Мәктәп һәм гаилә тәрбиясе – бербөтен
Лилия ГЫЙЛЬФАНОВА,Мөслим районы Мари Бүләр төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Педагогик хезмәт стажы 17 ел.Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләренән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле...
Лилия ГЫЙЛЬФАНОВА,
Мөслим районы Мари Бүләр төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик хезмәт стажы 17 ел.
Алтыннан да кыйммәтле,
оҗмах нигъмәтләренән дә
кадерле булган нәрсә –
тәрбияле баладыр.
Р.Фәхреддин
Бүгенге заманда авыл мәктәбендә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә эшләү – зур бәхет дип уйлыйм мин. Чөнки авыл һәм шәһәр тормышы, аның үзенчәлекләре, бу сыйфатларның балаларда чагылышы һәркайсыбызга мәгълүм.
Һәрдаим үзгәреш кичереп торган замана җилләре укучы шәхесе, укытучы һәм әти-әниләр алдына зур бурычлар куя. Югары әхлаклы, зыялы, тормышта үз урынын таба белгән, гаиләдә һәм мәктәптә алган тәрбиясен куллана белгән, авырлыклар алдында югалып калмаучы, кыю һәм тәвәккәл балалар тәрбияләү – безнең төп максатыбыз.
Кешене кеше иткән
Бер нәрсә –
Кешелеклелек.
Ф.Яруллинның әлеге шигъри юлларында әйтелгәнчә, кеше нинди генә дәрәҗәләргә ирешеп, зур исемнәргә лаек булмасын, аның йөзен күрсәтүче сыйфат – кешелеклелек. Әти-әнигә, укытучыларга хөрмәт, туганнарга, дусларга карата яхшы мөнәсәбәт, гомумән, үзеңнең тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу – бу сыйфатларның нигезе гаиләдә салына дип уйлыйм мин. Әти-әнинең яшәү рәвеше, аларның кылган гамәлләре – бала өчен зур тәрбия чарасы булып тора. 100 тапкыр яхшылыкка өндәп, акыл өйрәтүгә караганда, гаиләдәге яхшылык үрнәге – үзе зур тәрбия ысулы.
Гаиләдә һәрбер кешенең үз урыны: әти – гаилә башлыгы, кайгыртучы, яклаучы, әни – гаиләнең җылы учагын саклаучы, ә балалар – аларның уң кулы һәм ышанычлы таянычлары. Менә шушы вакытта гаиләдә алган тәрбиянең нигезе ныклы һәм ул мәктәпкә килгәч тә, ул бербөтен системага әверелә.
Мәктәбебездә балалар саны аз булганлыктан, һәрберсенә шәхси якын килеп эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Укытучылар коллективының да төп максаты – көндәшлеккә сәләтле, рухи һәм физик яктан сәламәт, нәтиҗәлелекккә омтылучан иҗади шәхес тәрбияләү. “…Мөгаллимнең алдында җыелып, тезелеп утырган балалар һәм никадәр кечкенә булсалар да булсыннар, аларны тәрбия итәчәк гыйлем – кар бөртегенә караганда мең тапкыр җиңел түгелдер. Бәлки, тәрбия гыйлеме кебек бөек һәм изге бер фәннең кагыйдәләреннән хәбәрдар буларак, аңлылык белән хәрәкәт итүе зарур булыр”. Олуг мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддиннең бу сүзләре укытучы эшчәнлегенең төп асылын билгели. Гаилә тәрбиясе турында аның әти-әниләргә карата әйтелгән бөек фикерләре дә бар: «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала – дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас – аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәяхас хурларлар вә кимсетерләр генә».
Күпьеллык тәҗрибә күрсәткәнчә, эшне гаилә белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барганда гына уңышка ирешеп була. Сыйныфта һәм мәктәп күләмендә оештырылган һәрбер чара турында әти-әниләр хәбардар һәм актив катнашучылар.
Вакытны дөрес бүлеп, һәрнәрсәне вакытында эшләүне үзенә бурыч итеп алса гына, бала максатына ирешә ала.
Дәрестән тыш үткәрелгән чаралар һәм түгәрәкләр хәзерге чорда балаларны радио-телевидение, урам йогынтысыннан сакларга ярдәм итәләр һәм аларның аңына, рухына әдәплелек, эшлеклелек үрнәкләрен сеңдерәләр, милләтнең гасырлар буе формалашкан әхлак кагыйдәләрен саклап калырга булышалар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәм-йолалары нигезендә, шулай ук халык педагогикасына нигезләнеп тәрбияләнгән бала гына әхлаклы булыр дип әйтәсе килә. Ел дәвамында бу максаттан үткәрелгән “Өлкәннәр көне”, әниләр.һәм Ватанны саклаучылар кљннәре, гаилә бәйрәмнәре, әти-әниләр белән бергә төрле экскурсияләргә барулар, кызыклы очрашулар, конкурслар, тәрбия сәгатьләре балаларның күңелендә начар гадәтләргә урын калдырмый.
2016–2017 уку елында сыйныф җитәкчеләре методик берләшмәсе укучыларда рухи кыйммәтләр, карашлар, инанулар, шәхси сыйфатлар системасы формалаштыру һәм иҗтимагый тормышка әзерләү өчен шартлар булдыруны максат итеп куйды. Бу максатларны тормышка ашыруда һәр атна саен үткәрелә торган “Тормыш дәресләре”нең әһәмияте зур булды. Ул дәресләр сөйләшүләргә генә кайтып калмыйча, күренекле шәхесләрнең эшчәнлекләрен өйрәнү, алар белән очрашып, фикерләрен, киңәшләрен тыңлауга юнәлдерелде.
Мәктәптә һәм мәктәптән тыш үткәрелгән һәр чара киләчәктә аларны нәтиҗәле эшләргә өндәр, шундый мохиттә тәрбияләнгән балаларыбызның күңелләре изге, фикере ачык, эше максатчан булыр дип ышанасы килә.
Комментарийлар