Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпле авылның гына киләчәге бар

Фәридә Шәймөхәмәт кызы АХУНОВА,Зәй районы Югары Налим урта мәктәбе филиалы Сармашбаш төп мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы – 30 ел.«Педагогик эшчәнлек - аңлы һәм максатлы рәвештә алып барыла т...

Фәридә Шәймөхәмәт кызы АХУНОВА,

Зәй районы Югары Налим урта мәктәбе филиалы Сармашбаш төп мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы – 30 ел.


«Педагогик эшчәнлек - аңлы һәм максатлы рәвештә алып барыла торган тәрбияви күренеш һәм ул җәмгыятьнең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Мәктәптә төрле фәннәр - физика да, математика да, химия, биология һәм башка фәннәр дә укытыла. Ә менә шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларга ихтирам кебек фәннәр дәреслек программасына да, көндәлеккә дә кертелмәгән, язып куелмаган. Әнә шул язылмаган дәресләрне нәкъ менә укытучы үзенең көндәлек эше, укучылар белән аралашуы аша даими рәвештә алып бара, үзенең һәр хәрәкәте, һәр сүзе, һәр га­мәле белән укучыларны тәрбияли. Укытучы үз укучылары өчен идеаллаштырылган бер образ: ул барысын да белә, барысын да аңлый, кирәк икән – хәлеңә керә, юата, киңәш бирә, авыр хәлләрдән йолып ала». Профессор, педагогия фәннәре кандидаты Әнвәр Хуҗиәхмәтовның бу сүзләренә кушылып, авыл укытучысы турында, ул кеше күз алдында яши, аңа күпмедер дәрәҗәдә кысада яшәргә туры килгәнен дә әйтер идем. Әйе, укытучы гомере буе укучыларына үрнәк, ата-аналар алдында хөрмәтле, авыл халкы алдында абруйлы булырга тырыша. Хезмәттәшләрең белән һәрвакыт яхшы мөгалләмә булдырырга, үрнәк гаилә әгъзасы, үз балаларың кебек укучыларыңа да йөрәк җылыңны кызганмаска, укучыларың арасында үз балаларыңны да тигез күрергә кирәк була. Укытучы һөнәре кебек бер генә һөнәр дә кешедән шулкадәр үз эшенә бирелгәнлекне таләп итми торгандыр. Ул һәр көнне һөнәри осталыгын күрсәтүдә, әйткән сүзенең кылган гамәле белән тәңгәл килүендә укучылары алдында имтихан тота. Бүгенге мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр укытучының белемле, алдынгы карашлы, һәр өлкәдә хәбәрдар булуын таләп итә.


          Авыл укытучысына әле җәмәгать эшләре дә өстәлә: ул агитатор да, сайлау комиссиясе әгъзасы да, лектор да, артист та, укучылары белән урамда чүп чар җыеша, басудан чөгендер-бәрәңге алышучы да.


Мин азкомплектлы мәктәптә математика укытам. Фәнгә кызыксыну уяту максатыннан, темага туры китереп, математик фокус, эстафета, кызыклы тарихи факт, теманың тормыштыгы гаҗәеп кулланылышы турында сөйлим, көтелмәгәнрәк эш төрләре уйлап чыгарам. Шулай итеп, замана баласын гаҗәпләндерергә тырышам. Соңгы елларда “Индивидуаль укыту технологиясе” буенча эшләдем, хәзерге вакытта заманча педагогик һәм информацион технологияләрне, тестларны актив кулланам. Хәзерге вакытта авылда да һәр өйдә диярлек интернет тоташтырылган. Интернетның мөмкинлекләре чиксез. Теләсә нинди темага мәгълүмат табу мөмкинлеге бар. Укучылар белән төрле конкурсларда катнашу – моның ачык мисалы.


Һөнәри осталыкны камилләштерү, белемнәрне тирәнәйтү өстендә эшләү максатыннан да конкурсларда, видео очрашуларда катнашып киләм. “Ел укытучысы” район конкурсында катнаштым, 2012 елда “Иң яхшы укытучы” гранты оттым. Шәхси сайтымны булдырып, эш тәҗрибәмне укытучылар белән уртаклашам. Шулай ук педагогик идеяләр фестивалендә үз эшчәнлегемне яктырту максатыннан дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чаралар белән катнашам. Район, республика һәм Чиләбе шәһәре укытучылары белән аралашып эшлим. Мәктәп – ул авыл тормышының мәдәни һәм иҗтимагый үзәге, мәктәпле авылның гына киләчәге бар.


Ләкин авыл мәктәбендә укучылар саны елдан ел кими. Авылда эш урыннары юк, шуңа күрә яшьләр авылда калмыйлар. Авылларны торгызу программаларының да әлегә нәтиҗәсе күренми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ