Логотип Магариф уку
Цитата:

Кызык булырмы?

Лидия Семеновна КОНСТАНТИНОВА,Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы- 25 ел.Авыл укытучысы...Ул гомергә авылга мәдәният, заманча белем, зәвык таратучы булган....

Лидия Семеновна КОНСТАНТИНОВА,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы- 25 ел.

Авыл укытучысы...Ул гомергә авылга мәдәният, заманча белем, зәвык таратучы булган. Бу хәзер дә шулай. Укытучының абруен күтәрү өчен төрле бәйгеләр уздыралар, хезмәт хакын арттырып торалар... Авыл кешеләре арасында: “Укытучылар 50-60 мең хезмәт хакы ала”, - дигән сүзне ишетү ничек рәхәт! 1-2 җитәкче укытучының хезмәт хакы белән чагыштырганда  шул хезмәт хакының яртысын, яисә өчтән берен генә алуыңны белми шул алар. Авыл җирендә 20-25 мең хезмәт хакы алуың да шөкер инде, әле авылдашлар аның хәтле дә акча күрми бит дип, тынычланасың.


Авыл укытучысы... Җәй җитүгә сөенеп ялын көтеп тора ул. Укытучыныкы кадәр ял тагын кемгә тигән? Чакыртып яфрак җыярга да, бәрәңге басуында чүп утарга да, олырак түрә киләсе булса, мәктәп бакчасын утарга чакыртып алу да бик җиңел бит. Авыл җирлегендә бухгалтерлар дә, медицина, почта хезмәткәрләре дә бар, ә менә яшел масса җыярга күп акча алучы укытучылар да җитә.


Укытучы дәрәҗәсе турында сөйләшкәндә, иң беренче чиратта аны мәктәп директоры, аннан җирле җитәкчеләр күтәрергә тиеш. Мәктәп ишегалдынагы карны укытучылар көрәп, укучылар тәрәзәдән көлеп карап торганда,  бакчадагы түтәлләрнең яртысын укучыларга, икенче яртысын 50 яшьлек укытучыларга бүлеп биреп ярыштыра башласалар, күтәрелә инде укытучының дәрәҗәсе. Авыл клубындагы урыннарны тутыру өчен мәҗбүри концертларга чыгу, “таныш әртис” килсә, җыелышып чәчәккә акча җыю, мәктәптәге хуҗалык эшләреннән калмау  дәрәҗәгә сукмый анысы.


Ә укытучының дәрәҗәсе нәрсә генә кылансалар да авыл кешесе алдында. Дәрәҗәне бит күпме хезмәт хакы алуың һәм аны кайларга таратуың күтәрми. Куйган хезмәтең, укучыларның белеме, сыйныфтагы балаларыңның тәртибе ата-аналар куйган бәядә, мәктәпне тәмамлаган укучыларның рәхмәтендә чагыла. Авыл укытучысына  берничә буын вәкилләре үз бәясен куя әле. Анасын, баласын, оныгын укыткан укытучылар азмыни авылда?


Авыл укытучысы... Ул бүген БДИ аркасында төп фәннәрне русча укытырга мәҗбүр булуына борчыла, балаларның сөйләм күнекмәләре югалуына кайгыра. Тест эшләүгә кайтып калган белем бирү системасы иҗади фикерләүне кыса. Матур әдәбият, газета- журнал укып, фикер алышырга вакыт калдырмый. БДИның югары уку йортына керергә файдасы күп, килешәм. Ләкин шул БДИ авыл баласының балалыгын урлады. 9-11 сыйныф укучысының чаңгы шуарга да, күңел ачарга да вакыты калмады. Кайда ничектер, бездә укыйлар, тырышалар, сүз юк, имтихан нәтиҗәләре белән ел саен сөендереп торалар.


Авыл укытучысы... Хезмәт хакың да югары, мәктәп җиһазланышың да шәһәрнекеннән ким түгел, авыл урамына җәелгән асфальттан хәтта язын-көзен дә туфли белән йөрерлек. Ләкин авылның  укытучылар  гвардиясе олыгая. Ара-тирә яшьләр дә күренеп китә китүен, тик, кызганыч, бер елдан артык тоткарланмыйлар. Күп акчалар вәгъдә итеп, йортлар салып бирсәләр, кайтырмы яшьләр авылга? Шикләнәм. Берничә елдан авыл мәктәбе бетмәс дип, кем гарантия бирә?


Тик ни генә булмасын, авыл мәктәбендә укыган бала бәхетле. Анда ата-ана, мәктәп тәрбиясеннән тыш авыл тәрбиясе дә була. Сала баласы Авыл укытучысын зурлый, хөрмәт итә. “Фәлән Фәләнович” дип түгел, туганына эндәшкән кебек “Апа, Абый” дип хәл белешә.


Иҗади фикерләү проблемасы өстендә эшлим мин. Аның кәгазьдә язылган варианты бик озын һәм фәнни, ләкин эчтәлеге шушы. Иҗади проектларда катнашып, күп кенә республика, район конкурсларда җиңә укучыларым. Иҗади фикерләүгә мәктәптә нигез салынып калсын дип тырышам.


Профессия сайлау буенча анкеталар уздырабыз. “Укытучы булам!”,- дип хыялланганнары, кызганыч, бик аз. “Мин ни өчен укытучы булырга теләмим?” дигән темага сочинение яздырып карарга кирәк әле. Тик укуы кызык булыр микән? Ә авыл укытучысыз калса?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ