Хезмәтемдә бер уку елы икенчесенә һич тә охшамый
Ләйсән МОРТАЗИНА ,Мөслим районы “Мөслим гимназиясе” башлангыч сыйныфлар укытучысы.Педагогик эш стажы - 28 ел Мин – укытучы. Көн саен таныш сукмактан якты уйлар белән мәктәпкә таба атлыйм. Хез...
Мөслим районы “Мөслим гимназиясе” башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Педагогик эш стажы - 28 ел
Мин – укытучы. Көн саен таныш сукмактан якты уйлар белән мәктәпкә таба атлыйм. Хезмәтемә ашыгам. Ике яктан ямь-яшел үлән белән капланган сукмак миңа бик якын һәм кадерле. Бу сукмактан кемнәр генә үтмәгән дә, нинди генә эзләр салынмаган. Ә минем 28 еллык эзләрем шушы сукмакка барып тоташа.
Эзләр...эзләр... Күпме истәлекләр, күпме хатирәләр бу эзләрдә! Шатлыкларым да, борчуларым да бу эзләрдә чагыла. Йокысыз төннәрем, сөенеч тулы көннәрем турында да белә алар. Уку йортын тәмамлап, беренче тапкыр курку катыш тирән дулкынлану белән барган көнемнең дә шаһиты алар. Мәктәп бусагасы янында хезмәтемдә уңышлар теләп калучылар да.
Сукмагымның башы бик еракларга барып тоташа. Бик бәләкәй чакларымда минем бик яраткан апам – әниемнең апасы – Мәскәүдә укуын тәмамлап, авылыбызга укытучы булып кайтты. Матур, нәзакәтьле. Һәр иртәне аның горур атлап, урамнарыбызны матурлап, мәктәпкә баруын зур горурлык хисләре белән карап калам. Тизрәк үсәсем, апам кебек буласым килә. Әнә шул хис-теләкләр мине җитәкләп мәктәпкә алып килде.
Мин – укытучы. Апам кебек һәр иртәне горур атлап мәктәбемә – укучыларым янына ашыгам. Башымда күпме планнар, матур хыяллар... Укучыларым белән очрашу шатлыгы... Аларның шатлык тулы йөзләре... барысы бергә кушылып, мине бәхетле итә.
Хезмәтем җиңелләрдән түгел. Һәр баланың нәни йөрәгенә гаделлек һәм акыл белән сукмак саласым бар. Әгәр сукмакны дөрес салсам, алга таба китәргә була. Димәк, балаларыма белем һәм тәрбия бирү эше уңышлы булачак. Әмма монда да бик күп “ләкиннәр” бар. Уку процессын кызыклы итеп оештырганда, әледән-әле яңа алымнар кулланганда гына, укучыларда белем алуга омтылыш туа. Шуңа күрә бертуктаусыз эзләнәм, укыйм, яңалыклар белән танышам. Заманадан артта калмас өчен, бөтен көчемне бирәм. Мәгарифтәге әледән-әле булып торган үзгәрешләрнең берсенә дә битараф түгел мин, ләкин алар арасыннан үземә һәм балаларыма туры килгәннәрен, файда китерердәйләрен сайлап ала белү - иң отышлы сыйфатымдыр. Бүгенге балаларның ихтыяҗлары да, танып-белү дәрәҗәләре дә югарырак. Шуңа күрә дәресләрдә укучыларымны күбрәк эшләтү, эзләгәнне табу, үзалларына максат куеп, аны чишүнең төрле юлларын мөстәкыйль табарга өйрәтү – минем төп бурычым дип саныйм. Мин укытып чыгарган балалар бу катлаулы тормышта югалып калмасыннар, усаллардан таптатмасыннар өчен, аларда ихтыяр көче, максатчанлык сыйфатлары тәрбиялим.
Мин – укытучы. Укучыларымны мәктәптән тормышка әзер итеп чыгару өчен бөтен көчемне куям. Белемле, үзенең киләчәген, сайлаячак һөнәренең асылын ачык күргән инициативалы булып үсүләрен телим. Проблемалы укыту технологиясе моны тормышка ашыруда миңа зур таяныч булып тора. Бүгенге тормышыбызны компьтердан башка күз алдына да китереп булмый. Дәресләремдә аларны куллану миңа укучыларның белем алуга кызыксынуларын, активлыкларын арттыруда олы ярдәмче булып тора. Хезмәтемдә бер уку елы икенчесенә һич тә охшамый. Һәр яңа уку елы үзенең яңалыклары белән килә. Димәк, укучыларыма белем алуга мөмкинлекләр көннән-көн арта дигән сүз.
Мин – укытучы. Һәр укучым минем йөрәгем аша үтә. Аларның шатлыклары минем дә шатлыгым, борчулары минем дә борчуым. Мәктәпне тәмамлап, үзләре инде бала тәрбияләүче укучыларымны бәхетле, тормышта үз юлын тапкан итеп күрәм икән, димәк, мин бәхетле.
Комментарийлар