Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин авылны сайладым

Фәридә Рафыйкъ кызы ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,Апас районы Кече Болгаер төп мәктәбенең химия  һәм биология укытучысы. Эш стажы – 2 ел.Мин яшь белгеч – укытучы. Авылга эшкә кайтырга мине туган ягыма булган мәхәббәт...

Фәридә Рафыйкъ кызы ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Апас районы Кече Болгаер төп мәктәбенең химия  һәм биология укытучысы. Эш стажы – 2 ел.


Мин яшь белгеч – укытучы. Авылга эшкә кайтырга мине туган ягыма булган мәхәббәтем, балаларга ана телебездә белем бирү хыялы, әйләнә-тирәгә, табигатькә, шаян, шук авыл балаларына булган матур хисләрем этәрде. Үземдә күп балаларның күңелен, хисләрен аңларлык сәләт, белем, көч барлыгын тоеп, авылга химия һәм биология фәннәре укытучысы булып эшкә кайттым. Биш ел уку, ике ел эшләү дәверендә, мин укытучы һөнәре нинди җаваплы, күп сабырлык, тырышлык таләп итә торган һәм шул ук вакытта иҗади, күпкырлы һөнәр икәнен аңладым. Минем алдыма күп бурычлар, зур җаваплылык килеп басты. Мин үземне педагог кына түгел, психолог, артист, күпмедер дәрәҗәдә медицина хезмәткәре була белергә дә кирәклеген аңладым.


Һәр баланың үз дөньясы, үз мөмкинлекләре, үз сәләте. Шуларны исәпкә алып, мин балалар белән аерым якын килеп эшләргә тырышам. Укучыларымны үз фәннәрем белән кызыксындыру, аларның игътибарларын җәлеп итү өчен, мин дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләрен, интернет ресурсларны киң файдаланам, эзләнү-тикшеренү эшләрен оештырам. Дәресләремне замана  таләпләренә туры китереп, яңа алымнар кулланып үткәрергә тырышам, кызыклы һәм файдалы ял мизгелләре кертәм, уңай психологик һәм танып белү микроклиматы булдырырга омтылам.


Агымдагы уку елында без тугызынчы сыйныф укучылары белән, “Мин авылны сайлыйм” дип исемләнгән республикакүләм эзләнү-тикшеренү конкурсында катнашып, өченче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдык. Эзләнү-тикшеренү эшен алып барганда, укучылар үзлегеннән белем алырга да, төркемдә эшләргә дә өйрәнәләр, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкарырга тырышалар. Аларда активлык, аралашучанлык, үз фикерен тарсынмыйча дәлилли белү сыйфатлары арта.  Иң мөһиме, балалар фәнгә якыная, аны үз итәләр. Фән буенча атналыкларда, бәйге- ярышларда катнашулар да тырышлык, максатка омтылучанлык, белем алуга позитив караш тәрбияли.


Хәзерге заман чыгарылыш сыйныф укучысына бик күп таләпләр куела. Мәктәп бусагасыннан ук белемле, максатчан, җаваплы,иҗади, мөстәкыйль кызлар һәм егетләр чыгарга тиеш. Минем бурычым - актив, замана белән бергә атлаучы, информацион технологияләрне, туплаган белемне  яшәешнең төрле өлкәләрендә куллана белүче укучылар тәрбияләү. Максатым - һәр укучыны эзләнергә, яңа ачышлар ясарга омтылырга, үзенә максат куя белергә, үз эшенең ахыргы нәтиҗәсе өчен җаваплылык тоярга өйрәтү.


Бүген авыл балаларының  дөньядагы яңалыклар белән танышырга мөмкинлекләре зур. Интернет, скайп, планшет кебек замана җиһазлары белән җир шарының теләсә кайсы ноктасына виртуаль сәяхәт итәргә мөмкинлек бар. Ләкин электрон мөмкинлекләр чын экскурсияне, үз күзең белән танып-белүне берничек тә алыштыра алмый. Мин киләчәктә авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасында тыгыз элемтәләр урнашыр дип хыялланам. Авыл балаларына зур шәһәрләргә экскурсияләргә, очрашуларга, культсәяхәтләргә ешрак барырга мөмкинлекләр туар иде. Бу чаралар фәнгә карата кызыксынучанлыкны, игътибарны тагын да арттырыр иде. Безгә волонтерлык эшен өйрәнергә, мәктәпләргә күберәк иганәчеләр белән элемтәләр эзләргә кирәк дип уйлыйм. Шәһәр балалары өчен дә авылда мавыктыргыч, кызыклы һәм сәламәтлеккә файдалы шөгыльләр күп (атта йөрү мәктәпләре, умартачылыклар, шифалы су чишмәләре, музейлар һ.б.).


Балаларда иҗади сәләт булдыру өчен укытучы үзе дә иҗади һәм күпкырлы белемле булырга тиеш. Мин белемемне күтәрү өстендә туктаусыз эшлим, семинарларда, конференцияләрдә, һөнәри конкурсларда актив катнашам. Үз фәннәремнән тыш инглиз теле һәм география фәннәре белән дә нык кызыксынам. Сәламәт яшәү рәвеше алып барам, квиллинг, карвинг белән шөгыльләнәм.


Яратам мин туган ягымны, аның сихри табигатен, чылтырап аккан чишмәләрен, язын ап-ак чәчәккә күмелгән алма бакчаларын, авылымның эшчән тырыш халкын, сәләтле һәм хыялый балаларын, акыллы киңәшләр бирүче өлкәннәрен хөрмәт итәм. Мәктәбебездә укучы, авыл балаларының якты киләчәге өчен, бар белемемне, көчемне куеп эшләргә тырышам ми

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ