Логотип Магариф уку
Цитата:

Олуг максатым бар

Ләйсән Мансур кызы ШИҺАПОВА,Арча районы Курса Почмак урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 14 ел.Укытучы! Нихәтле хезмәтне үз эченә сыйдырган бу хезмәтне мин иң бөек сәнгать төре д...

Ләйсән Мансур кызы ШИҺАПОВА,

Арча районы Курса Почмак урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 14 ел.


Укытучы! Нихәтле хезмәтне үз эченә сыйдырган бу хезмәтне мин иң бөек сәнгать төре дип атар идем. Ә башлангыч сыйныф укытучысы баланы бер генә яктан үстерми, күп кырлы шәхес итеп тәрбияли. Әгәр баланы туганнан акыл белән тәрбияләмәсәң, аның җәмгыятькә яраклаша алмавын көт тә тор. Башлангыч сыйныф укытучысының максатлары иң бөек манарага тиң. Акыл үсешен тәрбияләү, балага идеяләр бирү, хыялга омтылыш, рәсем, җыр сәнгатенә төшендерү, яшь балага физик тәрбия бирү, туклану әлифбасы, сәламәтлекне саклау, физик активлык, хезмәт сәләте, табигатькә, ата-анага, әйләнә-тирәгә мәхәббәт тәрбияләү беренче укытучы җилкәсенә йөкләнә.


Тәрбия белеме бирү, тәрбия турындагы кайгыртучанлыкны бары тик ягымлы мөнәсәбәткә генә кайтарып калдыру бу ялгыш фикер, минемчә. Белгечләр баланың характеры 6 айлык вакытта ук беленә башлый, ди. Ә инде холыкны үзгәртү ата-ана һәм беренче остаз тәрбиясеннән тора. Баланы тәрбияләүгә соңга калмау мөһим.


Хәрәкәтләнүгә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә мөмкинлек бирү, һәрбер уен-күнегү башы уйланган һәм әйбәт оештырылган булырга тиеш. Мәктәпләрдә спорт инвентарьларының аз булуы моңа бераз комачау итә. Калаларыбыз мәктәпләрендә нинди генә җиһазлар юк, безгә авыл мәктәпләренә караш хөкүмәт, мәгариф тарафыннан түбәнрәк, дип бәяләр идем мин. Җиһазлар белән шөгыльләнсәк, бәлки безнең авыл укучыларыннан да зур спортта көчле гимнастларыбыз, баскетболчы, футболчыларыбыз чыгар иде.


Бәйрәмнәрдә әти-әниләрне, әби-бабайларны чакырып, төрле чаралар үткәрәбез, талантларыбызны күрсәтәбез, мәхәббәт тәрбиялибез. Табигать кочагына экскурсияләргә йөрибез, табигатьне чистарту эшләре белән шөгыльләнәбез, экологик чисталыкны саклыйбыз. Мин үземнең укучыларымны төрле тармакта кечкенәдән үк җәелдерергә тырышып хезмәт куям. Әхлак тәрбиясен, әдәп тәрбиясен, хезмәт тәрбиясен бирү балачактан күндерелергә тиеш. Кул хезмәте бала зиһене үстерүдә искиткеч зур фактор булып тора, дип уйлыйм. Шуңа да мәктәп яны бакчасында чәчәкләр, җиләк-җимешләр үстерүдә мәктәпкә булышабыз. Өлкәннәр өчен гади генә булып күренгән бу эш – алар өчен чын мәгънәсендә хезмәт.


Туклану һәм ял тәрбиясе. Бу башлангыч сыйныфта булырга тиеш һәм аерым басым ясалган дәрес буларак дип саныйм. Чөнки баланың яшәү рәвешенә зур әһәмият бирүче факторларының берсе – туклану һәм ял. Баланың туклануы аксым һәм минераль матдәләргә бай булырга тиеш. Витаминнар комплексы турында уйлану гаилә белән бергә кирәктер. Тәнәфес арасында хәрәкәтле уеннар, яшь организм өчен гәүдәне иҗат итүче скульптор булып хезмәт итәләр. Балалар белән хәрәкәтле уеннар көне буена кәефне күтәрү чарасы булып тора һәм сәламәтлекне ныгыта.


Хәзерге фән һәм техника процессы чорында һәр баланың киң мәгълүматлы булуы таләп ителә. Баланың сөйләм телен үстерү – моңа ирешүнең беренче шарты. Сөйләм теле – культура хәзинәсе! “Информация каналы”на юл бары сөйләм теле аша гына ирешелә. Мин балаларга шуны аңлатам һәм сыйныфта иҗади түгәрәк алып барыла. Балалар сәләтле һәм түбән сәләтле була. Математикага сәләте юк, ләкин рәсем сәнгатенә сәләте бар. Математик, димәк без аның кечкенәдән, инженер булырга әзерлибез, хыялландырабыз. Рәсемгә сәләтле баланы, дизайнер булырга әзерләсәк тә, математикны тиешенчә аңлатырга, төшендерергә тырышам. Баланың психологиясе белән танышам, психология кеше сәләте үсешенең гомуми кагыйдәсен билгели. Сәләт бары тик эшчәнлектә генә ачыла һәм алга таба үсә ала. Укучыларымның сәләтле булуларына мин ышанам һәм укучыларның үзләрендә дә ышаныч тудырам. Гади бер авыл укытучысы булып та үземә өмет тулы күзләре белән караган балаларга тәрбия, белем һәм күңел җылысы бирә алуыма горурланып яшим.


Кечкенә кешенең рухи дөньясы укудан гына корылмасын, кызыксынулары, омтылышлары бер бөтен булсын. Максатым: укучыларымны киләчәктә тормышка яраклы, үзен шәхес итеп тоярлык, белемле һәм тәрбияле кешеләр итеп тәрбияләү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ