Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәкый Исәнбәтнең «Куянкай» шигырен яттан өйрәнү

(3–4 яшьлек балалар белән сөйләм үстерү эшчәнлеге)Айгөл Хөснуллина,КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәре тәрбиячесеПрограмма эчтәлегеИҗтим...

(3–4 яшьлек балалар белән сөйләм үстерү эшчәнлеге)

Айгөл Хөснуллина,
КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәре тәрбиячесе


Программа эчтәлеге
Иҗтимагый-коммуникатив үсеш: балаларның үзара аралашу күнекмәләрен үстерү.
Танып белү үсеше: кызыксыну өлкәсен киңәйтү, танып белү омтылышын көчәйтү.
Сөйләм үсеше: авазларны дөрес ише­тү, әйтү күнекмәләрен камилләштерү; шигырьне тыңлап, аның шигырь икәнен әйтә белү.
Сәнгати-эстетик үсеш: матур әдәбият әсәрләрен аңлап уку, сөйләү күнекмәләре булдыру.
Физик үсеш: дөрес итеп сулыш алу, сулышны чыгару; сикерү, арканы язу хәрәкәтләре ясау күнекмәләрен ныгыту.
Алдан үткәрелгән эш төрләре:
1. Авазларны дөрес әйтү күнегүләре.
2. Аю, куян, төлке рәсемнәре төшерел­гән китаплар карау, әлеге җәнлекләрнең тыш­кы кыяфәтен телдән сурәтләү, чагыштыру.
3. Уеннар вакытында, урамда йөргәндә, иркәләү (матуркай, йомшаккай, куянкай, аюкай, төлкекәй сүзләрен) куллану; чагыштыру өчен кулланыла торган төрле вариантларны (кар кебек – кардай, мамык кебек – мамыктай, куян сыман – куяндай, әни шикелле – әнидәй сүзләрен) аңлату, сөйләмдә куллану.
4. Шигырьләр, әкиятләр укыганда, кайсы жанрга каравын әйтү («Сезгә әкият сөйлим», «Без шигырь укыдык»).
Җиһазлау: уенчык аю, куян, төлке; «Куян кызы» («Татармультфильм» берләшмәсе) мультфильмы.


Эшчәнлек башланганчы, «җанлы» сөйләм оештырыла. Ул – шигырьне аңлап үзләштерүгә әзерлек этабы булып тора. Әңгәмә дөрес итеп сулыш алу, авазларны дөрес әйтү, хәрәкәтле күнегүләр белән чиратлаштырыла. Бер балага уенчык аю бирелә.


Тәрбияче. Балалар, Алинәнең аюы нинди?
Балалар. Алинәнең аюы матур (зур, яңа).
Тәрбияче. Алинә, синең аюың матур. Матур булгач, яратып, аңа ничек дип әйтерсең.
Бала. Матурым.
Тәрбияче. Тагын да иркәләп, ничек әйтеп була? (Балалар җавап бирә алмаганда, тәрбияче әйтеп җибәрә.)
Балалар. Аюкаем, матуркаем.
Тәрбияче. Аюны тотып кара әле, Зиннур. Битеңә тидереп кара. Аю нинди?
Бала. Аю йомшак.
Тәрбияче. Йомшак булгач, яратып,  Аюга ничек дәшәрсең?
Бала. Йомшагым (йомшаккаем).
Тәрбияче. Аюны күтәреп кара әле, Алсу. Аю нинди? Авырмы, әллә җиңелме?
Алсу. Аю җиңел.
Тәрбияче. Тагын нәрсә җиңел була? (Балалар әйтәләр.)
Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә? (Кош мамыгын күрсәтә. Мамык сүзе берничә баладан дөрес итеп әйттерелә.)
Тәрбияче. Ә мамык нинди? Авырмы әллә җиңелме?
Балалар. Җиңел.
Тәрбияче. Әйдәгез тикшереп карый­быз, җиңелме икән? Мамык очыртып уй­ныйбыз. (Балалар борын белән тирән сулыш алып, сулышны тиз генә авыздан чыгаралар. Икенче юлы, иреннәрен тү­гәрәкләп, сулышны озак итеп чыгаралар. Һәр күнегү 3әр тапкыр кабатлана.)
Тәрбияче. Кар бөртекләре дә мамык­тай җиңел. Әйдәгез, кар бөртекләре бу­лып әйләнәбез. (Балалар кар бөртекләре булып әйләнәләр. Аннары ял итәргә келәмгә утыралар.)
Тәрбияче. Әйдәгез, Аю баласын (төлкене, куянны) ку­накка чакырабыз. Башта мин чакырам. Аннары сез кабатларсыз.
– Аюкаем, төлкекәем, куянкаем, матуркаем, йомшаккаем, кил монда. (Бер-ике бала тәрбияче артыннан ка­батлый. Дөрес, сәнгатьле сөйләмгә игътибар ителә.)
Тәрбияче. Балалар, Куянкай дәүме, әллә кечкенәме?
Балалар. Куянкай кечкенә.
Тәрбияче. Әйе, Куян кечкенә генә. Кабатлагыз: кечкенә генә. (Сәнгатьле итеп 2–3 бала кабатлый.)
Тәрбияче. Әйдәгез Куянкайның ничек кечкенә генә икәнен күрсәтәбез. (Идәннән бераз ара калдырып, куллары белән күрсәтәләр. «Кечкенә генә» дип кабатлыйлар.)
Тәрбияче. Ә Куянкай батырмы, әллә куркакмы?
Балалар. Куян куркак.
Тәрбияче. Әйе, Куян бик куркак кына. («Бик куркак кына» җөмләсе кабатлатыла.) Әйдәгез куркак Куянны күрсәтәбез. (Кулларын күкрәк турысына тәпи итеп куеп, башларын «тәпи» арасына качырып күрсәтәләр. «Бик куркак кына» дип кабатлыйлар. Күнегү 2–3 тапкыр башкарыла.)
Тәрбияче. Әйдәгез Куян турында сөйлибез. Башта мине тыңлагыз. Кечкенә генә, бик йомшак кына, бик куркак кына. (Балалар, берәм-берәм килеп, уенчык куянның башыннан сыпырып кабатлыйлар.)
Тәрбияче. Әйдәгез аю (төлке, куян) булып йөрибез. (Балалар бер-бер артлы аю, төлке, куян булып йөреп, сикереп күрсәтәләр. Аннары урындыкларга тезелешеп утыралар.)


Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Ә хәзер мин сезгә бер шигырь сөйлим. Яхшылап тыңлагыз. Аны Нәкый Исәнбәт исемле шагыйрь язган. (Шигырь, шагыйрь сүзләренә басым ясап әйтә.)
Куянкай.
Әй куян, куян,
Кечкенә генә,
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Ике колагы
Озынкай гына,
Аягы җиңел –
Мамыктай гына.
Эчтәлек буенча сораулар. (Шигырь сүзләре белән әйтергә кушыла.)
– Куянкай нинди? (Кечкенә генә.)
– Тагын нинди? (Бик йомшак кына, бик куркак кына.)
– Куянның колагы ничә? (Ике.)
– Колаклары нинди? (Озынкай гына.)
– Аягы нинди? (Аягы җиңел – мамык­тай гына.)
Тәрбияче. Тагын бер сөйлим. Ә сез минем арттан шыпырт кына кабатлап барыгыз. (Һәр юлдан соң кыска гына пау­залар белән сөйли. Балалар кабатлап өлгерергә тиеш.)
Тәрбияче. Ә хәзер күрсәтә-күрсәтә сөйлибез. (Тәрбияче артыннан кабатлап, хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Баштагы 4 юлны  әйткәндә,  чүгәләп утырып, куянның кечкенә генә икәнен күрсәтәләр, сыйпау, курку хәрәкәтләре ясыйлар. Икенче 4 юлны кабатлаганда, торып басалар, сикергәлиләр.)
– Кайсыгыз батыр? Кем шигырьне сөйләп күрсәтә? (Башта хәтере яхшы балалар сөйли, аннары тагын берничә бала кабатлый. Тәрбияче сәнгатьле сөйләүгә игътибар итә.)
– Ә хәзер без сезнең белән татарча мультфильм карарбыз. Ул «Куян кызы» дип атала. Куян кызы нинди? Карап бетергәч, миңа шул турыда сөйләрсез.


(Мультфильмны карап бетергәч, берничә сорауга җавап бирдерү юлы белән эшчәнлеккә кыска гына нәтиҗә ясала. Киләсе эшчәнлекләрдә һәм урамда уйнаганда,  шигырь ныгытыла.)


«Мәгариф» журналының 2015 елдагы беренче саны материалларын биредә укыгыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ