Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышның “Тормыш дәресләре”

Артур ЕФИМОВ,Мамадыш районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Балалар бәләкәйдән үк тормыш-яшәеш шартларына яраклашырга гадәтләнеп үсәргә тиеш. Районыбызның педагогик коллективлары да соңгы елларда «тормышның...

Артур ЕФИМОВ,
Мамадыш районы мәгариф бүлеге җитәкчесе

 Балалар бәләкәйдән үк тормыш-яшәеш шартларына яраклашырга гадәтләнеп үсәргә тиеш. Районыбызның педагогик коллективлары да соңгы елларда «тормышның үзе ярдәмендә баланы үстерү һәм тәрбияләү» принцибы буенча эш итә. Моннан тыш, балаларны тәрбияләүдә моннан дүрт ел элек районыбыз башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән булдырылган  муниципаль «Тормыш дәресләре» проекты да киң кулланыш тапты.  Әлеге дәресләрнең төп максаты: балаларда туган якка мәхәббәт, рухи-әхлакый ориентир, лидерлык сыйфатлары, хезмәт һәм һөнәри үзаң тәрбияләү, кече яшьтән үк тормышка яраклашырга, дөрес юл сайларга өйрәтү.


 Балаларга мәктәптә өр-яңа «фән» нигезләрен төшендерүнең асылын һәркем аңлаганлыктан, җитәкчелекнең идеясе кичекмәстән тормышка ашырыла да башлады. Әлеге үзенчәлекле, үзебезнең төбәккә генә хас булган дәресләрне үткәрү өчен, Мәгълүмати-методик үзәк, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре  тарафыннан, педагогларга ярдәм йөзеннән, методик кулланма әсбап эшләнде. Һәр атнаның җомгасында уза торган тәрбия сәгатьләрендә I – XI сыйныф укучылары  районыбыздагы төрле хезмәтләр, оешма-предприятиеләр һәм учреждениеләр эшчәнлеге, эш юнәлешләре һәм максатлары белән якыннан таныша. Темалар балаларның яшь үзенчәлеген искә алып бирелә. «Мамадыш  районы – игенчеләр төбәге», «Төбәгебез геройлары», «Шәхси ярдәмче хуҗалык», «Су каналы. Суны кайдан һәм ничек алалар?», «Кече һәм урта бизнес», «Урман хуҗалыгы», «Район прокуратурасы» кебек темаларны үз эченә алган дәресләр укучыларга тормышны якыннан танып белергә өйрәтә. Аларның әһәмияте бик зур, чөнки коры сүзләр белән генә патриотлар тәрбияләү мөмкин түгел. Ә аудиоязмалар, видеофильмнар ярдәмендә аңлатканда балалар үз якташларының нинди уй-планнар белән яшәгәнен күрә, һәм аларда «Тормыш дәресләре»ндә өйрәнгәннәренә карата кызыксыну уяна.


Бу дәресләрдә балалар Мамадыш районы тормышы белән генә түгел, шулай ук күрше районнар һәм җөмһүриятебез яшәеше белән дә таныша.  Мамадыш укучылары Яшел Үзән, Саба, Кукмара, Түбән Кама, Казан предприятиеләре, кыскасы, җөмһүриятебездә нинди сәнәгать тармагы бар, барысыннан да хәбәрдар, алар мәктәпне тәмамлагач, кем булып, кайда эшләргә мөмкин икәнен белеп үсә. «Алабуга» махсус икътисади зонасына оештырылган экскурсияләр ярдәмендә балаларны икътисади зона  белән якыннан таныштыру да – алга таба һөнәр сайлауда үзе бер зур ярдәм.   Уку елы дәвамында барлык мәктәп укучылары да анда булып кайтты. Экскурсияләрне алдан төзелгән график буенча оештырдык.


«Тормыш дәресләре»н системалы алып бару – укытучы сөйләве, презинтация, видео-, аудиоязмалар, скайп аша элемтәләр, теге яки бу оешма-предприятие белгечләре белән очрашулар, экскурсияләр – барысы да тормышка әзерләнүгә ярдәм итү максатыннан эшләнә.


Уку елы ахырында тормыш дәресләрендә алган белемнәрне сынап карау максатында үткәрелгән олимпиадалар мәгълүматны тагын да ныграк үзләштерүгә китерә.


Балаларга дөрес тәрбия бирү – тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Безнең балалар – илебезнең булачак гражданнары. Безнең балалар менә дигән гражданнар, үз hөнәрләренең осталары булып үсәргә тиеш.


Көннәрдән беркөнне республикабыз, илебез белем йортларында балалар өчен «Тормыш дәресләре» оештырыла башлый икән, без барыбыз да һич тә икеләнмичә моның мамадышлылардан алынган тәҗрибә булуын әйтә алачакбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ