Компетентлы укытучы һәм азкомплектлы мәктәп...
Римма Дамир кызы ЯРУЛЛИНА,Алексеевск районы Зур Тигәнәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик стажы – 28 ел.Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән туа. Ләкин һәр кешегә тормыш юллары төрл...
Римма Дамир кызы ЯРУЛЛИНА,
Алексеевск районы Зур Тигәнәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагогик стажы – 28 ел.
Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән туа. Ләкин һәр кешегә тормыш юллары төрле итеп куелган һәм аны сайлау иреге бирелгән. Кеше язмышларын берәү дә үзгәртә алмый, ул кешенең ирекле рәвештә сайлаган юлына бәйле. Ә менә укытучыга шул юлны дөрес сайларга өйрәтү бурычы йөкләнгән.
Укытучы үз холкы һәм гамәле белән укучыларга үрнәк – «күчергеч» булырга тиеш. Шуннан соң гына укытучы үзенең алдына тезелешеп утырган балаларга күркәм әхлак турында дәрес бирергә мөмкин. Һәр укытучы үзенең холкының һәм гамәленең тулы чагылышын укыткан шәкертендә күрә ала.
Укытучы үз укучыларында гыйлемгә карата мәхәббәт тәрбияләргә һәм аларның да кызыксынып китеп өйрәнергә керешүләренә ирешергә тиеш. Әгәр ул баланы укуга кызыксындыра алмаса, яңа технологияләрне куллана һәм психологияне белмәсә, аның инструментларын куллана, кирәкле информацияне үзлектән таба алмаса –ул компетентлы специалист була алмый.
Компетентлылык – заман таләбе. Белем һәм күнекмәләр җыелмасы белән эшчәнлек алымнары кушылмасы компетенция дип атала. Компетентлы кеше – кайсы да булса өлкәдә аеруча уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес.
XXI гасыр укытучысы нинди педагогик компетенцияләргә ия булырга тиеш соң? Беренче чиратта укытучының шәхси сыйфатларын саный башлыйлар. Бу әлбәттә бик мөһим, ләкин тирәнрәк фикер йөртеп караыйк әле... Мәсәлән, хирургның эш сыйфатын бәяләгәндә, иң кирәкле сыйфаты – аның күркәм әхлагы дип әйтмибез бит. Әгәр хирург профессиональ сыйфатларга ия булмаса, без аның пычагы астына кереп ятарга ашыкмыйбыз.
Укытучы хезмәте дә – иң авыр хезмәтләрнең берсе. Бер кеше үзендә психолог, фәнни хезмәткәр, актёр, оста сөйләүче һәм башка бик күп һөнәрләргә хас сыйфатларны берләштерә. Җаваплылык искиткеч зур: укытучының хатасы, әйтик, табибныкы дәрәҗәсендә үк сизелмәскә дә, әмма көтелмәгән күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Бүген дөнья бик тиз үзгәрә. Минем уйлавымча, шул үзгәрешләргә яраклашу өчен тормыш белән бергә укытучы да үзгәрергә тиеш. Без 5 елдан соң дөнья ничек үзгәргәнен, нинди профессияләр барлыкка килгәнен белә алмыйбыз. Белем хәзер бик тиз искерә, белем алу юллары да үзгәрә. Бары тик үзе укырга, яңалыкны өйрәнергә яратучы белгеч кенә үз укучыларында гыйлемгә карата мәхәббәт тәрбияли һәм аларның да кызыксынып китеп өйрәнергә керешүләренә ирешә ала. Гыйлемнәрне тирән белү укытучыга үз хезмәтен үтәр өчен кирәк. Гыйлем бирү, укыту эчтәлегенең төп өлеше даими бер төрле булса да, укыту ысуллары заман, мәгърифәт һәм мәдәният таләп иткәнчә тулылана, камилләшә, үсә бара.
Бүгенге көндә яңа стандартлар белән уңышлы эшләү өчен, күбрәк укытучының үз инициативасы кирәк, һәм күп нәрсә аның үзгәрергә һәм үсәргә әзерлегеннән тора. Хәзерге шартларда мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудырып, аңа шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияли, аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Моның өчен үз-үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, үз һөнәренең остасы булган укытучылар кирәк.
Бүген белем бирү системасында көн таләбе – балаларга актив рәвештә үзлектән дөньяны өйрәнү өчен уңайлы тирәлек булдыру. Бала бүгенге информация диңгезендә кирәкле мәгълүматны табарга, дөрес юнәлеш алырга һәм кирәкле карарга килә белергә тиеш. Бүгенге укучы актив позициядә тора: ул әйдәп баручы, иҗат итүче ролендә, ә укытучы – юнәлеш бирүче, дөрес юл күрсәтүче.
2011 елдан башләп безнең мәктәп тә яңа стандартлар нигезендә эшли башлады. Укытучылар җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне авырсынуларсыз кабул итеп, заман белән бергә атлыйлар, заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып эш итәргә тырышалар. Ә менә азкомплектлы мәктәпләрнең проблемалары безне дә читләтеп үтми.
Беренче чиратта бу коммуникатив һәм регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга кагыла. Моның өчен укучылар белән, төрле ситуацияләр кулланып, үзара эшчәнлек оештыру таләп ителә, ә класста укучылар саны аз булу сәбәпле, бу эшләрнең күбесен куллану мөмкинлеге юкка чыга. Икенчедән, укучыларның класстан тыш эшчәнлеген тулысынча оештырып булмый. Федераль стандартлар буенча моның өчен һәр класка 10 ар сәгать каралган, ә һәр укучы үзе өчен 5 юнәлеш сайлый ала. Тик менә азкомплектлы мәктәпләр штатында кирәкле белгечләр булмавы бу эшне оештыру мөмкинлеген дә юкка чыгара. Өченчедән, дүртенчедән... Мондый проблемаларны бик күп санап булыр иде.
Минем уйлавымча, азкомплектлы мәктәпләрдә укыту процессын заман таләпләренә яраклаштыру өчен, укыту системасын оештыруның яңа модельләрен уйлау кирәк. Ләкин бүген азкомплектлы мәктәпләрне ябуны кулайрак саныйлар. Россия гомумбелем бирү учреждениеләре структурасында авыл мәктәпләре барлык мәктәпләрнең 68,9%ын алып тора. Авылларда мәктәп ябылгач та, укучы балалары булган яшь гаилә бу авылдан чыгып китү ягын кайгырта башлый. Димәк, мәктәпләре ябылган авылларның да киләчәге юк дигән сүз.
Азкомплектлы мәктәпләр бүгенге көндә аерым игътибарга лаек. Алар үз проблемаларын чишүдә стандарт булмаган карарлар көтә.
Комментарийлар