Көнчыгыш Кама аръягы төбәге тарихы сәхифәләре
«Туган якны өйрәнү» түгәрәгендә республикабыз төбәкләренә, алардагы милли багланышларга багышланган дәрес.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең
югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты
Максат: укучыларны республикабызның Көнчыгыш Кама аръягы төбәге тарихы, анда барган этник процесслар белән таныштыру.
Бурычлар:
– укучыларга әзерләнү өчен материаллар табып бирү;
– өстәлләргә дәрестә куллану өчен чыганаклардан өзекләр язып тарату;
– алынган тема буенча фәнни-популяр китаплардан күргәзмә әзерләү;
– укучыларның Интернет материалларыннан файдалана алуларына ирешү.
Җиһазлау: Татарстан картасы, 2021 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан Актанышта уздырылган бу төбәкнең этногенезына багышлап уздырылган фәнни конференция видеоязмасы, фәнни-популяр китаплардан күргәзмә.
Дәрес барышы
Укытучы. Татарстандагы һәр төбәкнең кабатланмас йөзе, борынгы тарихы бар. Көнчыгыш Кама аръягы җирләре дә[1] моннан чыгарылма түгел. Нәкъ менә шунда татар мәдәниятенең якты бер үзәге барлыкка килә һәм үсә. Бу җирләр – татарларның иң борынгы заманнардан яшәгән тарихи урыннары. Узган заманнарда бу тарихи-мәдәни өлкә Идел Болгары һәм Казан ханлыгы биләмәләре булып торган.
Озак еллар Көнчыгыш Кама аръягы төбәгендә формалашкан әлеге тарихи-мәдәни өлкәнең күп җирләрен алып торган Минзәлә өязе чын мәгънәсендә бу җирләрдә татар халкы һәм татар мәдәнияте формалашкан үзәк булып тора.
Тарихи белешмә. Минзәлә 1584 елда Көнчыгыш Кама аръягы җирләрендә рус дәүләте йогынтысын саклаучы ныгытма буларак төзелә. Баштарак ул 1708 елда оешкан Казан губернасы составында була, 1719 елда Уфа провинциясе составына кертелә. 1782 елдан административ-территориаль берәмлек булып оешкан Минзәлә өязенең үзәге буларак шәһәр статусы ала.
Бүген менә шушы төбәкне Башкортстанның кайбер галимнәре башкорт җирләре итеп күрсәтәләр. Сарман, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә төбәкләрен дә бәхәсле җирләр итеп карыйлар.
Укытучы. Мисал өчен ерак китәсе юк, Башкортстан тарихчысы профессор Әнвәр Әсфәндияровның «Аулы Мензелинских башкир» китабын гына алып карагыз. Әлеге китапта ул, дәүләт архивларында тулып яткан тарихи документларны күрмәмешкә салышып, Минзәлә өязендәге 200 ләп татар авылын «башкортлаштырып» куйган! Язучы Вахит Имамов билгеләп үткәнчә, Уфа белән Чаллы арасында көндез шырпы яндырып эзләсәң дә, чиста башкорт авылларын табып булмый югыйсә. Шушы урында бер кызыклы факт китереп үтәсе килә. Башкортстан Автономияле республикасы төзелгәч, 1919–1922 еллар аралыгында аның башкаласы булып Эстәрлетамак каласы тора, чөнки Уфаның үзендә дә ул вакытта ике-өч гаилә кешеләре генә башкортлар була. Уфа әле тәүге тапкыр нигезләнгән чакта ук Имәнкала исеме белән һәм тулаем рәвештә татар каласы булып дөньяга туа һәм 1920 елларга чаклы 80–90 процент дәрәҗәсендә үзен татар мәркәзе рәвешендә саклап килә.
Сорау. Әнвәр Әсфәндияров, нәрсәгә нигезләнеп, шундый фактлар китергән соң?
Укытучы. Өстәлләрегездә Вахит Имамовның Әнвәр Әсфәндияровны моңа нәрсә этәрүе турындагы язмасы бар. Шуны укып өйрәник әле.
«Уфа губернасында яшәгән татарларны, типтәрләрне «башкорт катламы» булып язылырга мәҗбүр иткән сәбәпләрне генә санап үтик. 1722 елда Россиядә беренче җанисәп башлануга ук, татар халкы моны көчләп чукындыру өчен кәгазьләргә теркәү дип кабул итә. Башкорт катламына язылганнарны һәм хәзерге Уфа каласында, аңа терәлеп урнашкан авыл вә бистәләрдә яшәүче татарларны ул җанисәп кампаниясенә кертмиләр. Җитмәсә, «башкорт» булып язылу крестьяннарны дүрт җанисәп дәвамында, ягъни 1784 елга кадәр ясак (салым) түләүдән азат итә. Һәм иң саллысы – Россия императоры Николай I нең 1832 елгы Указы нигезендә, «башкорт» булып язылган һәр ир-атка – 40 дисәтинә, типтәр-мишәрләргә – 30, ясаклы татарларга 15 дисәтинә исәбеннән җир бирелә башлый. «Башына тай типмәгән» татарлар, билгеле ки, «башкорт» булып язылу чарасын тапмый калмый, 1917 елгы революция нәтиҗәсендә күн курткалы комиссарлар җирне тартып алып, шыр-ялангач калгач, кабат үзенең асыл милләтенә кайтып яшәү юлын сайлый».
(Укучылар әлеге язма буенча фикер алыша.)
Укытучы. Хәзерге Татарстанның Көнчыгыш Кама аръягы авылларының элекке документларында, аерым алганда метрика язмаларында «типтәр» атамасын бик еш очратабыз. Кемнәр соң алар типтәрләр?Алар кайларда яшәгән? Кайсы чордан бу атама кулланыла башлаган? Алар ни өчен шулай атала?
1 нче экскурсовод. Мин Эльмира Сәлахованың «Татар дөньясы» каналында басылган язмасын укып чыктым. Анда ул мондый юллар китерә: «Типтәрләрне иң беренче булып өйрәнеп, китап нәшер иткән галим, татар кешесе – тарихчы, этнограф Гайнетдин Әхмәрев (1864–1911). 1908 елда аның «Типтәрләр һәм аларның килеп чыгышы» исемле мәкаләсе басылып чыга. 1880 еллардан, Вятка губернасының Алабуга өязендә укытучылык иткән вакытыннан ук, ул типтәрләр белән таныш була, аларны күзәтә.
Халыкның исемен, аның килеп чыгышын күп очракта гади генә итеп аңлату еш очрый. Типтәр сүзен дә «тибү», «таптау» кебек фигыльләрдән ясалган итеп тә, фарсы теленнән кергән «тир» – «ук» сүзеннән килеп чыккан итеп күрсәтү дә бар. Тарихчы фикеренчә, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, чукындыру, руслаштыру сәясәте көчәю сәбәпле, халыкның тынычрак, җир дә мулрак булган якларга күчеп китүе күзәтелә. Татарстанның Көнчыгыш районнары, алар белән чиктәш булган Башкортстан җирләрендәге күп кенә авылларның тарихы шушы вакыйгалар белән бәйле. Монда күчеп килеп, җир алган кешеләр күбәя башлагач, салым салу, контрольдә тоту өчен дә аларның исәбен алу, аларны теркәү ихтыяҗы туа. Килгән кешеләрне махсус дәфтәргә теркәгәннәр. Теркәлгәннәр “дәфтәр кешеләре”нең исемнәре тора-бара «дәфтәр»дән «типтәр»гә әйләнеп киткән.
Бу аңлашыла да, татар телендә яңгырау тартыкларның саңгырау тартыкларга күчү закончалыгы бар, бу очракта да д~т, ф~п күчеше аңлашыла. Мисал өчен, фарсы теленнән кергән «дәфтәр» сүзе Әстерханда яшәүче татарларда «дептирь», «тептярь» дип әйтелүе дә бу карашка дәлил була ала, дип аңлата галим.
Типтәр – ул килеп җир алган, аерым сословие кешесе, аның эчтәлегенә беркайчан да этноним мәгънәсе салынмаган. Типтәрләр үзләрен бу сүз белән атауны яратып бетермәгәннәр, күп кенә очракта алар элеккечә үк үзләрен татар дип атаган, кайберләре инде бу җирдәге башка сословие «башкортлар» янына килеп урнашкан яңа кешеләр булгач, үзләрен «яңа башкорт» дип тә атап йөргәннәр.
Татарстанның көнчыгыш районнары авыллары, Башкортстанның кайбер авылларының метрика язмаларында очрый торган «типтәр», «башкорт», «яңа башкорт»лар – барысы да сословиене күрсәтә торган атамалар. Атамалар охшашлыгы аркасында «башкорт» дигән сословие кешеләренең тора-бара башкорт этносы составына кереп китүләрен дә күрәбез, документ белән эш иткән кайбер чиновниклар да, бу атаманың эчтәлеген уйлап тормыйча, рәсми кәгазьләрдә дә буташтырып язгалаганнар. Хәзерге вакытта да төбәкчеләр яисә нәсел тарихлары белән кызыксынучылар бу ялгышлыкны кабатлыйлар. Сүз бертөрле булып та, эчтәлек ягыннан аерымлыклар, хәтта капма-каршы мәгънә көченә ия булган сүзләр булуын белергә кирәк. Бу – шуңа бер мисал!»
Укытучы. Типтәрләр аерым халык түгел, димәк.
2 нче экскурсовод. Тарихчы Г.Әхмәрев аларны татар халкының бер өлеше итеп саный. Типтәр авылларында әлегә кадәр типтәр дигән сүзне, бабаларының типтәрләр булуын хәтерлиләр, әмма алар үзләрен татар дип атыйлар. Г. Әхмәрев үзенең «Типтәрләр һәм аларның килеп чыгышы» дигән хезмәтендә болай дип яза: «припущенники (тептяри) не составляют из себя особой народности, как их принято считать в официальных грамотах и в русской литературе, они – суть особый разряд крестьян, находившихся в прежнее время в некоторой зависимости от башкир», ягъни ул типтәрнең этнос (милләт) исеме түгел, ә катлам (сословие) исеме икәнлеген раслый. XVIII йөзнең беренче яртысында җан башыннан алына торган ясак кертелгәч, типтәрләрне дәүләт крестьяннары һәм башкорт сословиесе аралыгында торган аерым бер сословиегә кертәләр, аерым бер катлам итеп карыйлар.
Укытучы. Әйе, укучылар, тарихчы Г.Әхмәрев язуына караганда, беренче чорда (XVIII йөздә) типтәр катламы (сословиесе) милли составы ягыннан шактый чуар булган. Башкорт җирләренә килеп урнашканнар арасында татарлар да, марилар да, арлар (удмуртлар) да, мордвалар да, чувашлар да була. Диннәре буенча галим аларны ике төркемгә: «мөселман типтәрләр»гә һәм «мөселман булмаган»нарга бүлә. Ул бу ике төркемнең яшәү рәвешләрендә аермалыклар булуын ассызыклый, аларны үз күзләре белән күреп, алар белән аралашканнан соң шундый нәтиҗәне ясый. Мөселман типтәрләре – алар, һичшиксез, татарлар, мөселман булмаган дигәннәре, ягъни мәҗүсилектә булганнары, Казан ханлыгы алынганнан соң, бу якларга килеп чыккан Идел буе халыклары: чувашлар, марилар, арларның дәвамчылары.
Бу төбәктәге сәүдәгәрләрнең зур күпчелеге типтәрләр булуы да аларның Казан татарларына якынлыгын күрсәткән, татарларда сәүдә итү һәвәслеге борынгы чорлардан ук килүе билгеле. Укый-яза белүләре, белем дәрәҗәләре белән дә алар башка халыклардан аерылып торган. Галим, үзенең күргәннәреннән чыгып, башкортлар арасындагы мулла, имамнарның, нигездә, типтәрләр булуын яза.
Укытучы. Димәк, хәзерге Татарстанның Көнчыгыш Кама аръягы җирләрендә урнашкан типтәрләр күпләп яшәгән авылларны башкорт авыллары, башкорт җирләре дип атау дөреслектән ерак тора.
3 нче экскурсовод. Гайнетдин Әхмәрев типтәрләрнең этник башкортлар белән бәйләнешләре булмавын, аларның бәйрәмнәре мисалында да күрсәтеп үтә. Галим, типтәр һәм башкорт авылларындагы Җыен бәйрәмен күреп, аларның төрлелегенә һәм аерымлыкларына игътибар итә. Уфа өязендәге Дүсмәт авылы җыенында татар Сабан туена хас булган уен-җыр, бию, кыңгыраулы пар атларда йөрү, Бәләбәй өязенең Күчербай авылында дала халкындагы ат чабышлары, көрәш өстенлек иткән. Бәйрәмнәр, озак вакыт формалашкан күренеш буларак, халыкның тарихын, үзенчәлеген ачык күрсәтә тора. Моннан кала, типтәрләр яши торган авыл атамаларында «бай», «мулла» дигән компонентлар бар. Болар да аларның бу җирләргә нинди миссия белән килүенә ишарә ясый. Типтәр авыллары исемнәренең Казан тирәсендәге татар авыллары исемнәре белән тиңдәшлеге дә аларның нәкъ менә Казан ягыннан күчеп утырган татарлар булуы турында сөйли. Шундый авылларның исеме өч дистәгә якын исәпләнә. (Укучыларга 2021 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан Актанышта төбәк этногенезына багышлап уздырылган фәнни конференция видеоязмасы тәкъдим ителә.)
Укытучы. Укучылар, өстәлләрегездә тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайловның әлеге конференциядә яңгыраган кайбер фикерләре язылган чыганак та бар. Шуны укып чыгыйк әле. (Укучылар әлеге документ белән таныша.)
4 нче экскурсовод. Тарих фәннәре докторы Искәндәр абый Измайлов Минзәлә төбәгендә элек-электән башкортлар түгел, татарлар гомер сөрүен фәнни нигездә раслый. Сүзен дәлилләү өчен галим археологик табылдыкларны, эпитафик материаллар, язма чыганакларны мисалга китерә. Алар буенча карасаң, хәзерге Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарын эченә алган Көнчыгыш Кама аръягы җирләрендә яшәгән кешеләрдә Казан ханлыгы ханнары тарафыннан бирелгән җиргә хокукны раслаучы ярлыклар, тархан грамоталары булган. Борынгыдан ук бу җирләрдә болгар игенчеләре яшәгән. Соңыннан бу җирләр Алтын Урда дәүләте составына керә. Шуңа күрә безгә Көнчыгыш Кама аръягы төбәгендә күчмә башкортлар көн күргән дип сеңдерергә тырышалар икән, бу тарихи дөреслеккә туры килми.
Укытучы. Бүгенге дәрестә ишеткәннәрегезгә йомгак ясап, нинди нәтиҗәләр ясарга була?
Көтелгән җавап. Көнчыгыш Кама аръягы һәрвакыт төрле мәдәниятләр һәм цивилизацияләр очрашкан урын санала.Тарихның төрле чорларында алар арасындагы чик үтә хәрәкәтчән дә, күчүчән дә була. Шул ук вакытта татар халкы һәм аларның алдагы буыннары белән тыгыз бәйләнгән мондагы җир эшкәртүче мөселман халкы үзгәрешсез кала биргән. Шуңа күрә Көнчыгыш Кама аръягы җирләре татар халкы һәм булачак татар милләте формалашкан мәйданнарның берсе дип курыкмыйча әйтә алабыз.
Укытучы. Бүгенге дәресебез шуның белән тәмам. Ул сезнең өчен файдалы булгандыр дип уйлыйм. Дәрескә зур әзерлек белән килүегез өчен зур рәхмәт.
Файдаланылган әдәбият
1. Татары Западного Приуралья в материалах государственных переписей населения 1795 – 1859 гг. Справочник. Т. 1. Мензелинский уезд. –Казань, 2022.
2. Асфандияров А.З. Аулы Мензилинских башкир. – 2009.
3. Имамов В. Минзәлә өязе җайдаклары 1812 елгы Ватан сугышында. (Интернет материалы.)
4. Әхмәрев Г. Сайланма әсәрләр. – 1908.
[1] Бүгенге көндә бу территориягә Каманың сул кушылдыгы Чишмә елгасының көнчыгышында урнашкан Яңа Чишмә, Түбән Кама, Тукай, Зәй, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы районнары керә.
Фото Егора Мызника на Unsplash
Комментарийлар