Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин авыл укытучысы булуым белән горурланам

 Ландыш Рәшит кызы САФИУЛЛИНА,Апас районы Болын-Балыкчы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 23 ел.Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау - үз-...

 Ландыш Рәшит кызы САФИУЛЛИНА,
Апас районы Болын-Балыкчы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 23 ел.

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау - үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.  Мөгаллим дигән олы ихтирамга ия һөнәр юлын сайлавым очраклылык та түгелдер. Кечкенәдән үк мәктәп тормышында кайнау, әти-әниемнең укучылары турында үз балаларыдай якын күреп, рухланып сөйләүләре, серле китап- дәфтәрләр дөньясы үзенә тартты. Шуңа күрә дә мәктәптә укыганда ук укытучы булырга хыяллана идем. Балачак дөньясы белән укуымны тәмамлаганнан соң да аерылырга туры килмәде. Башта Казан педагогия училищесы, аннан соң  Казан Дәүләт Университеты, һәм ниһаять, авыл мәктәбе... Мин үземне һәрвакыт авыл укытучысы итеп күрә идем, чөнки әти-әниемнең авылда ихтирам казанган укытучылар булуларына сокланып, алар белән горурланып үстем.


Инде шактый еллар үтте, күпме вакыйгалар язмыш борылмаларының шаһиты булды, әмма мин, сайлаган һөнәремә, язмышыма хыянәт итмичә, белем сукмакларыннан укучыларымны зур тормыш юлларына алып чыгу өчен тырышып хезмәт итәм. Алынган хезмәтемә теш-тырнагым белән ябышып, җиренә җиткереп эшләргә тырышу нәтиҗәсез була алмый. Район олимпиадаларында укучыларымның призлы урыннар яулавы, зона һәм республикакүләм бәйгеләрдә катнашуы, матбугатта басылган күпсанлы язмалары бүгенге көн таләпләренә җавап рәвешендә коммуникабельлек, аралаша белү, үз фикерен сәнгатьчә югарылыкта әйтә алулары миндә горурлык хисләре тудыра.


Болын-Балыкчы авылы – илебез тарихында атаклы шәхесләрне мулдан биргән авыл. XX гасыр башында II Дәүләт Думасында депутат булып торган, төбәк һәм авыл язмышы өчен күп эшләр башкарган Гомәр Мусин, шагыйрь Илгиз Кәлимуллин, балалар язучысы Таһир Нәбиуллин, атаклы меценат-альтруист, Л.Толстой исемендәге Алтын медаль иясе игелекле ир Әсгать Галимҗанов, Социалистик Хезмәт Батырлары Мәгъсумә Кәлимуллина, Әминә Маликоваларны үстергән авыл ул. Укучыларда милли үзаң, ватанпәрвәрлек, туган җирләренә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүдә менә дигән мисал-материал булып тора бит бу шәхесләр.


Мин бик күп дәресләремдә белем белән бергә укучыларга  милли-региональ компонентлар аша укучыларда патриотлык хисләре тәрбияләргә омтылам. Яшь буында патриотлык, милли горурлык сыйфатлары тәрбияләү – бүгенге көндә иң мөһим, иң катлаулы бурыч. Укучыны бүгенге хәбәрләр ташкыны, төрле каналлар аша көн саен сугышу, ялган кызыктырулар күмеп киткәндә, бөтен күңелең, җаның, рухың белән үз фәнеңә җәлеп итү өчен, көч тә, тирән белем дә, фидакарьлек тә кирәк.


Тырышлык куеп башкарылган эш уңай нәтиҗә бирми калмый. Ата-аналар, бакча балалары, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында республикакүләм үткәрелгән “Мин татарча сөйләшәм” бәйгесендә “Теле барның - иле бар” дигән иҗат эше белән Җиңүче дипломына лаек булуыбыз укучыларымның нәтиҗәле хезмәте турында сөйли. Шулай ук укучыларымның иҗат эшләре белән сугарылган “Изгелек эшлә”, ”Тимурчылык эше” республикакүләм бәйгедә Җиңүче Сертификатына ия булды. Башкалабызда үткәрелгән “Тамчы-шау” интеллектуаль уенында катнашып, 1 нче урынны алуыбыз белән бик горурланабыз.


Бүгенге укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга, укучылар алдында гына түгел, хезмәттәшләре алдында да дан казанырга, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә, компьютер һәм видеотехника белән дә эшли белергә тиеш.


Белемлелек  һәм эрудитлык чишмәләребезне саектырмый, аларның чыганакларына һәрдаим шифа һәм зыялылык рухы өстәп, укучыларны катлаулы тормыш юлларында адашып калмаслык итеп белем һәм тәрбия биреп, яңа заман мәктәбе таләпләренә туры килердәй хезмәт куя алсам, мин үземне иң бәхетле кеше дип санар идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ