Логотип Магариф уку
Цитата:

Табигать белән бала күңеле арасына күпер салучылар

Роза Солтангали кызы Гыйбадуллина, Зәй районы Югары Налим урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыСалмак кына атлап, эштән кайтып киләм. Каршыга очраган авылдашлар, баш иеп,...

Роза Солтангали кызы Гыйбадуллина, Зәй районы Югары Налим урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Салмак кына атлап, эштән кайтып киләм. Каршыга очраган авылдашлар, баш иеп, исәнләшеп үтә. Шаярышып-шаулашып, укучыларым саубуллашып уза...


Менә шушы сукмак аша 32 ел гомер үткән. Алар бер-берсенә охшаган да, охшамаган да. Һәр иртәдә туган йортка әйләнгән мәктәбеңә, туганлашып беткән хезмәттәшләрең янына, үз балаңдай якын күргән укучыларың каршына ашыгасың. Шул ук Тукай, Такташ, Әмирханнар...


Әмма вакыт, чор башка. Һәр яңа уку елында яңа укучылар, яңа планнар, яңа ачышлар... Вакыт үткән саен, әдипләребезнең хезмәтләре бөтенләй яңа яклары белән ачыла бара. Һәр чор, һәр буын үзен кызыксындырган сорауларга үзенчә җавап таба, яратып укый. Талант менә шундый булырга тиештер, күрәсең.


Авыл укытучысының бөтен тормышы тарттырылган кылны хәтерләтә. Аз гына кагылуга, зыңлап җавап бирә. Ягъни син һәрдаим игътибар үзәгендә. Ничек киенүең, кем белән нәрсә сөйләшүең, кая басуың, ничек атлавың... – берсе дә күз уңыннан читтә калмый. Хәтта әче таң белән көтү куганда да син үзеңнең укытучы икәнеңне онытмаска тиеш! “Укыган кеше укыган кеше инде, ызгышуы да культурный,” - ди бер авыл агае. Бу сүзләр дә укытучы турында.


Заман белән дә янәшә атларга тырышасың. Бу юнәлештә дә сиңа никадәр караш төбәлгән. Укытучы белергә тиеш!


Лаеклы ялга чыккач та, авыл укытучысына ташлама ясалмый. Аз гына гаеп-кыегыңны күрсәләр дә: “Укытучы башы белән...”, - дип бәялиләр.


Менә шундый киеренке шартларда үтсә дә, авыл укытучысының тормыш юлы тирән мәгънәгә ия. Чөнки алар табигать белән бала күңеле арасына күпер салучылар. Кеше Табигать анадан ераклашырга тиеш түгел! Бу – хәләкәткә илтүче юл!


Бүгенге көн күзлегеннән карап фикер йөрткәндә, чыннан да, хәлләр бик мөшкел. Авыл мәктәпләре күпләп ябыла. Сәбәпләр күп төрле. Шуларның берсе – бала саны кимү. Чөнки авылда яшьләр юк, чөнки эш юк... Дәвам итәргә дә мөмкин. Ә нәрсә эшләргә?!


Билгеле, бу мәсьәләләрне укытучы гына хәл итә алмый. Ә шулай да...


Укучыңның күңелендә табигатькә, туган нигезгә, теленә карата кадер-хөрмәт тәрбияли алсаң... Сандугач тавышын аера белүче, бакалар җырын тыңлап ләззәтләнә алучы, көтү артыннан күтәрелгән тузан исен сагынырдай буын тәрбияли алсаң... Бәлки, шулар арасыннан берәрсе, һичшиксез, килеп туган хәлдән чыгу юлын табар?


Һәркемгә мәгълүм: тел, гореф-гадәт, милләт төшенчәләре турыдан-туры авыл белән бәйле. Бу җәүһәрләр тутыкмасын, югалмасын өчен авыл укытучысы кулыннан килгәннең барын да эшли. Һәм киләчәккә зур өметләр багълый.


Бу – гомер буе шулай булган. Ә хикмәт нәрсәдә соң?! “Бал, бал дигән саен балланмый шул,” - диләр. Менә без дә: “Авыл, авыл!”- дибез. Ә алга киткән җиребез юк.


Кендеге белән авылга береккән, җиргә якын егет-кызларыбыз да бар бит. Кулларыннан эш тә килә, югыйсә. Югарыдагылар менә шундыйларны күрергә, аз гына ярдәм итәргә тиештер, минемчә. Һич тә булмаса, эшләгән кешегә комачауламасыннар иде.


Ә без, авыл укытучылары, шундый егет-кызларның күбрәк булуы өчен җаваплы. Тагы шунысын да әйтергә кирәк: укытучы бары ата-ана белән берлектә эшләгәндә генә нәтиҗә булачак.


...Шундый уйлар белән таныш сукмактан атлыйм. Туган ояларына кайту шатлыгыннан илереп сайраган сыерчыклар, аларны үзенә сыендырган зифа каеннар каршы ала мине. Шул каеннар арасыннан көяз кунак кызыдай матурланган (капиталь ремонттан соң) мәктәп бинасы күренеп тора. Балаларның шат авазлары ишетелә.


Яңа көн башлана. Авыл укытучысының гадәти эш көне...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Роза Солтангали кызы авыл тормышының проблемалы якларын күрсәтергә тырышкан. Рәхмәт Сезгә! Автор: Гульсина

    • аватар Без имени

      0

      0

      Райондашым Роза ханымның язмасын битараф кына укып чыгып булмый. Һәр сүзе йөрәккә үтеп керә. Сездәй тәҗрибәле укытучының киңәшләре безгә һәрвакыт кирәк. Уңышлар Сезгә! Автор: Рушания

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искитмәле матур язмагыз, Роза ханым)))))) Бу фикерләрнең чынлыгына шик юк. Алга таба да шундый рух белән эшләгез, яшәгез)))) Автор: Алсу

        БАШКА ЯЗМАЛАР

        Ишетми калмагыз

        Аудиоязмалар

        • Гильм Камай

        • Җәлилнең якын дусты

        • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

        • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


        ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ