Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәктәпләрне яшәтүнең төрле юлларын без эзләргә, табарга һәм эшләргә тиеш

Тема: Бүгенге милли мәктәпнең язмышыАлсу ЗАКИРОВА,Иж-Бубый урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик стажы – 2 елМин ХХ йөз башында төрки-татар һәм мөселман халыкларының мәгари...

Тема: Бүгенге милли мәктәпнең язмышы


Алсу ЗАКИРОВА,


Иж-Бубый урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


Педагогик стажы – 2 ел


Мин ХХ йөз башында төрки-татар һәм мөселман халыкларының мәгариф тарихында шөһрәт казанган мәдрәсәнең дәвамчысы булган Бертуган Бубыйлар исемен йөртүче Иж-Бубый мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Үзем дә башта татар мәктәбендә, аннан соң удмурт мәктәбе Сарсак-Омгада укыдым һәм Удмуртия Республикасының социаль педагогика көллиятен тәмамладым. Димәк, милли мәктәптәге тормыш, уку-укыту минем өчен һич ят нәрсә түгел. Шуңа күрә бу тема буенча уй-фикерләремне һич курыкмыйча яза алам, дип уйлыйм.


Мин укыта торган сыйныф быел өченчегә күчте. Төрле милләт балалары укый. Сыйныфны туплаганда ук ата-аналарга: Бу татар сыйныфы булачак, укулар татар телендә алып барылачак. Риза булсагыз, балаларыгызны шатланып үзебезнең мәктәпкә кабул итәбез», – дидек. Алар шунда ук ризалыкларын белдереп гариза яздылар. Әти-әниләр белән беренче тапкыр җыелышып сөйләшкәндә үк мин үземне мисалга китердем. Башлангыч белемне татар мәктәбендә алуымны, аннан соң әтиемне эше буенча икенче авылга күчергәч, удмурт мәктәбендә укуымны сөйләдем. Педагогия көллиятендә барлык фәннәрне рус телендә укуыбызны әйттем. Белемемне тагын да тирәнәйтү өчен үземнең Казан Федераль университетының татар бүлегенә читтән торып укырга керүемне дә сөйләдем. Хезмәт юлым менә шулай башланып китте. Ике ел аз гомер түгел. Көнләп санасаң да 730 көн дигән сүз бит ул. Укучы балаларым белән дә һәм аларның әти-әниләре белән дә аңлашып эшлибез. Университетта укуымны да уңышлы гына дәвам итәм.


Милли мәктәп, милли тел, милләт төшенчәләрен мин болында үсеп утырган төрле-төрле чәчәкләр белән тиңләр идем. Алар да бит болынга үзенчәлекле матур төс биреп, бер-берсенә һич комачауламыйча үсеп утыралар. Илебездәге төрле милләтләр дә шул болындагы чәчәкләр кебек бергә-бергә дус, тату булып яшиләр, бер-берсен тагын да тулыландыралар. Ә милләтләр бары туган телләре булганда гына яшәячәк. Шуңа күрә милли мәктәпләрнең булуы, башлангыч сыйныфларда балаларның үз туган телләрендә белем алулары зарури.


Татар теле бүген упкын алдында тора. Глобальләштерү сәясәте аерым бер илне генә түгел, ә бар дөнья халкын бертөрле итәргә омтыла. Бертөрлелеккә һәм зомбига әверелдерелгән җан иясе, минемчә, синонимнар буларак кулланыла ала. Маңкортлаштыру да зомбилаштыруның бер төре булып тора. Без теленнән, тамырларыннан аерылган яисә ваз кичкән кешеләргә маңкорт дибез. Белүебезчә, Октябрь инкыйлабыннан соң барлыкка килгән совет власте үзенең эшен диннәрне, борынгы гореф-гадәтләребезне бетерүдән башлады. Динне дәүләттән аерды, мәчет манараларыбыз киселде, әллә ничә тапкыр язу алмашынды, бертеллелеккә күчү алга сөрелде. Мәктәпләрдәге милли төбәк компонентын чикләү, туган телләрне өйрәнү турындагы законнар да шуңа барып тоташа.


Телне бик ерак заманнарда борынгы бабаларыбыз барлыкка китергән. Без телебез ярдәмендә өч-дүрт мең ел артка китеп, борынгыларның эш-гамәлләрен, аларның дөньяны ничек күзаллауларын аңлый алабыз. Тел халыкның рухи халәтен, өмет-багланышларын чагылдыра. Телдән төшеп калган сүзләр вакыт үтү белән уйга да керми башлый. Уйга кермәгән-гамәл булып тормышка аша алмый. Телдән төшеп калган һәр сүз – табылмас югалту ул. Без, адәм балалары, үзгәрүчән дөньяга ияреп, үзебез дә үзгәрәбез. Күп үзгәрешләрне үзебез дә кертеп җибәрәбез. Ләкин ул үзгәртүләрнең ахыры кайвакыт гел яхшы да булмый. Милли мәктәпнең язмышы мәсьәләсенә килгәндә, минем фикеремчә, бу нәрсә үзебездән тора. Хөкүмәт җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, халыкка йөз белән борылып, туган кавеме өчен барысын да эшләргә тиешләр. Мәктәп директорлары да милләтпәрвәр шәхесләр булырга тиеш. Хәзер моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәр бала, һәр ата-ана белән индивидуаль якын килеп эшләү кирәк. Бер генә бала да, бер генә әти-әни дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Заман тәлапләренә туры килә торган җиһазлар белән җиһазландырылган сыйныф бүлмәсендә һәр дәресенә тиешенчә әзерләнгән, тирән белемле укытучы укучылары алдында зур абруйга ия булырга тиеш. Аның күңелендәге уй-хисләрне укучылары күз карашыннан аңлый, укытучысына ошарга тырыша. Менә шул вакытта гына бала күңеленә мөгаллим белем һәм милли орлыкларны чәчеп калдыра, зур уңышларга өмет итә ала. Аннан соң, минемчә, дин һәм фән элеккечә берләшергә тиеш. Алар аерылгысыз. Бубый мәдрәсәсе тарихын тирәнрәк белгән саен, мин моңа ныграк ышанам. Безне дин һәм тел берлеге саклаячак.


Бүгенге көндә бала мәктәпкә керү белән әлифбаны, туган телне, әдәбиятны өйрәнә башлый. Дәреслекнең беренче битләрендә үк укучы бала Г.Тукай белән таныша башлый. Үзебезнең татар теле, уку дәресләрендә мин Г.Тукай иҗатын укучыларымның милли үзаңын күтәрү юнәлешендә бик яратып файдаланам. Ата-аналар җыелышларында да бу темага сөйләшүләр алып барам. Ветеран укытучымны, җәмәгать эшләре активистын В.Х.Хәкимованы, җыелышларга чакырып, Г.Исхакый, Г.Тукай, Дәрдемәнд иҗатлары турында, милләтебезнең бүгенге хәле, аны югалтмау турында чыгышлар ясарга чакырам.


Үземнең язмамның ахырында да Вәсилә Харисовнаның чыгышында яңгыраган сүзләр белән тәмамлыйсым килә: «Милләт авыру – моның белән Г.Тукай да, Г.Исхакый да, Дәрдемәнд тә килешәләр. Килешеп кенә калмыйлар, язып та чыгалар. Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз», Г.Тукайның «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» әсәрләре, Дәрдемәнднең «Кораб» шигыре нәкъ шул турыда. Авыру булуында халык үзе гаепле түгел, аңа моны читтән такканнар. Тарих дөнья тетрәтеп торган һәм ахыр чиктә сәхнәдән китәргә мәҗбүр булган бик күп халыкларны белә. Билгеле, татарның да данлы вә шанлы вакытлары булган. Ләкин дөнья үзгәрә, кайдадыр булган байлык һәрвакыт икенчеләрне ымсындырган, яу чабарга котырткан. Инде яулап алынган халык ассимиляцияләргә мәҗбүр ителгән. Ләкин безнең тамырларыбыз тирәндә. Үз йөзебез исән. Бернинди җил-давыллар да безне, җиңел генә йолкып алып, күтәреп бәрә алмас», – дип уйлый дигән иде ул.


Димәк, милли мәктәпләр яшәячәк. Аларны яшәтүнең төрле юлларын без эзләргә, табарга һәм эшләргә тиеш!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ