Компетентлы шәхес зарланмый
Римма Николаевна ВАСИЛЬЕВА,Кайбыч районы М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы – 23 ел.Авыл укытучысымы, шәһәр укытучысымы?.. Максатларыбы...
Римма Николаевна ВАСИЛЬЕВА,
Кайбыч районы М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы – 23 ел.
Авыл укытучысымы, шәһәр укытучысымы?.. Максатларыбыз бер: яшь буынны тормышка әзерләү, аңа сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү; иҗади карашлы, үсешкә сәләтле шәхес тәрбияләү; укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, таләпләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү.
Әйе, максатларыбыз бер, ә максатка ирешү юлларыбыз күпкә аерыла. Ике дистәдән артык ел авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып барам. Мәктәбебездә 78 бала белем ала, кайбер сыйныфларда 5 яисә 6 укучы белән эшлибез. Еш кына шундый фикерләр ишетергә туры килде: «5–6 бала белән эшләү җиңел, аларның барысы да «5»легә өлгерергә тиеш... » Юк шул, 10–15 ел элек кенә сыйныфта егермешәр-утызар бала укый иде. Менә, ичмасам, эшләве дә күңелле: араларында бик яхшысы да, яхшысы да, канәгатьләнерлеге дә була иде.
Укучыларыбыз барысы да «4»ле һәм «5»легә укымаса да, хезмәт сөючән, табигать кочагында үскән, татар телен камил белгән игелекле балалар. Араларында сәләтлеләре да юк түгел. Берничә ел рәттән район, республика, рәсәйкүләм конкурсларда, олимпиадаларда катнашып призлы урыннар алуыбыз, гади авыл мәктәбендә укып та, зур уңышларга ирешергә мөмкин икәнлеген күрсәтә. Татар теле олимпиадаларында җиңгән бер укучымның Рәсәй Президенты премиясенә лаек булуы да – шуның дәлиле.
Яшерен-батырын түгел, хәзер бит «конкурслар» заманы. Шәһәр укытучысының шундый өстенлеге бар: күп укучы арасыннан конкурсларга, олимпиадаларга катнашу өчен сайлап алу мөмкинлеге зур. Авыл укытучысы күбрәк үзгәрешләргә дучар була: аз санлы бала белән эшләү, мәктәпләр ябылу, дәресләр җитмәү сәбәпле, икенче фәнгә күчү, эшсез калу куркынычы янау һ.б. Ни генә булмасын, без үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиешбез, чөнки без – педагоглар, ә педагог – компетентлы шәхес. Шулай булгач, җайлашырга: яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегергә; авырлыклар алдында югалып калмыйча, заман белән бергә атлап, заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып эш итәргә тырышырга тиеш булабыз.
Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле булуы бәхәссез. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә.
Компетентлы якын килеп укыту юлында авырлыклар да юк түгел. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын иң борчыганы – заман таләбенә туры килә торган укыту-методик комплектларның булмавы. Бу проблеманы чишү юлы юк түгел. Бүгенге интернет дөньясында мультимедияле кулланмаларны иҗади эшләүче мөгаллимнәребез үзләре дә әзерли ала, бу эшкә сәләтле укучыларны җәлеп итеп була.
Авыл укытучысының тагын өстенлекле яклары бар. Күп мөгаллимнәребезне борчыган проблемаларның кайберләренә тукталасым килә. Җәй җитүгә, ферма сыерларына яфрак азык хәзерлибез. Урмандагы саф һавада ачылып кайту сәламәтлеккә файдалы.
Юл буйларын чабабабыз. Моңа да зарланырга кирәкмидер. Чисталык, матурлык үзебез өчен ләбаса. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, яхшырта, рухи һәм әхлакый сафландыра. Хәзер көнкүрештә, мәктәптә, гаиләдә, җитештерү тармагында эстетик тәрбия бирү турында басым ясап әйтелә, языла. Киләчәк дөньяның яшь гражданын тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллекне күрә, дөрес бәяли белергә өйрәтү – аны һәрьяктан үскән шәхес өчен кирәк булган әһәмиятле сыйфатлар белән баету дигән сүз. Шундый шәхесне тәрбияләү – безнең, мәктәпнең һәм әти-әниләрнең төп бурычларының берсе. Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш.
Комментарийлар