Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәлләрең ничек, мәктәп?

Фәния Әкрам кызы Сибгатуллина,Түбән Кама районы Кама Аланындагы 1 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик эш стажы 28 ел...Бүген урта белем бирү мәктә...

Фәния Әкрам кызы Сибгатуллина,


Түбән Кама районы Кама Аланындагы 1 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик эш стажы 28 ел


...Бүген урта белем бирү мәктәпләрендә укучы балаларны нәрсә борчый? (Өстенлекле мәктәп-бакчалар турында сүз бармый). Укучыларга белем алуы җиңелме? Аларның безгә әйтер сүзләре юкмы? Мин еш кына шулар турында уйланам.


...Үзем 28 елдан бирле армый-талмый мәгариф системасында хезмәт итәм. Бүгенге заман мәктәбендә эшләү өчен фән буенча укып диплом алу, белемле булу гына җитми. Бүгенге балаларны укыту өчен психолог та, дефектолог та, экономист һәм юрист булу да комачауламый...


Үзем мәктәптә татар теле укытам, өстәмә педагог-психолог булып та эшлим. Кызым да шунда укый... Уйланып йөри торгач, көннәрдән бер көнне  мин аңа мондыйрак сораулар бирдем. “Мәктәптә укуы авырмы? Уку барышында сезне нәрсә борчый?”


Кызым белән булган сөйләшүдән туган кайбер фикерләремне сезгә дә җиткерәсем килә:


– Башлангыч сыйныфта укуы кызык, җиңел булды, – дип башлады ул сүзен. – Беренче тапкыр мәктәп тормышы белән танышасың. Укытучы апа да көн саен яңа дәрес аңлата, үзе дә балалар белән сихри дөньяда сәяхәт итә. Әле генә дөрес итеп ручка тотарга өйрәнгән сабый, алга таба матур итеп хәрефләр яза башлый, аннан – сүзләр, җөмләләр. Укырга өйрәнәсең, үзеңнең дә белем алуга өлешең тия башлый. Башлангыч сыйныфта укыганда бала өчен көн саен ниндидер могҗиза ачыла. Яңа дуслар табыла. Мәктәпнең үз кануннары бар. Һәрбер бала аларны өйрәнергә, үтәргә, аларга буйсынырга тиеш. Парта артында тыңлап утыру да бик җиңел генә бирелми! Әмма укытучы – бала – әти-әни башлангыч сыйныфларда берсенә берсе ныграк бәйләнгәнгә күрә уку проблемалары вакытында чишелеп бара, балага игътибар да күбрәк бирелә. Аннан әти-әниләр дә башлангыч сыйныф укытучысына башкачарак карый, кайчакта алар үзләрен укучы кебегрәк тоталар, зур җаваплылык сизәләр. Ә менә урта сыйныфларга күчүгә вәзгыять үзгәрә, иң үзәккә тигәне – дәрестәге мохит. Укытучыларның кайберләре дәрес буена сыйныфта тәртип урнаштыра алмый. Әнә шул бер-ике балага кисәтү ясауга бүленә-бүленә дәреснең кызыгы бетә, тора-бара бу фәнне уку теләге сүнә...


Кызганыч, әмма бу күп очракта шулай. Бездә алай түгел дип, дәресендә санаулы бала утырган укытучылар гына мактана ала. Бүлмәдә 25–30 бала утырган очракта, дәрес буена уңай психологик мохит булдыру бик кыен. Аның сәбәпләре дә бер укытучыга гына әйләнеп кайтырга тиеш түгел. Югары сыйныфларга күчкән саен, әти-әниләр дә тәрбия, баланың белемгә омтылышы, укуга карашы мәктәптән генә тора дип уйлый башлый. Алар үсеп килүче баладагы физик, физиологик үзгәрешләргә игътибар итмиләр. Сыйныфтан сыйныфка күтәрелгән саен бала өчен җаваплылык укытучы, сыйныф җитәкчесе җилкәсенә күчә.


– Тәртип мәсьәләсе бер проблема булса, – ди кызым, – икенче проблема – мәгълүмати як, мәктәптә көндәлек белем бирү-алу, дәреслекләрнең сыйфаты... VII–VIII сыйныфтан башлап безне укытучылар имтихан бирергә әзерли башлыйлар. Без дәрестә очсыз-кырыйсыз тест эшләре, мөстәкыйль биремнәр, проектлар һәм бик күп өстәмә эшләр эшлибез.


Дәреслек тотып кына, план куып, укучыларны югары баллар алырлык итеп имтиханга әзерләп булмый. Өстәвенә, укытучы шәхси конкурсларда да катнашырга тиеш. Педагоглар өчен нинди генә имтиханнар үткәрелми! Уку елы буена фәнни-тикшеренү эшләрен дә эшләргә, иҗади конкурсларда да катнашырга, укучыларны олимпиадаларга да әзерләргә кирәк. Сыйныф җитәкчесе булсаң – эш тагын икеләтә өстәлә. Эшләмәсәң сыйфат, категория өчен түләү юк, аттестация узасы бар. Һәрдаим белемеңне күтәрү дә мөһим. Яңалыкларны белеп, ишетеп тору гына җитми, аларны куллана да белергә кирәк. Моның өчен семинарларда катнашу, ачык дәресләр үткәрү, коллегалар белән аралашу зарур. Менә шулай, замана казанында кайныйм дисәң, көндәлек дәрес бирүгә, белем сыйфаты өстендә эшләүгә, портфолио җыюга тәүлек җитми кала. Бик югары темпта эшләү өчен физик һәм акыл сәламәтлегенең дә югары дәрәҗәдә булуы кирәк! Дөрес, бәйрәм-дәресләрне без барыбыз да яхшы оештырабыз. Нинди генә комиссия килмәсен, яңа стандартларга туры китереп, иң яңа технологияләрне кулланып менә дигән дәресләр, ачык чаралар үткәрәбез. Әмма көндәлек куллану өчен аның бит материаль техник базасы да, дәреслекләрнең дә җитешле, заманча булуы кирәк. Укытучының да энергияле булуы, эшкә дәрте ташып торуы мөһим. Ставкадан артык дәрес укытып, өстәвенә сыйныф җитәкчесе булсаң, бердәм, төп дәүләт имтиханнарына әзерлек эшен алып барсаң – мәктәптә эшләве җиңел түгел.


Сөйләшү-аңлашу барышында кызым тагын мондый фикерләр әйтте: “Сез эш сәгатегез беткәч, өйгә кайтып китәсез, ә безнең имтиханнарга әзерләнәсе бар, өстәвенә көн саен диярлек берәр чара, конкурс уза. (Югары сыйныфта балалар саны аз булган мәктәпләрдә авырлык чыгарылыш укучыларына төшә). Ә “5”легә генә уку өчен бик күп укырга, өстәмә эшләргә кирәк. Көн саен дәрес әзерлисе бар. Берәр көн дәрескә әзерләнмичә килеп кара, оят! Боларга укытучыларның шәхси конкурсларын да өстәсәң... Алар да эшләрен күрсәтү өчен яхшы укучылар белән эшли. Презентация ясау, иҗади эзләнү – ул беренче карашка гына җиңел кебек.... Интернетта бар да бар диләр. Мәгълүматне сайлый да белергә кирәк бит әле! Өлкәнрәк укытучылар өчен компьютерда текст җыю да җиңелләрдән түгел. Мәктәптә яхшы укыйм дисәң, актив булсаң, уку бик үк җиңел бирелми ул...


Безнең мәктәп программалары уртача укучыларга атап төзелгән дияргә була. Әмма имтиханнарда югары бал алу өчен укучыдан да, укытучыдан да бик күп өстәмә эшләү тәлап ителә. Көн саен иртән сәгать сигездә башланган уку көне төнге унберләрдә тәмамлана, ә кайбер көнне ул төнге берләргә кадәр дәвам итә. (Җәмәгать, шимбә көннәре дә мәктәпләрдә уку көне, эш көне бит әле!) Һәр укытучы үз эшен план буенча эшли, аның үтәсе темалары бар, күнегүләре эшләнми калган, шуңа да ял көненә укучыларга өстәмә эш – рефератлар, проектлар, презентацияләр ясау, докладлар язу өстәлә. Шулай итеп, балаларның ял көннәре дә булмый кала түгелме?


“Укытучы – укучы – ата-ана” тандемы чыгарылыш сыйныфларына тәмам таркала диярлек. Бик сирәк кенә әти-әни баланың мәктәп тормышы, уку торышы белән кызыксына. Беренче сыйныфлар арасында сораштыру үткәргәндә “Сез әти-әниләрегезгә мәктәп хәлләрен, укуыгыз турында еш сөйлисезме, я булмаса, алар еш кызыксыналармы?” – дигән сорауга мин бик аз баладан гына уңай җавап ишеттем. Ата-аналар җыелышында шушы темага сөйләшкәндә, миңа яшь кенә әниләр вакытлары булмауны, бик күп эшләүләрен исбат итергә тырыштылар. Ә кайберләре: “Проблемалар булса укытучы шалтыратыр иде әле, шалтыратмагач бар да әйбәт инде, димәк”, – диделәр. Менә шулай. Әле мәктәп укытучыларына кайчакта ата-аналарны тәрбияләү бурычы да йөкләнә, чөнки замана әти-әниләре заманча яшиләр. Мәктәпләрдә бүген эшләп килүче укытучыларның күбесе үзе укыткан укучыларының балаларын тәрбияли, укыта. Дүрт-биш елдан аларны кем укытыр да, ничек укытырлар икән? – дигән сорау борчый мине. Чөнки бүген яшьләре илледән узып баручы укытучылар – республика мәктәпләренең тоткасы. Яшьләр мәктәпләргә теләмичәрәк кенә килә. Хөкүмәтебез безне 63–65 яшькә кадәр эшләүне законлаштырса уку-укыту системасы, мәктәпләр әби-бабайлар кулына калмасмы икән дигән сорау куркыта мине. Хәер, вакыт үзе күрсәтер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ