклана.
***
Гүзәл табигатьле, боргаланып-сыргаланып аккан Ык елгасы янына урнашкан Сарлы авылында Миңсылу һәм Әхмәткәрим Әминовлар гаиләсендә 1924 елның салкын февраль аенда дөньяга килә ул. Авыл малайларына хас булганча, елга-күлләрендә су коенып, балык тотып, әти-әнисе хуҗалыгында ярдәмләшеп үскән яшүсмер сугыш чыгасы елны урта мәктәпне тәмамлый. Аннан Яшел Үзән ФЗӨсенә укырга җибәрелә. 1942 елның сентябрендә улын фронтка Бөгелмәдән озатып калган Әхмәткәрим абзыйның, күрәсең, теләкләре күк капусы ачылган чакка туры килгәндер: Вагыйз Әминов 1944 елның апрелендә туган якларына кайтып төшә.
– Моннан киткәндә безнең вагондагыларны Хәрби-Диңгез Флотына тәгаенләгәннәр иде. Сугышның мәхшәре юлда барганда ук башланды: фашистлар безне Ярославль белән Ленинград арасында төнлә утка тоттылар, – дип башлый сүзен фронтовик, дәһшәтле көннәр хатирәсен яңартып. –Паромнар белән Ладога күлен кичеп Ленинград ягына чыккач, безне янә тикшерделәр. Мин диңгез пехотасының 470 нче артиллерия батареясына эләктем...
Берчак шулай артиллерист Әминов төнге посттан блиндажга кайтып керүгә, дошман һөҗүм башлый. Авыр бомбаларның төшеп шартлавыннан җир селкенә, сазлыклы урыннарда күлчекләр барлыкка килә. Ул арада посттагы иптәше яраланып та өлгерә. Каяндыр дошман самолеты килеп чыга да агач биеклеге генә өстә очып йөри башлый. Әминов югалып калмый: берничә мәртәбә винтовкадан атып, тәреле «козгын»ны бәреп төшерә. Әле аннан соң да тагын ничаклы кыю хәрби бурычлар үтәлгән!
Ә иң авыр сугышларның берсе 1943 елның көзендә Синявино биеклеген алганда була. Дошманның алгы сызык траншеялары алардан 50 м чамасы гына ераклыкта. Кара-каршы атышта һавага күтәрелгән туфрактан тирә-якны караңгылык баса, бер җирдә бернәрсә күренми, әйтерсең, җир белән күк бергә тоташ. Бу мәхшәрдә тәвәккәл, кыю командирлары да һәлак була. Вагыйзнең күз алдында мина ярчыгы берничә солдатның җанын кыя. Чираттагысы артиллерист Әминов кулбашына эләгә. Шул яраланудан госпитальләрдә озак вакыт дәваланганнан соң ул, II группа инвалид булып, туган ягына озатыла.
Сугыштан исән кайту шатлыгына тыныч тормышка сусау, киң кырларда икмәк үстерү теләге дә өстәлә. Шулай булмыйни, Ленинград блокадасында тәүлегенә 125–250 г ипи (аңа да тары кибәге кушылган) ашаган, тире белән сөяктән генә торган, кеше төсе калмаган ач-ялангачларны күрү – аның күңеленә авыр таш булып яткан. Авылда да хәлләр яман: һәркайда фәкыйрьлек, мохтаҗлык... Ипекәйгә табыну аны иген үстерү юлыннан алып киткәндер дә инде. Башта агротехниклыкка укый, аннан колхоз рәисләре әзерләү мәктәбендә һәм, ниһаять, читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында белем ала.
– Сугыштан соңгы елларда колхозның 40 процент чәчүлек җирләре ташландык хәлдә иде. Берничә ел эчендә барысын да әйләнешкә керттек, – дип искә ала ветеран. – Тора-бара безнең «Алга» колхозы һәр тармак күрсәткечләре буенча да районда беренче бишлеккә керде. Өстәвенә, күрше хуҗалыклардан бер килограмм гына булса да артык уңыш аласы килә иде, – ди ул, уенын-чынын бергә кушып, һәм моңа ирешелә дә. 70 нче еллар ахырында көзге бодайның гектарыннан 39–40 ц уңыш җыеп алына.
Агроном булу өстенә, партия оешмасын да җитәкләгән, кирәк чагында зоотехник, икътисадчы вазифаларын да башкарган Вагыйз аганың күн тышлы калын-калын дәфтәрләрендә тормыш елъязмасы кебек көндәлекләре, уңыш күрсәткечләре...
Әнә шулай агрономия өлкәсендә генә дә 40 елдан артык армый-талмый эшләгән авылыбызның мөхтәрәм кешесе Вагыйз ага Әминовның хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяләгән. Күп санлы Мактау кәгазьләре, орден-медальләре... 1966 елда «Почет билгесе» орденына, 1970 елда «Татарстанның атказанган агрономы» исеменә лаек булу, 4 мәртәбә СССР һәм Татарстан Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәләрендә катнашып, бронза медальләргә һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булу...
Әлбәттә, гомерен Җиргә багышлаган зирәк акыллы, ил-көн яңалыкларыннан да хәбәрдар аксакалны күмәк хуҗалыкларның бүгенге хәле, крестьян хезмәтенең түбән бәяләнүе дә борчый. Туендыручыбыз – Җир-ананың пычрануына да җаны әрни аның.
Олы дөньяның бер почмагы булган туган авылында күңелен кузгатырдай вакыйгалар булдымы, алар шигырь булып бөреләнеп, калын-калын дәфтәрләрендә урын ала. Аларда Сарлының үткәне, тарихы.
Аның иҗат җимешләрен республика матбугаты битләрендә дә очратырга мөмкин.
Комментарийлар