Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин - авыл укытучысы

Рушания Фәндүс кызы НАСЫЙБУЛЛИНА,Лениногорск районы Тимәш урта мәктәбенең I квалификациия категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы  - 28 ел.Таудан төшкәндә авыл уртасында яшеллеккә күме...

Рушания Фәндүс кызы НАСЫЙБУЛЛИНА,

Лениногорск районы Тимәш урта мәктәбенең I квалификациия категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы  - 28 ел.


Таудан төшкәндә авыл уртасында яшеллеккә күмелеп утырган ике катлы кызыл кирпеч бинаны һәркем тиз абайлап ала. Кайчандыр өч авылны берләштергән җирле үзәкнең чын үзәге булган Үрнәк авылының шаулап торган урыны иде бу. Бүген мәктәп яны тыныч, бала-чага тавышы да, гадәти ыгы–зыгы да күзгә ташланмый. Капкасына балалар ясап калдырган, җилгә каршы зырылдап әйләнүче флюгер тавышына кушылып, авыл мәктәбе белән бер яшьлек биек агачлар шаулавы гына тынлыкны боза.


Алты ел элек оптимизация шартлары безнең Үрнәк авыл мәктәбенә дә килеп җитте. Заманча ике яңа микроавтобус бүгенге көндә авыл укучыларын ундүрт километрга Тимәш урта белем бирү мәктәбенә йөртә. Укучылар, әлбәттә, зур оешкан коллективка килеп укыйлар. Тәҗрибәле укытучылар, заманча җиһазланган сыйныф бүлмәләре, инновацион алымнар һәм башкалар. Дөрес, бер кайгырыр урын да юк, барлык проблемалар да безнең өчен хәл ителгән.  Ләкин укучының дәресләрдән соң оештырылган барлык түгәрәкләрдә, чараларда катнаша алуы чикле, чөнки автобус көтеп тора. Җитмәсә 3-4 сәгать укыган башлангыч сыйныф укучысы 6-7 сәгать укыган өлкән сыйныф укучысын көтә. Иртәнге  сәгать җиде тулганчы мәктәп юлында сабыйлар. Төштән соң вахта эшләп кайткан эшче кебек кайтып керәләр балалар әти–әниләре янына. Һәрбер әнинең баласын иртәнге сәгатьтән юлга озатканда хәерле юл, имин көн теләп  озатуын беләм мин, чөнки уңайсыз һава шартлары гына түгел, таулы–ташлы юл иминлеге шартлары да бездә хәл ителеп бетмәгән әле.


Әти–әни баласы өчен барысында эшләргә әзер, әмма, авыл кешесенә, эшен ташлап, чит авылга килеп, мәктәп проблемаларын хәл итү, ата–аналар җыелышларында катнашу, педагоглар белән аралашу авырлык тудыра. Гомумән, күптөрле мәктәп чараларында катнашудан ата–ана мәхрүм кала.


Мәктәп авылның бүгенгесен дә, киләчәген дә билгели. Бүген авыл яшьләрсез калып бара. Мәктәбе дә булмаган авылда төпләнеп калып, гаилә кору, балалар үстерү яшьләр өчен шартлар юклыгын искәрә, шуңа күрә читкә китеп эш эзлиләр, тормыш коралар. Укучыларым арасында район һәм шәһәр мәктәпләрендә укытучы, тәрбиячеләр булып, нефть чыгару, эшкәртү цехларында һәм башка тармакларда эшләгәннәрен күреп сөенәм бүген. Әмма күбесе хәзер туган авылга кунакка гына кайтып китә.


Укытучы булу теләге каныма салынгандыр, 37 ел гомерен әнием Актаныш районы Әтәс авылы мәктәбендә эшләде, тарих, әдәбият, җәмгыять белеме укытты. Гомере буе үзенең укымышлы муллалар нәселеннән булуы белән горурлап яшәде.


Яр Чаллы дүәләт педагогия институтын тәмамлап, Лениногорски районы Үрнәк авылында татар теле hэм әдәбияты укыта башладым. Элеге җирлектә татар, чуваш, рус кешеләре арасында татар теле укытучысы булып эшләдем. Авыл укытучысы җирле халык арасында яңалыкны алдан күрә белүче югары әхлаклы, тәрбияле, заман таләбенә ияреп баручы абруйлы, эрудицияле интеллигенция вәкиле булып тора.


Мин авыл укытучысы. Эшем һәм бөтен тормышым шул авыл кешесе алдында үтә. Кылган эш–гамәлләрем, холык-фигылем белән укучыларым алдында гына түгел, әти–әниләре арасында да күркәм гаилә, үрнәк шәхес булып калырга тиешлегемне тоеп яшим. Авыл укытучысы – балаларга әниләре кебек кайгыртучан кеше. Дәрестән, тәнәфестән соңгы тормышта да һаман укучыларым белән бергә. Укытучы аларның шатлык–борчуларын бүлешә, хәл итәсе мәсьәләләрдә булыша, төрле бәхәсләрне чишә - һичкайчан ярдәмсез калдырмый, хаталардан курыкмаска, үз фикерен дәлилләргә өйрәтә.


Җәйге җылы җил буш мәктәп буенда үсеп утырган биек тополь агачларының башыннан әкрен генә мамыгын коя, авыл мәктәбе белән бер чордаш каен, юкәләр килер көнгә өмет баглап тын гына шаулап куялар. Урам тутырып көлешкән, уйнаган балаларга ияреп, алар да соклана, куана кебек. Мамык очырган йомшак җилләрне алар да сагынып искә алырлармы икән?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ