Татар мөгаллиме булуым белән горурланам
Гөлнур ӘГЪЛЕЕВА,Яңа Чишмә районы, Ленино урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик эш стажы 29 ел. Мин гомеремне, тормышымны укытучы һөнәре белән бәйләдем һәм һич тә үкенмим. Язм...
Гөлнур ӘГЪЛЕЕВА,
Яңа Чишмә районы, Ленино урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик эш стажы 29 ел.
Мин гомеремне, тормышымны укытучы һөнәре белән бәйләдем һәм һич тә үкенмим. Язмыш җилләре аяусыз. Төрле яклап каксалар да, үзем сайлаган һөнәремә тугрылыклы булып калдым. Татар мөгаллиме булуым белән, укучыларым белән горурланам һәм үземне бик бәхетле дип саныйм. Мин үз туган телемдә балаларга белем-тәрбия бирәм, укучыларымның тәрбияле, әхлаклы, үз халкының рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче, компетентлы, үзенең фикерләрен ачыктан-ачык белдерергә сәләтле, тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес булуларын телим. Бу – минем яшәү рәвешем. Конкурска тәкъдим иткән әлеге язмамда шул фикерләремне җиткерергә тырыштым.
Игелекле татар мөгаллиме
Синнән күчә безгә мәрхәмәт.
Йөрәк утың балкып янса гына,
Яшәр иман, яшәр мәхәббәт!
Госман Садә
Укытучы, татар мөгаллиме...
Мәктәпне гел “5” легә генә тәмамлап, олы тормышка аяк баскан вакытта, мин әлеге сүзләр эчендә нинди тирән мәгънә ятканлыгын, аларга нинди зур җаваплылык хисе салынганын аңлап бетергәнменме икән? Ай – һай, юктыр, мөгаен. Гомерләрен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган әтием һәм әниемнең тырыш, тынгысыз хезмәтләрен күреп үссәм дә, дөньяны юньләп күрмәгән, хыяллар канатында очкан беркатлы авыл кызы өчен моның нинди катлаулы адым булганлыгын мин хәзер генә, вакытның калын пәрдәсе аша үткәч кенә төшендем. Ләкин йөрәгем кушканча эшләдем: мин, икеләнмичә, укытучы һөнәрен сайладым, гомеремне, тормышымны укытучы һөнәре белән бәйләдем һәм һич тә үкенмим.
Нәниләрне якын күрүем мине Арча педагогия көллиятенә алып килде. Ләкин туган телемне яратуым, аңа булган хөрмәтем, гомумән, телләр белән кызыксынуым көчле булгандыр, мин Казан дәүләт университетына юл тоттым.
“Җилдәй исеп кичәр вакыт...” – дигән халкыбызның бөек улы Мөхәммәдьяр. Әйе, еллар үтте, заманалар да, халкым да, туган телебезгә караш та үзгәрде. Замана үзгәрү белән бергә, татар мөгаллиме өстенә бурычлар да артты. Халкым үзенең татарлык җәүһәрләрен җуя бара бит. Болар: милли сафлык, эшчәнлек, тырышлык, кеше әйберенә кагылмау, ата - анага, туган нигезгә хөрмәт һ.б. Ә заманның нинди куркыныч чирләре йога соң? Кызганычка каршы, эчкечелек, имансызлык, ата-ананы бар дип тә белмәү, туган нигезне ташлау, наркомания авыл җирлегендә дә хөкем сөрә. Хәзерге заман баласын, милләт киләчәген ничек сакларга бу зәхмәттән? Нәрсәгә таянырга? Менә шушы сораулар борчый мине. Борчый, газаплый, уйландыра...
Мин, авыл мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы, бу сорауны йөрәгем аша үткәрәм. Аны хәл итү юлларын туган телдә, халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре нигезендә белем – тәрбия бирүдә күрәм. Шуңа күрә дә татар мөгаллиме булып эшләвемә чиксез куанам мин. Чөнки мин дәресләремдә рухи дөньям белән тәңгәлләшә, хыял-өметләремне чынбарлыкка ашырырга омтыла алам. Бүгенге катлаулы заманда авыл җирлегендә укучыларны тормышка һәрьяклап әзерләү, һәрьяктан камилләшкән шәхес тәрбияләү, балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итеп үстерүне үземнең максатым дип саныйм. Хыялым: бүгенге яшүсмер үзен бер милләтнең, димәк, үзенең туган халкының вәкиле итеп хис итсен иде. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,-дигән Ш.Мәрҗани. Шуңа күрә ул милли, рухи хәзинәләрне кадерләргә, сакларга, баетырга, алар белән горурланырга сәләтле булсын иде. Үз халкының фәнни, мәдәни, хезмәт казанышларын теләсә кем алдында, теләсә нинди аудиториядә дәлилли, ышандыргыч бәя бирергә әзерлекле булсын иде.
Бу – минем хыялым гына түгел, бу – заман таләбе дә. Авыр, катлаулы таләп. Бу таләпне тормышка ашыруда халык педагогикасының кешеләрдә күпкырлы әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне максат итеп куюын даими истә тоту мөһим дип саныйм. Андагы фикер кешенең рухи дөньясын баетуга юнәлтелгән. Туган тел, туган җир, туган халык, ата-ана, сөйгән ярлар, кардәшләр халык педагогикасында изгеләштерелгән. Анда әдәп, сафлык, аеклык, сабырлык, пакълек, һөнәрләр белү күркәм сыйфатлардан санала. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә дә нәзберек – нечкә гамәл дип бәя бирелә. Һәм моның шактый катгый кануннары халык авыз иҗаты, мәкаль-әйтемнәр булып формалашкан. Шуңа күрә эшемдә төп кыйбла: халык педагогикасына таянып, үстерешле укыту технологиясенә нигезләнеп эш итү.
“Укытучыга укытырга никадәр җайлырак, укучыга шулкадәр авыррак. Укытучыга авыррак булган саен, укучыга җиңелрәк”,- дигән бөек Лев Толстой. Уртача укытучы мәгълүмат бирә, яхшы укытучы аңлата, ә иҗади укытучы кызыксыну уята, шуңа күрә һәр дәресне үзен кирәкле, әһәмиятле итеп тоярлык дәрәҗәдә оештыра белү кирәк дип саныйм. Укучыларыма бүгенге көндә белемсез яшәп булмаганлыгын, белем алуның ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлатырга тырышам. Шул ук вакытта укучының танып белү эшчәнлеген үстерү һәр дәреснең төп максаты булып калырга тиеш.
Әйе, безнең киләчәк мин укыткан балалар кулында. Аларның нинди булып үсүләре минем эшчәнлегемә дә бәйле. Үземнең педагогик эшчәнлегем нәтиҗәсендә, укучыларымның тирән белемле, эрудицияле, дөньяга аек карашлы, иҗади фикерли белүче, үз – үзләренә ышанган, кылган гамәлләре өчен җаваплы, туган телен сөюче, милли үзаңы булган, иҗатка сәләтле, зыялы шәхесләр булып тәрбияләнүләрен телим. Мин аларны намуслы итеп “әвәләргә” тырышам. “Әвәләргә” дим, чөнки кайвакыт мин үземне зур балчык кисәгеннән матур чүлмәк ясаучы оста итеп хис итәм. Әгәр мин эшемнең чын остасы икән, әнә шул балчык кисәгеннән матур бер “савыт” килеп чыгарга тиеш. Ул, тыштан гына матур булмыйча, тирә – юньне күрә, анализлый белә торган, үз фикере булган, үз – үзенә ышанган шәхес булырга тиеш. Ләкин укучыларым, авызларын ачып утырган кошчыклар шикелле, могҗиза көтеп утырмасыннар иде. Замана таләпләренә туры китереп, алдынгы техника, компьютер белән дә дус булсыннар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә белсеннәр, үзләрен яклый алсыннар. Халкымның бик күркәм сыйфатлары бар: тыйнаклык һәм оялчанлык. Ләкин бу сыйфатлар хәзерге заманда ниндидер үрләр яулау өчен киртә булып торырга мөмкин. Оятсыз, белемсез кеше өскә үрмәләгәндә, намуслы кеше әдәп саклап утыра. Шуны җиткерәсем килә: тапкыр, кыю булсыннар, нинди генә авырлыклар булса да, югалып калмасыннар. Ләкин боларның берсе дә башка кеше хакына кереп эшләнмәсен иде!
Минем өчен көн саен нинди дә булса юаныч табылып тора. Нигә куанмаска?! Мәктәпне ике – өч ел элек бетергән укучым килеп: “И апа, татарлар белән бер бүлмәдә торам, русча сөйләшеп аптыраталар, мин аларны әкрен генә татарча аралашырга өйрәтәм,” – дигәненә куанам. Урамнан, баласын җитәкләп, аның белән туган телебездә сөйләшеп баручы үз укучымны күреп горурланам. Рус милләтеннән булган укучымның саф татарча “Исәнмесез!” дип исәнләшүенә тагын бер куанам. Укучымның: “Һәр әдәбият дәресе хәтеремдә, нинди китап укырга киңәш итәсез?” – дип шалтыратуы үзе бер сөенеч түгелмени?
Димәк, бала күңеленә чәчкән орлыклар әкрен генә шыталар, тамыр да җибәрерләр, бернинди заман өермәсе дә алып ата алмастай ныгырлар да әле. Мин моңа күңелем белән инанам!
Комментарийлар