Логотип Магариф уку
Цитата:

КҮӘМ УКУЧЫЛАРЫ ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ

Алия САДРИЕВА, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, «Яшь кинематограф» түгәрәге җитәкчесе.Көн дә биш яки алты дәресен укып бетерүгә укучы саубуллашып өенә кайтып...

Алия САДРИЕВА, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, «Яшь кинематограф» түгәрәге җитәкчесе.


Көн дә биш яки алты дәресен укып бетерүгә укучы саубуллашып өенә кайтып китсә, аның мәктәп чоры гел бертөрлегә кайтып калыр, баланың мәктәпкә карата кызыксынуы да сүрелер иде. Ничек итеп мәктәпнең дәресләрдән тыш тормышын җанландырып җибәрергә? Нинди юллар белән балаларны дәрестән тыш чараларга җәлеп итәргә? Шул нисбәттән үзебезнең мәктәптәге эш юнәлешләре аша тәҗрибә уртаклашып үтәсем килә.


Мәктәбебездә туган якны өйрәнүгә йөз тоткан, Әтнә Укучылар йорты каршында оештырылган түгәрәк эшләп килә. Башта ул «Бабайларыбыз эзеннән» дип аталса, соңгы ике елда «Эзтабар» исемен йөртә. 90 нчы еллары ахырында укучылар белән берлектә авылыбыздагы өлкәннәрдән сораштыру юлы белән төрле темаларга мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә башладык. Бу вакытта укучыларыбыз кешеләр белән аралашырга, үзләренә кирәкле мәгълүматны ала белергә өйрәнә. Шулай ук аларда өлкәннәргә хөрмәт, итагатьлелек сыйфатлары да тәрбияләнә. Бу процессны түгәрәк әгъзаларының берсе видеокамерага төшереп бара. Мәктәбебездә эшләп килүче икенче бер «Яшь кинематограф» түгәрәге әгъзалары белән берлектә төшерелгән фото- һәм видеоматериаллар монтажланып, хронологик тәртиптә, тематик юнәлештә папкаларга салына.


Күптән түгел Казанда Фатих Әмирхан исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциядә I урынны яулаган фәнни-эзләнү эшебез дә укучыларыбызның дәресләрдән соң һәм җәйге каникул чорында башкарган олы хезмәтен үз эченә алды. Чернобыльдәге атом электростанциясе шартлаганнан соң, әлеге һәлакәт нәтиҗәләрен юк итүдә катнашкан һәм нурланыш алудан вакытсыз гомере өзелгән Реваль абый Низамовка багышлана ул. Дәресләрдән соң укучылар, аның туганнарына, күршеләренә барып, сораштыру үткәрде. Каһарманыбызның сыйныфташларын түгәрәк утырышына чакырып, яздырып алган интервью бай мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирде. Җәйге каникул чорында түгәрәкнең актив әгъзалары, укучылар арасыннан охшаганрак балаларны сайлап, Реваль абыйның балачак һәм яшүсмерлек чорына караган видеоматериаллар төшерде. Ә кышын аның хоккей уйнау күренешен оештырып, видеога төшергәч, укучылар, булган фотоларны сайлап алып, хронологик тәртиптә сканерлап, электрон вариантын булдыргач, видеоклип ясап карарга дигән фикер туды.


Мин, түгәрәк җитәкчесе буларак, җырлар иҗат итүче Ринат Рәхмәтуллиннан аның репертуарындагы «Тормыш китабы» җырының көен файдаланырга ризалыгын сорадым. Ул берсүзсез риза булды. Каһарман авылдашыбызның тормыш юлын чагылдырган шигырь язып, көйгә салдык. Эзтабарлар җырын якташыбыз Ленур Зәйнуллин аранжировкасы белән, Әтнә җыр яздыру студиясендә чын җыр итеп әзерләгәч, «яшь кинематографчы»ларыбыз, «Киностудия Windows Live» программасын кулланып, «Сүнгән йолдыз яктысы» дигән видеоклипны әзерләп бетерде.


Экология елы уңаеннан исә «Яшь кинематограф» түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз, районыбыздагы «Ашыт» тыюлыгына багышлап, документаль фильм төшерде. Моның өчен алар ел дәвамында Ашыт елгасында барган табигать үзгәреше мизгелләрен фотокамерага төшереп бардылар: анда көзен күчмә кошларның тукталуы, кышын боз калынлыгы, язын Ашытның ташуы, боз китү, ә җәен аккошларның яшәве белән кызыксындылар. Нәтиҗәдә, «Табигать – уртак йортыбыз» дигән документаль фильм әзерләнде, ул да республика һәм төбәкара конкурсларда беренчелекне яулады.


Югарыда санап үтелгәннәр – укучыларыбызның дәрестән тыш башкарган эшләренең бер өлеше генә. Ә иң мөһиме: балаларыбыз бу юнәлешләрдә үзләре теләп, бернинди мәҗбүр итүләрсез, бер-берсен тулыландырып, ярдәм итешеп шөгыльләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ