Логотип Магариф уку
Цитата:

Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..

Гүзәл Миннесәгыйрь кызы ХӘБИБУЛЛИНА,Азнакай районы Сарлы урта мәктәбе филиалы Югары Стәрле төп мәктәбенең I категорияле математика һәм информатика укытучысы. Эш стажы – 18 ел.Туган авылымда унъеллык м...

Гүзәл Миннесәгыйрь кызы ХӘБИБУЛЛИНА,

Азнакай районы Сарлы урта мәктәбе филиалы Югары Стәрле төп мәктәбенең I категорияле математика һәм информатика укытучысы. Эш стажы – 18 ел.


Туган авылымда унъеллык мәктәпне тәмамлап, Бөгелмә педагогия училищесында белем алдым. 12 ел башлангыч сыйныф укучыларына белем бирдем, югары белем алдым. 2008 нче елдан математика һәм информатика укытам.


Укытучы булу - гомерлеккә белем илендә яшәп калу дигән сүз ул. Ләкин биредә калу өчен эш сөючәнлек, түземлелек, пөхтәлек, тәртип, җыйнаклык һәм тагын бик күп уңай сыйфатларга ия булу таләп ителә. Укытучы дигән бөек исемгә лаек саналу өчен күп укырга, эзләнергә, осталыгыңны даими арттырырга, һәм, әлбәттә, балаларны яратырга кирәк.


Мин - укытучы. Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...


...Менә зур чәчәк бәйләме тоткан сабыйларын җитәкләп каршыма әти-әниләр килә. Нарасыйлары бәйләмне миңа сузган арада, ата-аналарның шушы минутта күз карасыдай газизләрен миңа ышанып тапшыруларын йөрәгем белән тоям. Бер мизгелгә укучыларым белән карашларыбыз очраша. Никадәр сафлык, пакълек, чисталык, самимилек һәм ышаныч бөркелә бу карашлардан... Бу ышанычны акламаска минем хакым бармы?..


...Чыгарылыш кичәсе... Инде буйга җиткән, зифа, акыллы укучым мәктәп белән саубуллаша. Күңел тула, күзләр яшьләнә, иреннәр калтырый. Шушы бала олы тормышка мин биргән белемнәрне генә түгел, бәлки, минем икеләнүләремне, хаталарымны, хәтта сөйләшү манерасын, интонацияне, чәчне төзәтеп кую кебек гадәтләрне дә алып китәчәк бит...


...Ничә мәртәбәләр барысын да ташлыйм микән әллә дигән уйлар килгәне бар. Дөресе шулай. Ул бетмәс-төкәнмәс дәфтәрләр, озын-озак педсоветлар, БДИлар, берсе артыннан берсе килгән тикшерүчеләр, тиктормас, тыңлаусыз малайлар, таләпчән әти-әниләр, инде килеп игътибарга сусаган үз балаларым! Ниндидер көч һаман саен сыйныф ишеген ачып керергә мәҗбүр итә, мин җиң сызганып эшкә керешәм: “Исәнмесез, утырыгыз!”... Ничә пар күз өметле карашларын миңа төбәгән. Алар арасында математика фәнен өзелеп яратучылар да, бу фәнне бик кирәклегә санамаучылар да, гомумән, укуга битараф балалар да бар. Ничек кенә аларның йөрәгенә юл табарга? Ничек итеп үз фәнеңә мәхәббәт уятырга? Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Укытучы буларак та, әни буларак та ышанып әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк. Шуңа күрә мин дәреслек биремен балаларның мөмкинлекләренә карап үзгәртергә тырышам. Математика фәненең бер кагыйдәсен белмәгән яки ниндидер формуланы әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куймыйм.


... Иманым камил, сыйныфта ничә бала – өчме, унмы, егерме бишме – бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли-эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, балаларга булган мәхәббәтемне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ