Логотип Магариф уку
Цитата:

Нинди син, яңа заман авыл укытучысы?

Гөлнара Мөҗип кызы ФАЗЛЫЕВА,Мамадыштагы 3 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 19 ел.Укытучы булып туарга кирәк! Чынлап та, шулай бит бу! Кемдер югары белемле, менә дигән итеп уни...

Гөлнара Мөҗип кызы ФАЗЛЫЕВА,
Мамадыштагы 3 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 19 ел.

Укытучы булып туарга кирәк! Чынлап та, шулай бит бу! Кемдер югары белемле, менә дигән итеп университетта укыган, кызыл дипломы да бар хәтта. Тик ул ничек кенә тырышмасын, аны балалар яратмый, тыңламый, аңламый! Чөнки ул укытучы булып тумаган. Була шундый укытучы, карап торсаң гади генә, ә аның янында укучылары бөтерелә. “Апа, апа”, - дип артыннан калмыйлар. Әһә, дисең, менә бу бит чын укытучы. Ул үз артыннан балаларны яхшылыкка, яктылыкка, бәхеткә, киләчәккә илтәчәк! Мин үзем шушындый укытучы булырга теләдем. Бәлки, теләгемә ирешкәнмендер дә, чөнки минем укучыларым да арттан калмый ияреп йөриләр, килгәнемне күреп, “Апа, апа”,- дип кочаклыйлар. Һәр иртәдә мин аларны күрергә мәктәбемә ашыгам, дәресләр беткәч, «Йә, Алла, бүген дә көн үтте. Иртәгә дә исән-сау гына килегез, балакайларым», - дип, укучыларымны өйләренә озатам. Аннан соң, инде шау-шудан арган башымны ял иттереп, дәфтәр тикшерәм, иртәгесен укытачак дәресләргә әзерләнәм. Минем беренче сыйныф укучыларым бик шук, гел йөреп, сикереп, йөгереп торалар. Балалар белән миңа да тик кенә утырып булмый, алар роленә керегә туры килә. Мин чынлап та дәресләр беткәнче бик нык арам, тик шулай да, каникуллар башлангач, һәр укучымны күз алдына китереп, сагынып йөрим. Укучыларыма дәрестә кызык булсын, материалны мавыктыргыч итеп аңлатыйм дип, төннәрен уйланып ятам. Ярый әле хәзер компьютер һәм интернет бар. Кирәкле бөтен мәгълүмат “сандык” эчендә, әзер. Кирәклесен сайлап кына ал! Ә бит без Арча педучилищесында укыганда, боларның берсе дә юк иде. Укытучыларыбыз һәммәбезне китаплардан эзләнергә, уйлап табарга, кулдан күрсәтмәлек ясарга өйрәттеләр. Без, Арча педучилищесын тәмамлаган укытучылар, иң оста, иң булдыклылары идек. Кирәк икән баянда сыздырып уйныйбыз, кирәк икән уен оештырабыз, рәсем ясыйбыз! Нык әзерлек белән очырды үзенең кошларын педучилищебыз! Хәзерге заман авыл укытучысы булу өчен рәсем ясау, җыр-бию белү генә җитми шул. Укытучы виртуаль дөньяда да иркен йөзә белергә тиеш. Һәр дәрескә кирәкле мәгълүмат белән интернет тулы. Үзеңә кирәклене сайлый гына бел! Презентация дисеңме, рәсемнәр, таблицалар, шигырьләр, хикәяләр, язучылар, артистлар... Тик ялкауланма гына. Дәрескә әзерләнеп, гаиләң өчен вакытың каламы синең, анысы вак мәсьәлә! Чөнки укытучының эше тәүлек әйләнәсе дәвам итә! Ул, йоклаганда да, укучылары белән саташа!


Яңа заман технологияләре укытучыга ни дәрәҗәдә ярдәм итә соң? Әзрәк фактларга тукталып үтик. Минем җырлавым чамалы, тавышым юк. Менә шуңа күрә музыка дәресләрен үткәрергә яратмый идем мин. Ә хәзер бу дәрес “җырлап” үтә. Чөнки интернет челтәрендә кирәкле бөтен җыр, аның көе, авторы, сүзләре, кыскасы, бар да бар. Дәрес буе җырлап утыр! Тик шунысы кызганыч, татар җырларын табуы да, яздырып алуы да авыр. Гомумән, нинди генә дәресне алма, интернеттан кирәкле материал табуы бик тиз. Һәр сыйныф бүлмәсенә интерактив такта, экран, проекторлар куелган. Шуларны тоташтырып, эшләтә алсаң, син менә дигән яңа заман авыл укытучысы дигән сүз.


Укучыларың яратып караган "Смешарики", "Маша и медведь", "Лунтик" кебек мультфильмнар белән дә таныш булырга тиеш укытучы. Чөнки балалар Маша турында сөйләгәндә, син дә кушылырга тиеш. Алар белән бергәләп, Лунтикның маҗараларын сөйләшсәң, син инде аларның йөрәген яуладым, дип уйла. Машина йөртү таныклыган булса, тагын да әйбәтрәк. “Ә безнең апа машина йөртә”, - дип, укучыларың горурланып йөрсен өчен булса да кирәк ул!


Шулай итеп, яңа заман укытучысы бик күп төрле критерийларга туры килергә тиеш икән бит! Шуларга туры килеп, кәгазь океаныннан башың чыгып торган хәлдә балаларга белем бирә аласың икән, шуңа өстәп, укучыларың сине яраталар икән – шушы бәхет түгелме?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ