Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп булса, авыл да яшәр

Ләйсән Гайнетдин кызы СӘХӘПОВА,Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы. Эш стажы – 13 ел Укытучы! Бу сүз никадәр хезмәтне үз эченә алган. Белем бирү, бала күң...

Ләйсән Гайнетдин кызы СӘХӘПОВА,
Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы. Эш стажы – 13 ел

 Укытучы! Бу сүз никадәр хезмәтне үз эченә алган. Белем бирү, бала күңеленә тәрбия орлыклары салу, заманча технологияләрне куллана белү – барысы да укытучы җилкәсенә йөкләнгән эшләр. Илдә, җәмгыятьтә бертуктаусыз үзгәрешләр бара. Шуның белән бәйле рәвештә, укытучыга да яңа таләпләр куела.


 Нинди соң ул яңа заман авыл укытучысы? Минем фикеремчә, яңа заман авыл укытучысы – ул һәрвакыт яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлый алучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. Бүгенге көн укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Чөнки шуннан башка мөмкин дә түгел. Дәресләре эчтәлекле, кызыклы, балаларның хәтерендә озак сакланырлык булсын өчен, укытучы төрле алымнар куллана. Хәзер бит искечә генә укытып булмый. Гел укырга, эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Соңгы вакытта уку-укыту өлкәсендә бик күп яңалыклар барлыкка килде: яңа технологияләр куллану, инновацион дәресләр, Сингапур укыту системасын файдалану. Укытучының төп бурычы – заман таләпләренә туры килгән икенче буын балалартәрбияләү. Ләкин нинди генә таләпләр куелса да, иң мөһиме: укытучы кеше үз фәнен яратырга һәм укучыларда да аңа карата кызыксыну уятырга тырышу.


 Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Бигрәк тә бу авырлыкны авыл мәктәбе укытучылары сизәдер, минемчә. Чөнки, оптимальләштерү процессы дип, күп кенә авылларда башланыч мәктәпләр генә калды, я күбесе ябылды. Ә күпме укытучылар эәсез калды! Кечкенә балалар иртүк юлга чыгып китәргә мәҗбүр ителде. Аллага шөкер, авылыбызда әлегә мәктәп бар. Ләкин укучылар имтиханнардан куркып, IX сыйныфтан соң китү ягын карыйлар. Аларны да, әти-әниләрне дә аңлап була, әлбәттә.


Яңа технологияләр куллану, дибез. Дөрес, шәһәр мәктәпләрендә алар җитәрлек. Ә авыл мәктәпләрендә алай түгел. Мәктәптәге контурлы карталар, глобуслар, күрсәтмә материаллар совет заманынан калган. Ярый инде, һәрберебездә ноутбуклар, интернет челтәре бар. Авыл укытучысы төннәр буе эзләнеп, укучыларга тиешле белем бирергә әзерләнә. Шулай эшләмичә ярамый. Чөнки ел ахырында имтихан бирү таләпләре татар авылы мәктәбендә укыган гади авыл баласына да, заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган шәһәр мәктәбен тәмамлаган укучыга да бер. Бүгенге көндә шәһәр мәктәпләренә, шәһәр укытучыларына нигәдер өстенлекне күбрәк бирәләр. Әлбәттә, аларның мөмкинлекләре күбрәк. Ләкин бит авыл мәктәпләрендә дә үз хезмәтен намус белән башкаручы, үз эшенә тугрылыклы, талантлы, сәләтле укытучылар эшли. Алар да эзләнәләр, иҗади яктан үсәләр, илнең киләчәге булган балалар тәрбиялиләр. Минем иң зур теләгем шул: авыл мәктәбенә һәм укытучыларына мөнәсәбәт үзгәрсен иде.


Хәзерге заман авыл укытучысы да беркайчан ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калмый. Ул һәрвакыт алга карый, заман белән бер сафта атлый, гел эзләнүдә. Авыл укытучысының уңай яклары да бар: сыйныфларда балалар аз, һәрберсе синең күз алдыңда. Сыйныфта тәртип сакларга да уңайлы, һәр укучы белән шәхси якын килеп эшләп тә була.


Йомгаклап шуны әйтәсем килә: нәрсә генә әйтсәләр дә, ничек кенә зарлансак та, мин шушы һөнәрне сайлавыма үкенмим. Баларның көләч йөзен күрү, аларның уңышларына сөенү нинди бәхет бит ул! Яшәсен авыл мәктәпләре һәм авыл укытучылары. Шулай булса, авыллар да яшәр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ