Хезмәтемнең бәрәкәтле җимешләре...
Нуриева Тәнзилә Габдрахман кызы,Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыХәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!Гаиләне бәхеткә, нурга күмеп, ямь өстенә ямь өстәп бишек җыры...
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!
Гаиләне бәхеткә, нурга күмеп, ямь өстенә ямь өстәп бишек җыры яңгырый. Көннәрне – айлар, айларны еллар алыштырып вакыт агышы да сизелми уза да китә. Бала тәрбияләүнең иң-иң чоры күбрәк әниләргә йөкләнелә. Ә ул бик җаваплы, алга таба тәрбиябезнең татлы яки ачы җимешләрен үзебезгә үк татырга туры киләчәк икәнлеге ачык күренеп тора. Бу инде беребезгә дә яңалык түгел. Гаилә тәрбиясенең иң әһәмиятле бурычларының берсе – балада әхлакый сыйфатлар булдыру. Бу – бик изге һәм җаваплы бурыч, моны педагогика фәне элек-электән раслап килгән. Әхлаклылык та, хезмәт тәрбиясенең нигезе дә нәкъ менә җиде яшькә кадәр өйдә салына.
Ник дигәндә, әле өч яшем генә тулган мәлдә бердәнбер сугыштан исән кайткан бабаемның тезенә утыртып «үчтеки-үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки» дип сикертеп уйнау мизгеле исемдә калган (шул елларда вафат була), ә дәү әниемнең 5 – 6 яшьлек баланы ерак болыннарга җиләк, гөмбә, коелган чикләвек, имән чикләвеге, сәрби куагы орлыгы җыярга алып йөргәне хезмәт тәрбиясе түгелмени?.. Ә бүгенге балалар ничек яши? Интернет челтәрендә бала хәтта ашамый-эчми көннәр буе утырырга да риза. Мине, хөрмәтлеләрем. шушы сорау борчый, алар бәләкәй патшалар кебек. Бу турыда балаларның үзләренә дә әйткәнем булды. Бервакыт татар теле дәресендә шигырь укыйбыз. Анда «тәхет» дигән сүзгә юлыктык. Патшалар, җитәкчеләр утыра торган урын икәнлеген аңлатырга тотынганчы ук сорау яңгырый: «Апа, «тәхет» нәрсә ул?» – диләр. Соңрак: «Эх, патша булсаң иде», – диләр. «Сез болай да алар кебек бит инде», –дим. Әти-әниләрегез ашата- эчертә, киендерә, юа, тегә. Менә дигән мәктәптә югары белемле укытучылар тырышып белем иленең серләрен төшендерәләр. Бөтенесе сезнең өчен хезмәт итә... Укучыларым уйга калды. Әйдәгез, без дә балаларны хезмәт тәрбиясе аша әхлаклылыкка, зирәклелеккә, гыйлемгә алып керик. Аның юллары үзебезнең үрнәктә. Хезмәт күнекмәләре көндәлек тормыш эшчәнлегендә барлыкка килә. Ул урын-җирен җыештыра, киемнәрен җыя һ. б. гамәлләргә өйрәнә. Гаиләдәге уртак хезмәт, шул хезмәт аша тәрбия бирү, бигрәк тә авыл җире шартларында уңышлы кулланыла. Бер укучым куяннар үстерә, икенчесе пешерергә булыша, өченчесе күршеләргә дә ярдәм итә, атларны ярата. Алар укуда да алда,башкаларга да үрнәк итеп куярлык бит.
Яңа гына мәктәп дөньясына аяк баскан мәлемдә бер авыррак гаиләнең баласын укытырга туры килде. Ни өчен шулай димен, миңа гел тәрбияле, тәртипле, инсафлы укучылар гына насыйп булды. Һәм дә бик тырышып укыдылар, бер генә начар укучым да булмады. Моның өчен мин әти- әниләргә рәхмәтлемен Менә шул укучым белән булган киртәләрне җиңеп чыктык Кайбер мөгаллимнәрнең: «Мин ул укучының тормышы яхшы булырына ышанмыйм, менә карарсыз, мин әйтте диярсез», – диюләре үк тәрбиягә каршы килә. Бала гаеплеме, эчкече әтинең аларны өйдән куып чыгаруында?! Ә мин ышанам, ул зирәк укучым үзенең төпле белемен киләчәктә уңышлы кулланыр. Кешеләрне, өмет-хыял, ышаныч-максатлар яшәтә бит!
«Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше җитешмәс...» , – дигән олуг мәгърифәтче галимебез Р.Фәхреддин. Ә гүзәл кеше, ягъни намуслы, гадел, әдәп-әхлаклы, инсафлы, киң күңелле, сабыр, ихтыярлы, илен-җирен чын күңелдән яратучы төпле акыллы-зыялы шәхес ничек формалаша? Бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән гомерне файдалы, мәгънәле һәм бәхетле итеп уздырыр өчен хикмәтле ачкыч кем кулында? Дөрес, тәртипле, рухи сәламәт яшәр өчен кемнәрдән өйрәнергә, нәрсәләрдән үрнәк алырга соң? Күңел белән артка борылып караганда, тел һәм әдәбият укытучысы, соңрак башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе буларак, әнә шул сораулар аша нәтиҗә ясарга тырышам: җимешләре күбрәкме, әллә...
Борынгы Рим философы Сенеканың шундый фикере бар: «Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары – зирәклеккә; беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр». Яхшы укучыда кайвакытта кешелеклелек, игелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, бигрәк тә ярдәм итү кебек асыл сыйфатлар җитенкерәми. Ә урталыкта йөргән бала бөтенләй икенче ягы белән ачылып таң калдыра. Чөнки бала күңеленә чын әхлакый кыйммәтләр гаилә тәрбиясеннән соң, укытучы биргән дәресләрдә дәвам итә. Сыйныф җитәкчесе буларак та, күп еллардан бирле, халык педагогикасының иң актуаль тәрбияви өлкәләренә таянып, татар гаиләсенең күркәм традицияләрен үрнәк итеп, укучыларда мөстәкыйльлек, милли горурлык хисләре тәрбияләргә тырышам. Гаилә ядкарьләрен хөрмәт итәргә, зират-каберләргә игелекле вә ихтирамлы булырга, табигатьне яратырга, сакларга, яшәүнең ямен-кадерен белергә бергәләп өйрәтүне дәвам итсәк отышлырак булыр иде, хөрмәтле әти-әниләр! Дөнья булгач, төрле хәлләр була, тик элекке укучыларымның матур тормыш итүләре, үз урыннарын максатчан булдыра белүләре, игелекле булулары күңелгә хуш килә, бәлки минем хезмәтем җилгә очмагандыр дип тә уйлыйм. Менә кайда ул хезмәтемнең бәрәкәтле җимешләре.
Уйларымны барыбер мәгърифәт остазыбыз Р.Фәхреддин сүзләре белән дәлиллисем килә. Фикерләрем шул очракта гына күңелдә уелып калыр кебек. «Укытучының шундые булыр, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырыр. Укытучының шундые булыр, туфрак булачак баланы алтын итә белер. Ни чәчсәң, шуны урырсың» , – дигән ул. Бу олуг сүзләр никадәр мәгънәле! Шушы асыл хакыйкатьне күңеленә тирән уеп, эш-гамәл максаты итә алган остаз-мөгаллимнәр генә һәр заманга ярашлы дип уйлыйм мин.
Килешәсездер, хөрмәтле әти-әниләр! Безнең киләчәгебез нинди балалар үстерүебезгә, аларның инсафлы булып үсүенә бәйле. Ата-ана, укытучы мәхәббәте, зирәклеге һәм ышанычы белән тәрбияләгән бала әхлаклы, башкаларга карата шәфкатьле булып үсәр. Балалар тәрбияләүдә бу педагогик «өчпочмак»ка уңышлар насыйп итсә иде!
Комментарийлар