Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен контроль эшләр

Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен контроль эшләрТатар теле(Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова)II сыйныфКонтроль диктант текстларыНаҗияНаҗия, яшел чирәмгә тезләнеп, тыныч, гамьсез...

Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен контроль эшләр


Татар теле


(Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова)


II сыйныф


Контроль диктант текстлары


Наҗия


Наҗия, яшел чирәмгә тезләнеп, тыныч, гамьсез торган су өстенә иелде. Аннан кыска чәчле, түгәрәк йөзле, бик сөйкемле яшь кыз карап тора иде. «Исәнме», – диде Наҗия, аңар күз кысып. Ап-ак тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде. Кыз да аңар күз кысты. Ул да көлде. (42 сүз) (Л.Ихсановадан)


Бирем.



  1. Җөмләдәге баш кисәкләрнең астына сыз: I в. – 5 нче җөмләдә; II в. – 6 нчы җөмләдә.

  2. Предметны, эшне, билгене белдерә торган икешәр сүз яз.


Казан арты


Тукайның туган ягы – инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Монда әүвәл-әүвәлдән җирне урманнан яулап алганнар, җир азлыктан халык иза чиккән. Монда зур сулар, зур болыннар да юк, биек таулар, кыялар да юк. Казан артының исә төп матурлыгы – Шүрәлеле калын урманнары. (41 сүз) (М.Мәһдиевтән)


Бирем



  1. Тексттан янәшә тартыклы сүзләрне тап, асларына сызыгыз.

  2. Тамырдаш сүзләр уйлап языгыз: I в.сүз; II в.эш.


Тест биремнәре


А1. Кайсы сүздә авазлар саны кимрәк?


а) болыт


ә) каеш


б) сәгать


в) ямьле


А2. Саңгырау тартыклардан гына торган сүзләр рәтен табыгыз.


а) гөмбә, Зилә, абый, җыр


ә) юкә, чәчәк, сөт, кофе


б) алма, песи, эт, бүрәнә


в) Гүзәл, бәйрәм, малай, гәүдә


А3. Тамыр сүзләр рәтен табыгыз.


а) сүзчән, эш, юлдаш


ә) күзле, җирле, ил


б) белгеч, урманчы , күз


в) дус, кош, чаңгы


III сыйныф


Яз сулышы


Кыш үтте. Карлар эреп, сулар агарга кереште. Җир йөзе кояш нурына чумды. Көннәр матурланганнан-матурлана барды. Бөтен җир өсте яшәрә башлады. Сулар ярларына сыймый агалар. Көз көне җылы якка киткән кошлар хәзер безнең авыл өстеннән төньякка таба үтәләр. Минем кунагымда да дәрт кузгалды. Ул үзе монда йөрсә дә, күңеле әллә кайларда йөри. (51 сүз) (М.Гафуридан)


Бирем.



  1. Җөмләдәге баш кисәкләрнең астына сыз: I в. – 3 нче җөмлә; II в. – 6 нчы җөмлә.

  2. Антонимнары белән парлап яз: I в.: матур – ..., акыллы – ..., яшь – ...; II в: чиста – ..., җиңел – ..., ерак – ...

  3. Синонимнарын тап: I в.зур, ...; II в – җылы, ...


Сәхнә дусты


Беркөнне мин Тукайны артистлар белән бергә үземнең туган көнемә чакырдым. Гәрчә ул, махсус киенеп, галстуклар тагып, кунакка йөрүне яратмаса да, мин чакырган мәҗлескә назланмыйча килде. Ул үзенең гади киеменнән – кара тужуркадан иде. Мин аның килүенә бик шатландым. Ул көнне минем бүлмәмдә чәчәкләр күп иде. Тукай чәчәкләр янына барды, аларга карап иснәп торды да кесәсеннән ландыш чәчәге чыгарды. (59 сүз) (С.Гыйззәтуллина-Волжскаядан)


Бирем.



  1. Җөмләдәге баш кисәкләрнең астына сыз: I в. – 1 нче җөмлә; II в. – 4 нче җөмлә.

  2. Сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп яз: I в. зәңгәр; II в.салкын.

  3. Фигыльнең заманын билгеләгез һәм хәзерге заманга куеп языгыз: I в.язды; II в.ясаган.


Тест биремнәре


А1. Кайсы җөмләдә сыйфат хәбәр булып килгән?


а) Матур җырлый.


ә) Көн җылы.


б) Назлы кояш.


в) Язгы ташу.


А2. Ул алмашлыгының чыгыш килештә төрләнешен билгелә.


а) аның


ә) аңа


б) аннан


в) анда


А3. Иялек килешендәге исемнәр рәтен тап.


а) кояшны, чәчәкне


ә) кояштан, чәчәктән


б) кояшның, чәчәкнең


в) кояшка, чәчәккә


IV сыйныф


Май килде!


Май иртәсе елмаеп, мәһабәт булып туды. Аны кошлар җыр белән, кояшның иркә нурында коенган умырзая, күкебаш чәчәкләре назланып каршыладылар. «Бер чәчәк белән җәй булмас» дигән вакытлар үтте. Кая карама, шунда чәчәк. Туган җиргә май килде. Килде дә, яшькелт шәлен иңенә салып, болыннар, кырлар, урманнар буйлап атлады. Бөтен тирә-юньне яшел төскә манды.


Май кояшы иксез-чиксез киңлекләргә шәфкатьле һөм җылы канатын җәя. Әнә ишегалларында, урамнарда бәбкә үләне борын төрткән. Алар, келәм булып, җиргә түшәлә. (72 сүз) (К.Тәхаудан)


Бирем.



  1. Җөмләдәге баш кисәкләрнең астына сыз: I в. – 5 нче җөмлә; II в. – 10 нчы җөмлә.

  2. I в. – предметның формасын белдерә торган сүзләр яз; II в. – предметның күләмен белдерә торган сүзләр яз.

  3. I в.ал сыйфатын төрле дәрәҗәләргә куеп яз; II в.ак сыйфатын төрле дәрәҗәләргә куеп яз.


Тукай әкиятләре


Тукай яшүсмер балаларны ярата, алардан качмый, аларга әкиятләр сөйли. Без, шул ук мәдрәсәдә укучы балалар, Тукайны аптыратып, аның әкият сөйләвен сорый идек. Ул безнең үтенечне бервакытта да кире какмый. Без, ун-унбер яшьлек балалар, Тукай тирәсенә җыела идек. Тукай түгәрәкләнеп утырган балалар уртасына, ике тезен кочаклап, идәнгә утырып сөйли башлый. Ул тасвирлы итеп, кешеләрне, диюләрне, табигатьне, җәнлекләрне, кошларны матурын –матурлап, ямьсезенямьсезләп, җанландырып сөйли. Аның әкиятендә җырлар, шигырьләр, бәетләр дә була. (71 сүз) (Ш. Каюмовтан)


Бирем



  1. Җөмләдәге баш кисәкләрнең астына сыз: I в. – 3 нче җөмләдә; II в. – 4 нче җөмләдә.

  2. Алмашлыкларны тап һәм килешен билгелә: I в. – 1 нче җөмләдә; II в. – 3 нче җөмләдә.

  3. Тотрыклы сүзтезмәләрнең (фразеологизмнарның) мәгънәсен аңлатып яз: I в.сүзне җилгә ташлау; II в.аягы җиргә тими.


Тест биремнәре


А1. Рәвешләр булган рәтне билгеләгез.


а) дәфтәр, китап


ә) әдәпле, акыллы


б) тиз, әкрен


в) сез, аңа


А2. Килешләр белән төрләнгәндә, кайсы зат алмашлыгының тамыры икенче сүз белән алмашына?


а) без


б) сез


в) ул


г) мин


А3. Фигыльләрнең төрен билгеләгез: язды, уйнаган, бардык..


а) үткән заман хикәя фигыль


ә) киләчәк заман хикәя фигыль


б) хәзерге заман хикәя фигыль


в) боерык фигыль


 


Русский язык


(Учебник: Л.Ф.Климанова. Т.В.Бабушкина)


II класс


Диктант


Забота


Раннее утро. В родные места летят аисты. Здесь совьют они свои гнезда.


И вот уже в гнезде пищат аистята. Семью надо кормить. Отец расправил крылья, полетел искать пищу.


Целое лето прожили аисты в селе Ильинском. Кирюша с сестрой Аллой носили птенцам лягушек. (43 слова)


Слова для справок: лягушек, птенцам.



  1. Подчеркни главные члены: I в. во втором предложении; II в. – в четвёртом предложении.

  2. Слова раннее, крылья разделить для переноса.

  3. К слову пища записать близкое по значению слово.


Тестовые задания


А1. Укажи слово, состоящее из одного слога.


а) огонь


б) класс


в) окунь


г) язык


А2. Отметь слово, в котором все согласные мягкие.


а) луч


б) диван


в) дикий


г) думать


А3. В каком слове ударение падает на второй слог?


а) барабан


б) пробежка


в) весело


г) мудрость


III класс


Диктант


Летний дождик


Стоял жаркий денёк. Вдруг потянул ветерок. Набежала синяя тучка. Она не закрыла солнце. Пошёл дождик. Солнце освещало окрестность. Дождевые капли тяжело ударяли по траве и цветам. Они повисали на листочках и травинках. В каждой дождинке играл солнечный луч.


Дождь перестал. Взгляните на небо! Кто выстроил красивый мост от деревни до заречных лугов? От земли идёт лёгкий парок. Воздух наполняет запах полевых цветов. (64 слова)


Слова для справок: в дождинке, от деревни.



  1. Выписать три сочетания существительных с прилагательными. Указать их род, выделить окончания.

  2. Найти в тексте и выписать два слова такого же состава, как слово дождик.

  3. Записать ответ на вопрос: «Что названо в тексте мостом?»


Тестовые задания


А1. Отметь слово с суффиксом -ик.


а) пикнуть


б) фонарик


в) крик


г) парик


А2. Укажи слитное написание.


а) (в)воздухе


б) (под)дубом


в) (в)ход


г) (за)печкой


А3. Отметь слово, в котором ударение падает на третий слог.


а) изредка


б) искусство


в) ладошки


г) моросить


IV класс


Диктант


Певчие птицы


Сколько прекрасных мастеров поёт в берёзовой роще, в широком поле! На все лады звенят жаворонки, дрозды, соловьи.


В весеннем лесу ты услышишь певчего дрозда. Ясным голосом выводит он гимн весне. Русский лес наполняет его звонкая трель.


Жаворонок – ранний певец. Только заиграл на горизонте луч летнего солнца, в ясной лазури уже звучит радостная песня. Самого певца не увидишь в небесной вышине.


Лучший певец русского леса – соловей. Он запевает поздним вечером. Всю ночь не умолкают чудесные звуки. Сидишь, слушаешь самый красивый в мире голос. (84 слов)


Слова для справок: лучший, сколько, лазури.



  1. Найти предложение с однородными членами. Подчеркнуть их.

  2. В третьем предложении указать части речи. Выделить окончания прилагательных, существительных и глагола.

  3. В слово зап…вает вставить любую из букв: и или е; проверить безударную гласную, которую вставили.


Тестовые задания


А1. В каком слове букв больше, чем звуков?


а) деньки


б) ария


в) ребята


г) моя


А2. Укажи глагол 2-го спряжения.


а) убегать


б) махать


в) гнать


г) играть


А3. Выбери правильный ответ: о милой маме.


а) прил. + сущ. (м.р., Д.п.)


б) прил. + сущ. (ж.р., П.п)


в) прил. + сущ. (с.р., Т.п.)


г) прил. + сущ. (ж.р., Р.п.)


Математика


(Дәреслек: Г.В.Дорофеева, Т.Н.Миракова)


II сыйныф





































I вариантII вариант
1. Мәсьәләне чиш
Поездның бер вагонында 24 пассажир бара иде. Станциядә вагоннан 8 кеше чыкты, һәм яңадан 7 кеше керде. Вагонда ничә пассажир булды?Класс китапханәсендә иртән 20 китап бар иде. Көн буена 6 китапны кире кайтардылар, ә кайберләре 9 китапны укырга алдылар. Китапханәдә ничә китап булды?
2. Аңлатмаларны исәплә
(32 – 14) : 6 = 8 х 2 + 32 =
60 – (28 + 12) = 20 : 4 – 14 : 7 =
(40 – 25) : 5= 6 х 5 +21=
100 – (74 – 24)= 16 : 2 + 18 : 3 =
3. Чагыштыр
3 м 8 дм ... 40 дм
5 дм 7 см ... 57 см
7 м 4 дм ... 47 дм
8 дм 1 см ... 80 см
4. Периметрын тап
Якларының озынлыклары 12 см, 8 см, 10 см булган өчпочмакның периметрын тапЯкларының озынлыклары 10 см, 9 см, 7 см булган өчпочмакның периметрын тап

Тест биремнәре


А1. 8 дистә 7 берәмлектән торган санны тап.


а) 76


ә)78


б) 87


А2. 71 саны нинди саннар арасында тора?


а) 72 һәм 73


ә) 69 һәм 71


б) 70 һәм 72


А3. Кимүче – 54, киметүче – 3. Аерманы тап.


а) 57


ә) 49


б) 51


А4. 6 һәм 7 цифрларыннан төзелгән иң зур санны тап.


а) 76


ә) 77


б) 67


А5. Кайсы рәттә саннар арта бару тәртибендә язылган?


а) 16, 19, 22, 21, 25, 24


ә) 56, 46, 36, 26, 16, 6


б) 45, 47, 49, 51, 53, 55


А6. * урынына дөрес тамганы куй.


8дм 7см * 78см


а) «>»


ә) «<»


б) «=»


А7. 7 һәм 6 саннарының суммасыннан зуррак булган санны тап.


а) 13


ә) 14


б) 12


А8. Мәсьәләне чиш.


Асия 8 мисал чиште, ә Марат 2 тапкыр күбрәк мисал чиште. Марат барлыгы ничә мисал чиште?


а) 10


ә) 15


б) 16


А9. Мәсьәләне чиш.


Дежур укучы һәр укучыга 2 шәр итеп 12 дәфтәр өләште. Ничә укучы дәфтәрләрен алган?


а) 12


ә) 6


б) 2


А10. Аңлатманың кыймммәтен тап: 43 + (36 – 15)


а) 22


ә) 64


б) 92


III сыйныф





































I вариантII вариант
1. Аңлатмаларны исәплә
850 : 5 + 180= 90 – 6 х 7=
480 : (4 х 6)= (430 – 180) х 5=
720 : 4 + 270= 70 – 8 х 6=
640 : (8 х 4)= (810 – 430) х 2=
2. Мәсьәләне чиш
Күргәзмәнең 3 залының һәрберсендә – 30ар, ә 5 залында 40ар фоторәсем эленеп тора. Күргәзмәдә барлыгы ничә фоторәсем бар?4 кием элгечендә – 25әр, ә 3 кием элгечендә 30ар пальто эленеп тора. Бу кием элгечләрендә барлыгы ничә пальто эленеп тора?
3. Периметр һәм мәйданны тап
Турыпочмаклыкның буе 30 см, ә иңе 15 см. Турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын тапТурыпочмаклыкның иңе 10 см, ә буе 25 см. Турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын тап
4. Чагыштыр
370 м + 620 м ... 1 км
30 м ... 1 км – 600 м
540 м + 360 м ... 1 км
11 дм – 6 дм ... 50 см

Тест биремнәре


А1. Кайсы ике санның тапкырчыгышы 72?


а) 3 һәм 24


ә) 28 һәм 4


б) 31 һәм 2


А2. Кайсы ике санның өлеше 15?


а) 70 һәм 4


ә) 50 һәм 4


б) 60 һәм 4


А3. Кайсы сан 57дән 12гә артыграк?


а) 59


ә) 69


б) 79


А4. Бүленүче – 48, өлеш – 8. Бүлүчене тап.


а) 8


ә) 7


б) 6


А5. 8дән 7 тапкыр зуррак санны тап.


а) 48


ә) 56


б) 54


А6. Тапкырчыгыш – 81, ә икенче тапкырлаучы – 9. Беренче тапкырлаучыны тап.


а) 9


ә) 8


б) 7


А7. Калдыклы бүлүне эшлә: 74 : 9.


а) 7 (кал. 11)


ә) 8 (кал. 1)


б) 8 (кал. 2)


А8. Чагыштыр һәм тиешле тамганы куй.


(63 : 7 – 4) х 2 … 63 : 7 – 4 х 2


а) «<»


ә) «>»


б) «=»


А9. Яклары 4 см һәм 6 см булган турыпочмаклыкның периметры күпмегә тигез?


а) 22 см


ә) 24 см


б) 20 см


А10. Өч бертөрле журнал 300 сум торса, ике шундый журнал күпме тора?


а) 200 сум


ә) 600 сум


б) 400 сум


IV сыйныф





































I вариантII вариант
1. Аңлатмаларны исәплә
(25241 + 37889) х 12 : (69591 – 69579) =
4 сәг 48 мин + 3 сәг 24 мин =
(35472 + 27792) : 12 х (78953 – 78929) =
7 сәг 27 мин – 2 сәг 50 мин =
2. Сызымын сыз һәм мәсьәләне чиш
Ике пристаньнан бер үк вакытта бер-берсенә кара-каршы катер һәм көймә кузгалып китә һәм алар 3 сәгатьтән соң очрашалар. Көймәнең тизлеге сәгатенә 15 км, катерның тизлеге 4 тапкыр артыграк. Пристаньнар арасын тапАвтостанциядән бер үк вакытта бер-берсенә кара- каршы юнәлештә автобус һәм такси кузгалып китә. Таксиның тизлеге сәгатенә 60км, ә автобусның тизлеге 2 тапкырга кимрәк. Ничә сәгаттән соң алар арасындагы ераклык 360 км булыр?
3. Мәсьәләне чиш
Буе 18 см, иңе 2 тапкыр кимрәк булган турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын тапИңе 11 см, буе 2 тапкыр артыграк булган турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын тап
4. Чагыштыр
160 х 5 : 20 … 60
1 кг – 501 г … 500 г
5 км 205 м … 5250 м
1 сәг 8 мин … 108 мин
53 мм … 3 см 5 мм
2 кг – 758 г … 800 г
4 сәг 2 мин … 402 мин
480 : 3 – 82 … 80

Тест биремнәре


I өлеш (А)


А1. Кайсы ике санның тапкырчыгышы 528?


а) 142 һәм 4


ә) 132 һәм 4


б) 524 һәм4


А2. Нинди ике санның өлеше 250?


а) 650 һәм 3


ә) 750 һәм 3


б) 800 һәм 4


А3. 5072 һәм 2834 саннарының аермасын тап.


а) 2238


ә) 2038


б) 2248


А4. 7446 һәм 1839 саннарының суммасын тап.


а) 9295


ә) 8285


б) 9285


А5. Чагыштыр һәм тиешле тамганы куй.


4 сәг15 мин … 415мин


а) «<»


ә) «>»


б) «=»


А6. Яклары 12 см һәм 18 см булган турыпочмаклыкның периметрын тап.


а) 30 см


ә) 50 см


б) 60 см


А7. Исәплә: 5 т 4 ц 6 кг – 8 ц 57 кг =


а) 5 т 6 ц 49 кг


ә) 3 т 5 ц 39 кг


б) 4 т 5 ц 49 кг


А8. 8 минут ничә секунд?


а) 800 мин


ә) 480 мин


б) 840 мин


А9. 56 см озынлыгындагы тасманың җидедән ике өлеше күпмегә тигез?


а) 16 см


ә) 49 см


б) 63 см


А10. 70 мны 30 смга киметсәк, ничә була?


а) 40 м


ә) 69 м 70 см


б) 59 м 70 см


II өлеш (В)


В1. Әти бәйрәм өчен 126 алма, ә апельсиннарны 3 тапкыр күбрәк алды. Барлык җиләк-җимешне бүләк өчен 42 тартмага тутырды. Һәр тартмада ничә алма һәм ничә апельсин?


В2. Беренче квадратның буе 6 см, икенчесенеке 4 см. Беренче квадратның мәйданы икенчесенекеннән ничә кв.см га зуррак?


В3. Аэродромнан бер үк вакытта капма-каршы юнәлештә ике вертолет очып киткән. Аларның берсенең уртача тизлеге 240 км/сәг, ә икенчесенеке 180 км/сәг булган. 3 сәг соң вертолетлар бер-берсеннән нинди ераклыкта булыр?


В4. Электр үткәргече озынлыгының җидедән дүрте 156 м булса, барлык озынлык күпмегә тигез булыр?


Әйләнә-тирә дөнья


(Дәреслек: А.А Плешаков, М.Ю.Новицкая)


Тест биремнәре


II сыйныф



  1. Җиргә иң якын йолдыз –


а) Кояш


ә) Ай


б) Меркурий



  1. 2. Без тирә-юнебездә күрә торган Җир өслеге сызык белән чикләнгән. Ул нәрсә дип атала?


а) туры сызык


ә) горизонт сызыгы


б) горизонт яклары



  1. Җирнең моделе –


а) глобус


ә) компас


б) кояш



  1. Көн белән төннең алмашынуы –


а) горизонт яклары


ә) планеталарның хәрәкәте


б) җирнең үз күчәре тирәсендә тулы бер әйләнеш ясавы



  1. Җиде тәүлек ул –


а) бер атна


ә) бер көн


б) бер ай



  1. Бер айда тулы бер әйләнеш ясый?


а) Кояш


ә) Йолдыз


б) Ай



  1. Җирнең кояш тирәли тулы бер әйләнеш ясавы –


а) атна


ә) ел


б) ай



  1. Һава торышы нәрсәне аңлата?


а) һава температурасы, болытлылык, явым-төшемнәр, җил


ә) компас, горизонт яклары


б) атна, ай, көн



  1. Һава температурасын төгәл үлчәү өчен кулланыла торган прибор –


а) компас


ә) термометр


б) линейка



  1. 10. Терек булмаган табигатькә нәрсәләр керә?


а) яңгыр, томан, кар


ә) хайваннар, үсемлекләр, бөҗәкләр


б) агачлар, чәчәкләр, томан



  1. 11. Көзге көн белән төн тигезләшкән көн –


а) 11 сентябрь


ә) 13 октябрь


б) 23 сентябрь



  1. Күктә ничә йолдызлык бар?


а) 88


ә) 78


б) 68



  1. Ачы исе белән аерылып тора торган үсемлек –


а) бака яфрагы


ә) кычыткан


б) әрем



  1. Элекке заманнарда крестьян хатын-кызларының төп хезмәте –


а) печән чабу


ә) җитен эшкәртү


б) бизәкләр ясау



  1. Гөмбәнең җир асты өлеше –


а) гөмбәлек


ә) эшләпә


б) аяк (төп)



  1. Үрмәкүчләрне нинди билгеләре буенча бөҗәкләрдән аерып була?


а) алты аяклы


ә) сигез аяклы


б) аяклары җитез



  1. Салкыннар башлану белән нинди хайваннар йокыга тала?


а) кәлтә, аю, тиен


ә) куян. төлке, бүре


б) бака, кәлтә, елан



  1. Ерак Көнчыгышта Кызыл китапка кертелгән кош −


а) мандаринка


ә) страус


б) павлин


III сыйныф



  1. Терек табигать белән әйләнә-тирә арасындагы бәйләнешне өйрәнә торган фән –


а) биология


ә) психология


б) экология



  1. Нәрсә Дәүләт символы булып тора?


а) гимн


ә) президент


б) Кремль



  1. 3. Имформацияне сакларга нәрсә ярдәм итә?


а) күзаллау


ә) уйлау


б) хәтер



  1. Илебезнең төп законы –


а) устав


ә) кодекс


б) конституция



  1. Россиянең башкаласы –


а) Санк-Петербург


ә) Нижний Новгород


б) Мәскәү



  1. Ни өчен һаваның чисталыгын сакларга кирәк?


а) табигать матур булсын өчен


ә) пычранган һава аркылы предметлар начар күренә


б) пычранган һава кеше сәламәтлеге өчен зыянлы



  1. Кайсы су әйләнеше чылбыры дөрес бирелгән?


а) болыт – су тамчысы – сулыклар өслеге – суның парга әйләнүе – су пары – болыт


ә) болыт –сулыклар өслеге – су тамчылары – су пары – болыт


б) болыт – су пары – сулыклар өслеге – су памчысы – болыт



  1. 8. Туфрак нәрсәләрдән тора?


а) микроблар, үсемлек тамырлары, туфракта яшәгән төрле хайваннардан


ә) һава, су, черемә, ком, балчык һәм тозлардан


б) һава, су, черемә, ком, балчык, тозлар һәм микроблар, үсемлек тамырлары, туфракта яшәгән төрле хайваннардан



  1. Үсемлекләр турындагы фән –


а) ботаника


ә) зоология


б) астрономия



  1. Кайсы туклану чылбыры дөрес төзелгән?


а) нарат – тукран – бөҗәкләр


ә) суалчаннар – кәбестә – гөберле бака


б) арыш – тычкан – елан – бөркет



  1. Хайваннар турындагы фән –


а) ботаника


ә) зоология


б) экология



  1. Кайсы хайваннар «Кызыл китап»ка кертелгән?


а) тигр, морж, фламинго, бөркет


ә) сыер, ат, каз, әтәч


б) дуңгыз, сарык, үрдәк, күркә



  1. Хайваннарны саклау өчен, балалар нәрсә эшли алалар?


а) сирәк очрый торган җәнлекләрне өйдә үстерәләр


ә) табигатьтә үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен үтиләр


б) браконьерларны тоталар



  1. Организмны белү ни өчен кирәк?


а) сәламәтлек саклау һәм ныгыту өчен


ә) кеше уйлый, сөйләшә, хезмәт итә белсен өчен


б) үзенең мөмкинлекләреңне дөрес файдалану өчен



  1. Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен, нинди матдәләр кирәк?


а) майлар


ә) углеводлар


б) витаминнар



  1. 16. Автомобиль юлларына велосипед белән ничә яшьтән чыгарга ярый?


а) 10 яшьтән


ә) 14 яшьтән


б) 18 яшьтән



  1. 17. Яшен вакытында кая яшеренергә кирәк?


а) биек агач астына


ә) металл койма янында


б) коры чокырда



  1. Нинди файдалы казылманы шахталардан чыгаралар?


а) ташкүмер


ә) нефть


б) торф


IV сыйныф



  1. Кояш системасына кергән планеталарны кем өйрәнә?


а) географ


ә) химик


б) астроном



  1. Экватор аша үтә торган җылылык поясы ничек атала?


а) поляр


ә) тропик


б) уртача



  1. Россиянең иң биек таулары?


а) Алтай


ә) Кавказ


б) Камчатка вулканнары



  1. Россиянең иң зур күле – …


а) Онега


ә) Байкал


б) Каспий



  1. Иң зур территорияне нинди урманнар алып тора?


а) катнаш


ә) ылыслы


б) киң яфраклы



  1. Безнең туган як кайсы материкта урнашкан?


а) Африка


ә) Евразия


б) Австралия



  1. Җир асты байлыкларын кемнәр эзли?


а) археолог


ә) геолог


б) төзүчеләр



  1. Кайсы файдалы казылмалар яналар?


а) алмаз, известьташ, графит


ә) тимер рудасы, аш тозы, бур


б) ташкүмер, антрацит, торф



  1. Туфракның уңдырышлылыгы нәрсәдән тора?


а) ком


ә) черемә


б) балчык



  1. Туфрак составына нәрсәләр керә?


а) углекислый газ, известьташ, һава, су


ә) су, һава, ком, балчык, гумус, тоз


б) аш тозы, ком, балчык, су, һава



  1. 11. Нәрсә XX гасырның техник яңалыгы булып тора?


а) паровоз


ә) автомобиль


б) компьютер



  1. 12. Куликово сугышы нинди елга буенда була?


а) Угра


ә) Дон


б) Идел



  1. Наполеонны җиңү хөрмәтенә Мәскәүдә нәрсә төзелә?


а) Петропавловск соборы;


ә) Коткаручы Христос храмы;


б) Бакыр җайдак һәйкәле.



  1. 14. Бородино сугышы кайчан була?


а) 26 январь, 1812 ел


ә) 26 август, 1821 ел


б) 26 август, 1812 ел



  1. 15. 1812 елгы сугыш ни өчен Ватан сугышы дип атала?


а) сугыш Мәскәү астында булганга


ә) сугышка бөтен халык күтәрелә


б) Наполеонның басып керүе бик күп югалтулар китергәнгә



  1. 16. Ломоносов укыган «Грамматика»ның авторы кем?


а) Метелей Смотрицкий


ә) Василий Бурцов


б) Карион Штомин



  1. 17. Большевиклар партиясе кайчан властька килгән?


а) 7 ноябрь, 1914 ел


ә) 7 февраль, 1917 ел


б) 7 ноябрь, 1917 ел



  1. 18. Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?


а) 22 июнь, 1941 ел


ә) 9 май, 1945 ел


б) 1939 елда


Җаваплар


Татар теле





























Бирем
Сыйныф
А1А2А3
II сыйныфбәв
III сыйныфәбв
IV сыйныфбба

Русский язык





























Бирем
Сыйныф
А1А2А3
II классбвб
III классбвг
IVклассавб

Математика

























































Бирем
Сыйныф
А1А2А3А4А5А6А7А8А9А10
II сыйныфбббабаәбәә
III сыйныфабәбәабәба
IV сыйныфәәабаббәаә

IV сыйныф





















В13 алма һәм 9 апельсин
В220 кв. см
В31260 км
В4252 м

Әйләнә-тирә дөнья























































































































Сыйныф
Бирем
IIсыйныфIII сыйныфIVсыйныф
1ааб
2әаә
3аба
4ббб
5абә
6ббә
7әаә
8абб
9әаә
10абә
11бәб
12ааә
13бәә
14әаб
15абә
16әәа
17ббб
18ааа

Контроль диктант текстларын, язма эш һәм тест биремнәрен Чаллыдагы Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучылары Ландыш НӘФЫЙКОВА, Сания ЗАКИРОВА әзерләделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ