Җитмәгән саннарны ничек табарга?
(III сыйныф)Венера ХӘЙРЕТДИНОВА,Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыМаксат:− мәсьәләдә җитмәгән саннарны таба белергә өйрәтү;− укучыларның мәсьәләләр төзү һәм чишү о...
Венера ХӘЙРЕТДИНОВА,
Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат:
− мәсьәләдә җитмәгән саннарны таба белергә өйрәтү;
− укучыларның мәсьәләләр төзү һәм чишү осталыгын камилләштерү; логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
− дуслык, бер-береңә хөрмәт, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.
Предмет нәтиҗәләре: мәсьәләдә җитмәгән саннарны табу мөмкинлекләре белән таныштыру.
Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру
Шәхси: үзара дуслык, җылылык атмосферасы тудыру; дәрестә актив, тәрбияле, кайгыртучан иптәш булу.
Метапредмет нәтиҗәләре
Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя, үз фикереңне әйтә белү; нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу.
Танып-белү: таблицаны файдалану (төзү), рәсем кулланып бирем үтәү, мәсьәлә чишүдә гамәлләрне дөрес билгеләү; өйрәнгәнне көндәлек тормышта кулланырга өйрәтү.
Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә, бер-берсен тыңлый белү; сөйләшү барышында, үз фикерен җиткерә алу; үзара килешү, алган мәгълүматларны куллана белү.
Материал: «Математика» (А.Л.Чекин) дәреслеге, 2 нче кисәк, 78−80 нче битләр; эш дәфтәре.
Җиһазлау: парларда, төркемдә эшләү өчен карточкалар, үзбәя өчен «смайлик»лар, өстәлнең һәм укучыларның тәртип саны язылган карточкалар, презентация, компьютер, проектор.
Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм яңа белем үзләштерү.
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.
Эш төре: Сингапур структураларын кулланып, укучылар белән фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эшләү.
Дәрес барышы
I. Оештыру
Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт тудыру. ХАЙ ФАЙВ
1 нче слайд
II. Актуальләштерү
1. Телдән исәпләү.
а) Арифметик диктант. ТЭЙК ОФ–ТАЧ ДАУН
− Укучылар, әгәр мин әйткән фикер белән килешәсез икән, басарсыз (+), килешмәгән очракта урыннарыгызда каласыз (−). 2, 3 нче слайдлар
1) 400не 160ка киметсәк, 240 була. (+)
2) 367 − 70 = 29, чөнки 36 дистәдән 7 дистәне алгач, 29 дистә була. (−) һ.б. (Укучылар җавапларын фишкалар ярдәмендә бәялиләр.)
ә) Геометрик материал белән эш.
− Рәсемдә ничә өчпочмак күрәсез? 4 нче слайд
(Укучылар җавапларын фишкалар ярдәмендә бәялиләр.)
III. Проблемалы ситуация тудыру
Мәсьәләләр чишү.
1 нче мәсьәлә. 5 нче слайд
3 нче мәсьәлә. 7 нчы слайд
Булат 5 чуртан балыгы тоткан, ә Саматныкы күбрәк. Алар икесе бергә ничә балык тотканнар?
− Укучылар, сез бу мәсьәләне чишә аласызмы?
− Ни өчен чишә алмыйсыз?
− Ә без җитмәгән саннарны каян белә алабыз?
− Димәк, бүгенге дәреснең темасын ничек дип әйтеп була? (Җаваплар.)
− Шулай итеп, укучылар, бүгенге дәрестә без җитмәгән саннарны табып, мәсьәләләр чишәрбез.
IV. Яңа белемнәрне ачу
1. Дәреслек белән эш (224 нче мәсьәлә). 9 нчы слайд
− Әмиргә класс бүлмәсенең мәйданын табар өчен нинди саннар кирәк булыр?
− Бу саннарны үлчәү ярдәмендә табып буламы?
− Әмир сыйныф бүлмәсе буеның 8 м, ә иңенең 5 м булуын ачыклады. Әмир чишәргә тиешле мәсьәләне формалаштырыгыз. (Мәсьәлә төзиләр.)
Мәсьәләне чишеп, дәфтәрләргә язып кую (бер укучы тактада эшли).
(Укучылар фишкалар ярдәмендә җавапларын бәялиләр.)
− Күптән түгел безнең мәктәбебездә дә ремонт булды. Безнең сыйныф бүлмәсенең идәненә җәяр өчен, ничә кв.м линолеум кирәк булган икән? Моны исәпләр өчен, без нәрсәләрне белергә тиеш? (2 укучы сыйныф бүлмәсенең иңен һәм буен үлчи.) 10 нчы слайд
− Бу мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә чишәрсез, һәм бергәләп дөреслеген тикшерербез. КЛОК БАДДИС
− Мәсьәләне чишеп бетергәч, сез 15.00 сәгатьтә очрашырга тиешле иптәшегез янына барырга тиеш буласыз һәм 30 секунд дәвамында бер-берегезнең дәфтәрләрен тикшерәсез.
(Укучылар фишкалар ярдәмендә җавапларын бәялиләр.)
V. Белемнәрне беренчел ныгыту
1. 225 нче мәсьәләне чишү.
Әминәне мондый сорау кызыксындырган: кайсы елга һәм ничә км га озынрак: Иделме, әллә Лена елгасымы? Бу сорауга җавап бирү өчен, Әминәгә кайсы санлы мәгълүмат җитми? Илебездәге елгалар озынлыгы турында белешмәне кайдан белергә мөмкин?
11 нче слайд
(Укучылар фишкалар ярдәмендә җавапларын бәялиләр.)
• Физминут
2. 226 нчы бирем.
«Синең буй озынлыгың партадаш күршең буеннан ничә сантиметрга аерыла?» дигән сорауга җавап бирү өчен, нинди мәгълүмат җитми? (Җаваплар.)
− Әйе, бик дөрес: үзегезнең һәм күршегезнең буй озынлыгын белү кирәк. Хәзер җилкә күршеләрегез белән эшлисез. Башта чагыштыруга мәсьәлә төзисез (ике укучы такта янына чыга) һәм аны чишәсез.
(Укучылар фишкалар ярдәмендә җавапларын бәялиләр.)
− Җаваплар буенча фикер алышырга 30 секунд вакыт бирелә. Һәр төркемнән 1 нче укучы җавап бирә.
(Укучылар фишкалар ярдәмендә җавапларын бәялиләр.)
VI. Кабатлау этабы
− Дәрескә куйган максатыбыз үтәлдеме?
− Дәрестә сезне бигрәк тә нәрсә кызыксындырды?
− Нинди яңалык алдыгыз?
VII. Өйгә эш бирү
− 2 һәм 4 нче номерлы укучыларга − 121 нче мәсьәлә;
− 1 һәм 3 нче номерлы укучыларга − 122 нче мәсьәлә.
VIII. Рефлексия
− Үзегезнең кәефегезгә туры килгән карточканы сайлагыз.
− Үзегезнең дәрестә эшләвегезне бәяләгез. (Фишкаларын санап билге куялар: кызыл фишка – «5»ле, зәңгәр − «4»ле, сары – «3»ле билгесе.)
− Дәрестә эшләвегез белән мин канәгать. Булдырдыгыз! Димәк, сөенергә, елмаерга була. Сау булыгыз!
Дәрескә презентация үрнәге белән журнал сайтында http://magarif-uku.ru/teachers-room/jitmegen-sannarny-nichek-tabarga/ адресы буенча танышырга мөмкин.
Комментарийлар