Логотип Магариф уку
Цитата:

Ныклы белем алуга инициативалы булган укучылар тәрбияләү –минем төп максатым һәм бурычым

Дания Гайнелгыйлем кызы ГОСМАНОВА,Актаныштагы 2 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик стажы – 28 ел.Яңа стандартлар мәгариф системасына зур үзгәрешләр алып килде. Бу үзгәрешләр яшь буын...

Дания Гайнелгыйлем кызы ГОСМАНОВА,


Актаныштагы 2 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы


Педагогик стажы – 28 ел.



Яңа стандартлар мәгариф системасына зур үзгәрешләр алып килде. Бу үзгәрешләр яшь буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Шуның белән бәйле, мәгариф системасы алдына, хәзерге тормышта үз урынын табарга, яңа шартларда яшәргә сәләтле шәхес тәрбияләү җаваплылыгы куела. Кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, сәләтен күрергә, ачарга, үстерергә ярдәм итү, белемнәрне үзләштерүгә теләк, омтылыш уяту тора. Моның өчен кирәкле шартлар тудыру, белем алуга сәләтле, үз фикерен яклый, раслый белә торган, сораулар бирә белүче, яңа белем алуга инициативалы булган укучы тәрбияләү – һәр укытучының максаты һәм бурычы. Заман бездән укучыларның сәләтләрен төрле яклап үстерүне, алган белемнәренең дәвамлы булуына ирешүне, һәр нәрсәгә үз фикерен әйтә алырдай, эзләнүчән, кызыксынучан укучылар тәрбияләүне таләп итә. Яңа стандартлар түбәндәге бурычларны: телдән һәм язма сөйләм телен, коммуникатив осталык, әхлакый һәм эстетик хисләрне, иҗади эшчәнлек осталыгын үстерүне, чишүне күз алдында тота. Яңа стандартлар шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив эшчәнлеккә берләштергән.


Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуга юнәлтелгән.


Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.


Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләште­рүне һәм куллануны тәэмин итә.


Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала.


Белемнәрне үзләштерүдә укучы активлык күрсәтмәсә, укытучы ничек кенә таләп итмәсен, материалны ничек кенә тәфсилләп аңлатмасын, бала хәтерендә бернинди белем дә, күнекмә дә калмаячак. Укучы актив катнашкан, укытучы аның активлыгын уңышлы оештырган дәрес кенә нәтиҗәле була.


Хәзерге башлангыч класс укытучысының максаты баланы укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырып, балаларны проект эшчәнлеге, уеннар, проблемалы уку мәсәләләре аша белем алуга кызыксындыру, аны алып барырга өйрәтү тора. Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: «Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт миңа – истә калдырырмын, кызыксындыр мине – өйрәнермен». Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да укучылар белән тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проект эшен гамәлгә ашыру барышында, укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә, балада максатчанлык, кызыксынучанлык, башланган эшне ахырына җиткерү омтылышы тәрбияләнә һәм баланың иҗади сәләте ачыла. Аның фикере дә башкалар тарафыннан ишетелә, җәмгыятьтә үзенең кирәклеген тоя башлый. Комьпютер технологияләрен киң куллану укыту эшчәнлеген баета, дәресне иҗади оештыруга шартлар тудыра, балага яңа белемнәр алуның юлларын күрсәтә. Чөнки бала әзер белемне көтеп утырмый, үзе эзләнә, нәтиҗә ясый башлый. Нәтиҗәдә балалар информация ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, үзенә яңа белемнәр алу ысулларын үзләштерә. Проектлар методы технология, әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать дәресләрендә киң кулланыла.


Башлангыч сыйныф укучысы өчен дәресләрдә уен элементларын кертү дә зур роль уйный. Чөнки балалар, уеннар ярдәмендә үзара аралашып, белем алуның авырлыкларын сизмиләр, балада укуга эчке һәм тышкы мотив (теләк) тудырыла. Шуңа күрә үз эшемдә, тышкы мотивацияне үстерү максатыннан, дәресләрдә уен технологиясен киң кулланырга тырышам. Яңа теманы өйрәнү процессында сюжетлы дәресләр үткәрәм (мәсәлән: «Серле утрауда», «Урман-кырларга сәяхәт», «Сәламәтлек аланында», «Әкиятләр дөньясында» һ.б.) һәм түбәндәге уеннар кулланам («Кем тизрәк?», «Артыгын тап», «Нәрсә юк?», «Чылбыр» һ.б.). Укучыларга сүзле башваткычлар, ребуслар, судоку, шаян һәм зирәклеккә мәсьәләләр үтәргә дә бирәм. Ярыш рәвешендә уздырылган дәресләр дә (КВН, «Могҗизалар кыры», уйлап табучылар конкурсы һ.б.) уңышлы һәм кызыклы үтә. Шушы тышкы мотивация ярдәмендә балада эчке мотивация – укуга аңлы караш тәрбияләнә, аның һәр үсеше, уңышы сөендерә, аңа белем алуга стимул тудыра.


Проблемалы укыту – укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын эзләү процессы ул. Нәтиҗәдә ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша, балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә. Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья, математика, рус һәм татар теле дәресләрендә проблемалы ситуацияләр тудырыла: дөресләү, нигезләү, дәлилләү максатыннан чыгып сораулар, проблемалы бурычлар куела; тел күренешләрен чагыштыру, гомумиләштерүдә укучыларда кызыксыну уятыла.


Яңа стандартлар мәктәпнең эчке «байлыгына» җитди таләпләр куя, уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресләренең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү. Бу исә укытучыга да, әти-әнигә дә тулысынча эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга кирәк дигәнне аңлата. Билгеле булганча, баланың акыл үсешенә аның китап яратуы зур йогынты ясый. Укучыларда текстны аңлап уку күнекмәләре формалаштыру өчен, яңа сүзләрнең мәгънәләрен ачу, сорау-җавап күнегүләре, сайлап уку, шулай ук тексттан төп фикерне аңларга һәм әсәрдә сурәтләнгән фактларга һәм күренешләргә карата үз мөнәсәбәтеңне билгеләргә өйрәтүче эшләр ярдәм итә.


Йомгаклап шуны әйтәсем килә: «Күп белдерүгә караганда, әз белдереп эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», – дигән мәгърифәтче һәм галим Г.Ибраһимов. Әлеге сүзләр белән мин дә килешәм. Чыннан да, балаларның телгә, фәнгә карата мәхәббәтләрен уята алу, аны өйрәнүгә ниндидер этәргеч бирү, юнәлеш күрсәтү бүгенге көн укытучысының бурычы булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ