Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мәктәпләренең V–XI сыйныфлары өчен татар теленнән контроль эшләр

Укучыларның белемен тикшерәбез(2015–2016 уку елының икенче яртысына)V сыйныфДиктантКушлавычтаБез шагыйрьнең туган авылына якынлашабыз.Кушлавыч, шагыйрь әйткәнчә, тау башына урнашкан. Шуңа күрә Кушлавы...

Укучыларның белемен тикшерәбез


(2015–2016 уку елының икенче яртысына)


V сыйныф


Диктант


Кушлавычта


Без шагыйрьнең туган авылына якынлашабыз.


Кушлавыч, шагыйрь әйткәнчә, тау башына урнашкан. Шуңа күрә Кушлавыч тиз генә күзгә чалынмый тора.


Бераздан, җирдән үсеп чыккандай, мәчет ае, манара­сы калка башлый. Аннары агач башлары күренә, ул да булмый, өй түбәләре пәйда була. Бераздан инде шактый тәртипсез сибелеп яткан тәбәнәк өйләре белән бөтен авыл ачылып китә.


Хәзер инде юл түбәнгә таба төшә башлый. Без уйсу­лык төбендәге инешне кичәбез. Яңадан үргә күтәре­леп, авылның аргы яктагы урамына барып керәбез.


Урамның сул ягында, бер күч булып, шомырт агачлары үсеп утыра. Бу – Тукаевлар­ның төп нигезе. Моннан ерак та түгел, урамның каршы ягында, ике генә тәрәзәсе белән моңаеп карап тора торган бәләкәй йортка игътибар итәбез. Шушы нигездә Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә мулла гаиләсендә дөньяга килгән. (115 сүз)                                                                            (И.Нуруллиннан)


Бирем. Шагыйрь, авыл, шомырт, дөньяга, яткан сүзләренең авазларын язарга.


Шагыйрь сүзенә тулы фонетик анализ ясарга.


VI сыйныф


Диктант


Зирәк шәкерт


Мин Габдулланы мәктәпкә укырга кергән көннән башлап беләм. Мәктәпкә йөри башлаганда, ул бик кечкенә иде. Укырга кергәч башта аны мин укыттым. Соңыннан гына ул муллага күчте. Укуга һәм язуга бик зирәк, ятлау сәләте көчле иде. Табигате басынкы, дәртле иде. Башка балалар белән тәрбиясезләнеп, шаярып йөргәнен хәтерләмим. Шаярган яки сабак белмәгәне өчен минем тарафтан башка балаларга кыен эләккәләсә дә, аңа һич эләкми иде. Башта ул мәктәпкә йөреп кенә укыды, соңыннан кунып укый башлады. Сабагын белмәсә, хурланып елый иде. Бервакыт кара савытын ваткан өчен елады. Мин, аны юатып, башка кара савыты бирдем. Габдулла аңа бик куанды. Бераз укыгач, ул мәктәптәге башка балаларның сабакларын өйрәтә башлады.


Безнең өйгә һәрвакыт кереп-чыгып йөри иде. Бигрәк тә минем туган абзам Фәтхерахман муллага еш кереп йөри иде. (120 сүз) (Х.Гатауллиннан)


Бирем. Аерып бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясарга.


VII сыйныф


Изложение


Җәен дачада булды бу вакыйга. Беркөнне әти иртәгә безгә Габдулла Тукайның киләчәген әйтте. Без инде аның әсәрләрен белә һәм ярата идек, шуңа күрә шатлыгыбызның чиге булмады. Олылар өй җыештырырга һәм аш-су әзерләргә керештеләр, ә без, дүрт кыз бала – Сара, Рауза, Зәйнәп һәм мин – күп итеп чәчәк җыярга булдык. Дачадан ерак түгел генә елга ага, ә аның аръягындагы тауда төрле-төрле чәчәкләр үсеп утыра иде. Көймә белән чыгып, без күп итеп күгәрчен күзе, кыңгырау чәчәк һәм ромашка җыйдык.


Без корган план буенча Тукайны көймәдә йөртү күздә тотыла иде. Шуңа дип без көймәне рәткә кертергә тотындык: бөтен төшен кырып юдык, чәчәкләр тезеп бизәдек, эскәмияләрен кечкенә паласлар белән капладык.


Кичен әти Тукайны алып кайтты. Мин гаҗәпләнеп, аптырап калдым. Ул минем балачак хыялымда озын буйлы, таза һәм сәламәт кеше булып җанланган иде, чынлыкта исә әти янында яшүсмергә охшаган кечерәк кенә, ябык кына бер егет утыра. Өстендә карарак төстәге җиңел җәйге пальто. Әти Тукайны өйгә алып керде һәм безне, ягъни үзенең дүрт кызын, аның белән күрештерде.


Алар әти белән икәү утырып ашадылар, әни исә кунак бик аз ашый дип борчылды. Аштан соң без Тукай абыйны көймәдә йөрергә чакырдык, ләкин ул баш тартты. Елгага кадәрге араны җәяүләп үтү аңа авыр бул­гандыр дип уйлыйм. Ул бездән нинди шигырьләрен белүебезне сорашты. Без теләп җавап бирдек, хәтта кайберләрен җырлап та күрсәттек. Мәсәлән, «Сөялгәнсең чатта баганага» дип башланган шигырен җырлаганыбыз хәтеремдә. Ул безне рәхәтләнеп тыңлады да соңыннан рәхмәт әйтте.


Тукай «Ак-кыз» дигән урынга кымыз эчеп дәваланырга килгән иде. Мин «Ак-кыз»ның кайда икәнен белмим.


Безне бүтән бүлмәгә чыгарып җибәрделәр, әти белән Тукай моннан соң озак сөйләшеп утырдылар.


Икенче көнне иртән Тукай белән әти әлеге «Ак-кыз»га китәргә җыендылар. Ул, барыбыз белән дә җылы итеп күрешеп чыккач, тарантаска менеп утырды. Шул вакыт кече энебез Мидхәт (аңа ике яшьләр булгандыр) аның тезләренә үрмәләп менеп китте. Энебез таза иде. Шуңа күрә бу йөк Тукайның тезләренә авыр тоелды булса кирәк, ул болай дип әйтеп алды: «Авыр икәнсең син, балам, мин озак тотып тора алмам сине». Олылардан кемдер малайны Тукайның итәгеннән алды. Һәм әти белән Тукай кузгалып киттеләр.


Әти кичләрен безгә Тукай турында сөйли иде. Без, көймәдә йөргәндә, әтиебез үтенече буенча Тукайның кемнәр тарафыннандыр көйгә салынган шигырьләрен җырлый идек. (351 сүз) (Н.Әхмәровадан)


VIII сыйныф


Диктант


1907 нче елның октябрь башлары. «Йолдыз» газетасының секретаре Галиәсгар Камал ялгыз гына эшләп утырганда, редакция бүлмәсенә яшүсмер кыяфәтле бер егет килеп керә. Тәбәнәк, чандыр.


Шәкертләрнең редакциягә килгәләп йөрүләре гадәти хәл булганга, Г.Камал артык илтифат итмичә, яңадан өстәленә иелә. Әмма гаҗәеп хәл: кунак редактор өстәле янына уза да, бер урындыкка утырып, өстәлдәге газеталарны караштыра башлый. «Малай»ның болай үзсенеп китүе Галиәсгаргә бик үк ошап җитмәгән, күрәсең, кырыс кына карап куя. Озак сүзсез торуны килештермичә, «малай» телгә килә:


– Һади әфәнде тиз килер микән?


Бу, мөгаен, редакторга атасы хәзрәт сәламен тапшырырга килгән берәр мәхдүм. Галиәсгарнең мыгырданып кына әйткән җавабыннан соң шактый вакытка тынлык урнаша. Ниһаять, «мәхдүм» тагын сүз башлый:


           – Безнең газета-журналлар сезгә килгәндер бит, Га­лиәсгар әфәнде?


           – Нинди газета-журналлар?


           – «Фикер», «Эльгасрел-җәдит», «Уклар».


           – Сез Уральскиданмыни?


           – Ие...


           – Алай булгач, сез анда шигырьләр яза торган Габ­дулла Тукайны да белә торгансыз?


«Малай» чак кына елмая да:


           – Ул «Апуш» мин булам, – дип куя. (145 сүз)                                                                                                 (И.Нуруллиннан)


Бирем. Аерып бирелгән җөмләләрнең схемаларын ясарга, төрен билгеләргә.


IX сыйныф


Республикабызда IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән Бердәм республика тесты уздырылуын истә тотып, II яртыеллык өчен укучыларның белемнәрен бәяләү контроль эшләрен дә шул формада тәкъдим итәбез. Укучылар кыска изложение язарга, тәкъдим ителгән текст буенча биремнәр башкарырга, әдәби-иҗади инша язарга тиешләр.


Изложение өчен тәкъдим ителгән текстны укытучы ике тапкыр укып чыгарга тиеш. Контроль эшнең беренче һәм өченче өлешләре аерым битләрдә, икенче өлеш бирем язылган битләрдә үк башкарыла. Өченче бүлектәге биремнәрнең бары тик берсе генә башкарыла.


Тәкъдим ителгән материаллар укучыларны имтиханнарга әзерләгәндә дә файдаланыла ала.


I бүлек


Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.


Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.


Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.


Туган туфрак


Монда җире дә, һавасы да бүтәнчәрәк икән – ничектер дала исе аңкый. Бөрчекләнеп торган кара туфрак, эсседән, кипкән сирәк үлән һәм ефәк чуклы кылганнар... Казан тирәсендә юк бит алар.


Сания, иелеп, җиргә учлам-учлам ябышып үскән вак кына зәңгәр чәчәкле бер үләнне йолкып алды да Кларага:


– Мәгез әле, иснәп карагыз! –дип сузды.


Клара үләнне алып борынына китерде һәм хәйран калды: үлән искиткеч хуш исле иде.


– Нәрсә бу?


– Ислекәй... Ислемай үләне, – диде Сания.


Ислемай үләне! Клара аны тирән итеп, кат-кат иснәде һәм бер мәлгә исереп киткәндәй булды. Сания тагын ак әремне дә уып иснәтте. Монысыннан да дала эссесе, дала исе аңкып тора иде.


Клара ихтыярсыздан: «Әтием бу исләрне ничек оныта алды икән?» – дип уйлап куйды. Ә менә бабасы онытмаган иде, сагына иде. Әгәр ул исән булса, Клара, бу үләннәрне алып кайтып, аңа иснәткән булыр иде. (134 сүз) (Ә.Еникидән)


II бүлек


Туган нигез


(1) Тормыш мәшәкатьләре адәм баласының хәтерен саектыра. (2) Әле ярый үткән юлыбызга әйләнеп карый торган гадәтебез бар. (3) Югыйсә каян килеп, кая китәсеңне дә онытыр идең.


(4) Зират капкасыннан чыгып, кайчандыр безнең барыбызны да бергә туплап, тулы гаилә булып яшәткән нигезгә таба атлыйбыз... (5) Күршеләрнең капка төпләрендә берән-сәрән җим чүпләп йөрүче әтәч-тавыклар гына сагаеп озатып кала. (6) Әнә безнең өй түрендә үзебез утырткан өрәңгеләр, кайттыгызмы дип, каршы чыккан. (7) Без яшәгән йорт юк инде. (8) Шөкер, әлегә нигез исән-сау. (9) Аны күршеләр, үзенеке итеп, койма тотып алганнар. (10) Ишегалдындагы чирәм, кеше аягы басмагангадыр инде, ямь-яшел булып үскән. (11) Койма буендагы хуш исле әрем, кычытканнар шушы йортта тулы гаилә булып яшәгән чакның хәтерен саклый сыман. (12) Койма ярыгыннан кысылып кына эчкә үтәбез. (13) Сөйләшмичә генә чүгәләп дога кылабыз... (14) Аннан, нигез ташына маңгаемны куеп, хатирәләрне яңартам. (15) Ул миңа бу нигездә яшәгән һәрберебезнең серен сөйли кебек.


(16) Әти белән әни утырткан алмагачларны күршеләр кисеп ташлаган. (17) Алмага бала-чага керә, имеш... (18) Керсә соң! (19) Әнием, көзләр җиткәч, ул алмаларны, чиләкләп җыеп, балаларга үзе өләшә иде бит. (20) Шул чактагы сөенүләрен белсәгез иде әниемнең! (21) Сабыйларны сыйлый алганына нарасый сыман куана иде ул. (22) Рәнҗеткәннәр алмагачларны!


(23) Гомер уты менә шулай сүнә бара, күрәсең...


(24) Кендек каны тамган нигез һәрберебез өчен мәңгелек. (25) Еллар узган саен, ул безне гомер буе үзенә дәшеп тора... (223 сүз) (Д.Гайнетдиновадан)



  1. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.


1) Гомер уты менә шулай сүнә бара, күрәсең...


2) Ишегалдындагы чирәм, кеше аягы басмагангадыр инде, ямь-яшел булып үскән.


3) Сөйләшмичә генә чүгәләп дога кылабыз...


4) Зират капкасыннан чыгып, кайчандыр безнең барыбызны да бергә туплап, тулы гаилә булып яшәткән нигезгә таба атлыйбыз...


Җавап: __________________________



  1. Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.


1) Әнә безнең өй түрендә үзебез утырткан өрәңгеләр, кайттыгызмы дип, каршы чыккан.


2) Әти белән әни утырткан алмагачларны күршеләр кисеп ташлаган.


3) Әнием, көзләр җиткәч, ул алмаларны чиләкләп җыеп, балаларга үзе өләшә иде бит.


4) Еллар узган саен, ул безне гомер буе үзенә дәшеп тора...


Җавап: __________________________



  1. 5 – 8 нче җөмләләрдән парлы рәвешне күчереп языгыз.


Җавап: __________________________



  1. 4 – 8 нче җөмләләрдән хәзерге заман сыйфат фигыльне табып языгыз.


Җавап: __________________________



  1. 1 нче җөмләдән күчерелмә мәгънәле сүзне табып языгыз.


Җавап: __________________________



  1. 19 нчы җөмләдән туры тәмамлыкны күчереп языгыз.


Җавап: __________________________



  1. 10 – 19 нчы җөмләләрдән синтетик иярчен аергыч җөмләле кушма җөмләнең номерын языгыз.


Җавап: __________________________



  1. Түбәндәге җөмләдә барлык тыныш билгеләре номерланган. Аерымланган хәл янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.


Әнием, (1) көзләр җиткәч, (2) ул алмаларны, (3) чиләкләп җыеп, (4) балаларга үзе өләшә иде бит.(5)


Җавап: __________________________



  1. 16 – 21 нче җөмләләрдән инверсия кулланылган җөмләнең номерын языгыз.


Җавап: __________________________


III бүлек


11.1. Кендек каны тамган нигез һәрберебез өчен мәңгелек. Еллар узган саен, ул безне гомер буе үзенә дәшеп тора... – җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.


Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башларга, аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.


Сочинениенең сүзләре 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.


Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.


11.2. “Сыерчык диңгез артына китсә дә, үз туган оясына кайта” – диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Туган нигез төшенчәсенә аңлатма бирегез. “Туган нигез кадере” дигән темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.


Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башларга, аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.


Сочинениенең сүзләре 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.


Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.


X сыйныф


Диктант


Апрель – гадәти ай гына түгел, ул табигатьнең үзгәреш вакыты, яшәеш-тереклекнең гадәттән тыш җанлану, алга омтылу көннәре дә. Апрель безнең өчен, тәнендә татар йөрәге типкән адәм балалары өчен, аеруча якын һәм үз. Чөнки ул безгә бөек Тукайны бүләк итте. Тукай исә безнең рухыбызны кузгатты, зиһенебезне баетты, гасырларны, буыннарны ялгап, милли яшәешебезнең кыйбласын, киләчәген билгеләде.


Тукайның мирасына мөрәҗәгать итсәң, исең-акылың китәрлек! Кыска гына иҗат гомерендә әдип гаҗәеп күп һәм кыйммәтле хәзинә калдырган. Аның мирасы өчен идея-тематик байлык, жанр, аһәң төрлелеге хас. Шагыйрь чор заруриятен, заман сулышын бөтен барлыгы белән тоеп яшәгән. «Һәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен»,– дип, автор үзе дә бу хакта искәрткән.


Тукай – шагыйрь генә түгел, ул – публицист һәм журналист, тәнкыйтьче, фольклорчы, тәрҗемәче, сәясәтче, педагог та. Боларның һәммәсендә Тукай үзенең саллы сүзен әйткән, «гүзәл эзен» калдырган. Аның мирасы, заманга аваздаш булып, бүген дә яши, бүген дә уйландыра. Тукай – Рәсәй киңлекләренә, дөнья кыйтгаларына сибелгән татарны туплап, бербөтен итеп тотучы көч тә. Шуңа күрә аның әсәрләрен уку, белү, күңел хәзинәсе итү – һәр татарның вөҗдани бурычы. (164 сүз)


XI СЫЙНЫФ


Диктант


Тукай каеннары


Фатих Хөсни, Илдар Юзеев һәм мин укучылар белән бик күп очрашуларда булдык.


1959 нчы елның язында, Кырлайга беренче тапкыр килгәч, Тукай утырткан каеннарны сорашкан идек. Кызганыч, каерылган аккош канаты кебек җирдә яткан пар кәүсәне генә күрдек. 1961 нче елда мин «Тукай каеннары» дигән шигырь дә яздым. Ә бит Тукай туган көндә яңа каеннар утыртсак әйбәт булыр иде! Илдар Юзеев минем фикерне хуплады, остазларыбыз Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким дә бик теләп барырга булдылар. Ләкин ничектер җай чыкмады. Ниһаять, бөек шагыйрьнең 84 еллыгында Фатих Хөсни, Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев дүртәү килдек. Мәктәптә балалар белән очрашканнан соң, Тукай һәйкәле янына өч каен һәм бер шомырт утырттык. Моннан соң һәр елны Тукай туган көндә каеннар утырту гадәткә керсен иде, дидек. Укытучылар моны хупладылар. Бу язда без ниятне гамәлгә ашырдык. «Тукайның 100 еллыгына ул агачлар зур үсәр, бәлкем шул бәйрәмдә килеп күрү дә насыйп булыр», – дип сөйләштек.


Без ул олы бәйрәмдә булдык. Аннан соң үзебез утырткан каеннарны карадык. Мәһабәт булып, күкрәп үсеп утыралар.


Бездән соң яңадан-яңа буыннар килер, каеннар, чыршы-наратлар алмашына торыр. Изге урын буш булмас. Тукай илһамы кабынган моңлы татар җире уңдырышлы ул. (178 сүз) (Ш. Галиевтән)


 


 


Текстларны һәм биремнәрне Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ханә Сөләйманова әзерләде.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ