Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теленнән IX сыйныф укучылары өчен тестлар

Татар мәктәпләрендә белем алучы IX сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү өчен Р.Фәхреддин хезмәтләреннән файдаланып төзелгән эш вариантлары(Тестлар)Рәм...

Татар мәктәпләрендә белем алучы IX сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү өчен Р.Фәхреддин хезмәтләреннән файдаланып төзелгән эш вариантлары


(Тестлар)
Рәмзия ФАЗЛЫЕВА,
Әтнә районы Олы Мәңгәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
I вариант.
I бүлек.

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.


С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген ачарга кирәклеген истә тотып эшләгез.


Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
II бүлек.
Текстны укыгыз һәм А1–А7; В1 – В9; С2 биремнәрен үтәгез.
Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык.

 1) Ялкаулык – вакытны, форсатны исраф итү дигән сүз. 2) Малны исраф кылу яман эш булса, вакытны һәм форсатны исраф итү бигрәк тә яман эш. 3) Малны табарга мөмкин булса да, әрәм бул­ган вакыт һәм кулдан киткән форсатны кире кайтарып булмый. 4) Дөньяда иң үкенечле сүз – «вакыт үтте» дигән сүздер.


 5) Вакыт күп булса, ахирәт азыклары әзерләргә дә, дөньядагы тормыш итү сәбәпләрен кылуга да җитә һәм һәрберсеннән өлеш алырга мөмкин була. 6) Халыклар гомер кыскалыгыннан зарлана­лар һәм бертөрле эш эшли алмый калулары өчен ачыналар. 7) Бу зарлану һәм ачыну урынлы түгел. 8) Чөнки, вакыт бик күп, гомер бик озын, ләкин без бу вакытлар һәм гомерләрне файдасыз һәм мәгънәсез нәрсәләргә сарыф итәбез. 9) Әгәр сарыф итә белеп сарыф итсәң, вакытның иркен һәм озын икәнлеген, хәтта, күзебез белән күргән булыр идек. 10) Дөрес, эш эшләү, акыл һәм бәдән хезмәтләре белән шөгыльләнү мәшәкатьсез түгел. 11) Ләкин, һәрхәлдә, ялкаулык һәм эшсезлек мәшәкатьләренә, ялкаулык һәм эшсезлектән туган хәсрәтләргә күрә җиңелрәк.


 12) «Ялкаулык күңелне каралта» дигән сүз – саф алтын булган хикмәтле сүздер.

 А1 – А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.
Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә түгәрәкләп алыгыз.


А1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
1) мөмкин; 2) өлеш; 3) эшсезлек; 4) хикмәтле.
А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне күрсәтегез.
1)  вакыт; 2) акыл; 3) әрәм; 4) халыклар.
А3. Рәт гармониясе сакланмаган сүзне билгеләгез.
1)  күзебез;
2)  җитә;
3) зарланалар;
4) ахирәт.
А4. 12 нче җөмләдәге алтын сүзенең нинди мәгънәдә кулланылуын күрсәтегез.
1) Предметның төп билгесен күрсәтә; 2) кыйммәтле металл, асылташны аңлата; 3) сурәтләү чарасы буларак кулланылган; 4) әйбернең нинди материалдан эшләнүен белдерә.
А5. Синонимнар рәтен билгеләгез.
1)  исраф, хәсрәт; 2) исраф, әрәм; 3) исраф, мөмкинлек; 4) исраф, гомер.
А6. Бирелгән җөмләдә сызык ни өчен куелган?
Ялкаулык – вакытны, форсатны исраф итү дигән сүз.
1)  Төшеп калган яки кулланылмаган сүз урынына; 2) исем белән белдерелгән аныклагыч янында; 3) баш килештәге исем белән белдерелгән ия белән хәбәр арасында; 4) дөрес җавап күрсәтелмәгән.
А7. Кереш сүз булган җөмләне билгеләгез.
1) Малны исраф кылу яман эш булса, вакытны һәм форсатны исраф итү – бигрәк тә яман эш. 2) Малны табарга мөмкин булса да, әрәм бул­ган вакыт һәм кулдан киткән форсатны кире кайтарып булмый. 3) Дөньяда иң үкенечле сүз – «вакыт үтте» дигән сүздер. 4) Дөрес, эш эшләү, акыл һәм бәдән хезмәтләре белән шөгыльләнү мәшәкатьсез түгел.
В1 – В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.
В1. 7 нче җөмләдән күрсәтү алмашлыгын табып языгыз.
В2. 5 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?
В3. Тиңдәш кисәкләр янында куелган тыныш билгесенең санын языгыз?
Ялкаулык – (1) вакытны, (2)форсатны исраф итү дигән сүз.(3)
В4. 7 – 9 нчы җөмләләрнең кайсында исем фигыльләр бар?
В5. 2 – 4 нче җөмләләрнең кайсында артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бар?
В6. 11 нче җөмләдән тамыр + ясагыч кушымча + ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.
В7. 6 нчы җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.
В8. 5 – 7 нче җөмләләрдән хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләнең номерын языгыз.
В9 11 нче җөмләдә юнәлеш килешендәге ничә исем бар?
 III бүлек.
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан номерын күрсәтегез.

 С2. «Ялкаулык күңелне каралта» дигән сүз – саф алтын булган хикмәтле сүздер» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.


Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
II вариант.
I бүлек.

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.


С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген ачарга кирәклеген истә тотып эшләгез.


Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
II бүлек.
Текстны укыгыз һәм А1– А7; В1 – В9; С2 биремнәрен үтәгез.
Үз гаебеңне күңел күзе белән күрә бел.

 1) Кеше үз гаепләрен төзәтү белән мәшгуль булсын өчен шул гаепләрне күрү кирәк. 2) Үз гаепләрен күрерлек күз булмаганда, бу эш мөмкин түгел. 3) Үз гаепләрен күрә алмаган кешеләрнең бөтен эшләре кеше гаебен тикшерү була.


 4) Әгәр Аллаһы Тәгалә бер бәндәсенә яхшылыкны теләсә, аңа үз гаебен күрә торган күз бирә дә шул бәндә үз гаепләрен үзе күрә башлый. 5) Үз гаебен үзе күрә алучы адәм, әлбәттә, бәхетле кеше. 6) Чөнки хасталык беленеп җиткәннән соң гына аны дәвалап була. 7) Ләкин үз гаебен күрә торган күз бик аз кешеләрдә була.


 8) Үз гаепләрен күрергә теләүчеләргә шундый киңәш бирәсе килә: гаебеңне күрсәтүче кешеләрнең киңәшен тоту.

9) Гаепләрне фаш кылып йөрүче һәм язучы дошманнарның файдалары тәлинкә тотучы дусларга караганда күп мәртәбә яхшырак.


 10) «Бу кадәр әдәпне кемнән өйрәндең?» – дигән сорауга хәкимнәрнең берсе: «Әдәпсезләрнең әдәпсезлекләрен күрдем дә шулардан сакландым», – дип җавап биргән.
А1 – А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.
Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен - дөресен
генә түгәрәкләп алыгыз.
А1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
1) тоту; 2) кеше; 3) өчен; 4) бәхетле.
А2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:
1) бәндә; 2) хасталык; 3) бәхетле; 4) кеше.
А3. Билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?
Ләкин үз гаебен күрә торган күз бик аз кешеләрдә була.
1) тәмамлык; 2) аергыч; 3) хәл; 4) ия.
А4. Билгеләнгән сүзнең антонимын табыгыз.
 Гаепләрне фаш кылып йөрүче һәм язучы дошманнарның файдалары тәлинкә тотучы дусларга караганда күп мәртәбә яхшырак.
1) яхшы; 2) мул; 3) артык; 4) аз.
А5. Әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне билгеләгез.
1) гаебен; 2) төзәтү; 3) шундый; 4 ) эшләре.
А6. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
1)  файдалары; 2) хасталык; 3) җиткәннән; 4) бәндә.
А7. Кереш сүз булган җөмләне билгеләгез.
1) Үз гаебен үзе күрә алучы адәм, әлбәттә, бәхетле кеше.
2) Чөнки хасталык беленеп җиткәннән соң гына аны дәвалап була.
3) Ләкин үз гаебен күрә торган күз бик аз кешеләрдә була.
4) Үз гаепләрен күрергә теләүчеләргә шундый киңәш бирәсе  килә: гаебеңне күрсәтүче кешеләрнең киңәшен тоту.
В1 – В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.
В1. 2 нче җөмләдән билгеләү алмашлыгын табып языгыз.
В2. 5 – 7 нче җөмләләрдән урын-вакыт килешендәге исемне табып языгыз.
В3. 6 – 8 җөмләләрдән артыклык дәрәҗәсендәге күләм рәвеше булган җөмләнең номерын языгыз?
В4. 1 – 3 нче җөмләләрдә ничә исем фигыль бар?
В5. 4 нче җөмләдә төшем килешендәге ничә исем бар?
В6. 8 – 10 нчы җөмләләрдән тамыр + ясагыч кушымча + ясагыч кушымча +модальлек кушымчасы + бәйләгеч кушымча + бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.
В7. 6 – 8 җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.
В8. 4 – 6 нчы җөмләләрдән хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләнең номерын языгыз.
В9. 8 – 9 нчы җөмләләрдә ничә сыйфат фигыль бар?
III бүлек.

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан номерын күрсәтегез.


 С2. «Үз гаебеңне күңел күзе белән күрә бел. Үз гаебен үзе күрә алучы адәм, әлбәттә, бәхетле кеше» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.


Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
III вариант.
I бүлек.

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.


С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген ачарга кирәклеген истә тотып эшләгез.


Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
II бүлек.
Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.
Китап вә уку.

 1) Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыктан иптәш, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешелә­рнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. 2)Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, ки­таплардан аерылмагыз!


 3)Ләкин китаплар арасында юк нәрсәләр язылган, мәгънәсез нәрсәләр белән тулганнары да бардыр. 4)Боларны уку кыйммәт­ле гомерне әрәм итү булыр. 5)Шуның өчен фикерләрне нурланды­рачак, холыкны пакьләргә ярдәм бирәчәк, гакылны арттыра­чак китапларны ихтыяр итеп, башкаларыннан ерак булыгыз! 6) Файдалы китапларны уку күңелгә шатлык китерер, фикергә азык булыр, зиһенгә куәт бирер.


 7) Китап уку кешеләрнең йөзенә - нур, күңелләренә шатлык ки­терер. 8) Шул сәбәпле зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр һәрникадәр арык булсалар да, гакыллары симез вә йөзләре мәхәббәтле булырлар.


 А1 – А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен
генә түгәрәкләп алыгыз.


 А1. Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар?
1)   Кышка азык булыр. 2) Фикергә азык булыр. 3) Куянга азык булыр. 4) Ашарга азык булыр.
А2. Сөйләмнең тәэсир көчен арттыру өчен, кайсы җөмләдә антонимнар кулланылган?

 1) Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыктан иптәш, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешелә­рнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер.


 2) Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, ки­таплардан аерылмагыз!
3) Ләкин китаплар арасында юк нәрсәләр язылган, мәгънәсез нәрсәләр белән тулганнары да бардыр.
4) Боларны уку кыйммәт­ле гомерне әрәм итү булыр.
А3. Рәт гармониясе сакланмаган сүзне билгеләгез.
1) гакыл; 2) ярдәм; 3) ихтыяр; 4) шатлык.
А4. Бирелгән җөмләдә сызык ни өчен куелган?
Китап уку кешеләрнең йөзенә – нур, күңелләренә шатлык ки­терер.
1) Төшеп калган яки кулланылмаган сүз урынына; 2) исем белән белдерелгән аныклагыч янында; 3) баш килештәге исем белән белдерелгән ия белән хәбәр арасында; 4) дөрес җавап күрсәтелмәгән.
А5. Әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне билгеләгез.
1) гомерне; 2) хезмәте; 3) шатлык; 4) файдалары.
А6. Билгеләнгән сүзнең антонимын табыгыз.
 Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, ки­таплардан аерылмагыз!
1) яхшылык; 2) юмартлык; 3) байлык; 4) тырышлык.
А7. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
1)  фикерләрне; 2) ярдәм; 3) башкаларыннан; 4)зиһен.
В1 – В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.
В1. 1 нче җөмләдән билгесезлек алмашлыгын табып языгыз.
В2. 5 җөмләләрдән урын рәвешен язып алыгыз.
В3. 1 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?
В4. 1 нче җөмләдә ничә сыйфат фигыль бар?
В5. 6 нчы җөмләдә юнәлеш килешендәге ничә исем бар?
В6. 8 нче җөмләдән тамыр + ясагыч кушымча + модальлек кушымчасы + модальлек кушымчасы схемасына туры килгән сүзне языгыз.
В7. 4 – 6 нчы җөмләләрдән йөкләтү юнәләшендәге сыйфат фигыльләр булган җөмләнең номерын языгыз.
В8. 4 нче җөмләдән ясагыч кушымча белән ясалган сыйфатны язып алыгыз.
В9. 1 – 3 нче җөмләләрдән хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләнең номерын языгыз.
 III бүлек.
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан номерын күрсәтегез.

 С2. «Китап уку кешеләрнең йөзенә – нур, күңелләренә шатлык ки­терер. Шул сәбәпле зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең йөзләре мәхәббәтле булыр» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.


Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
IV вариант.
I бүлек.

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.


С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген ачарга кирәклеген истә тотып эшләгез.


Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

II бүлек.


Текстны укыгыз һәм А1 – А7; В1 – В9; С2 биремнәрен үтәгез.
Чын рәхәтлек гаиләдә.
1) Габбас мулла – укытучы да, укучы да. 2) Кызына дәрес биргәндә укытучы булса, кызының табигатен өйрәнгәндә һәм дәресләрен шуңа туры китереп өйрәткәндә укучы булды. 3) Мәгълүм булган­ча, баланың дәрестән алачак файдасы үзенең күңел биреп, әзер һәм кәефле булып укуына бәйле. 4) Баланың күңеленә дәрескә мәхәббәт салу һәм бу мәхәббәтне киметмәү һәм һәр көн арттыру мөгаллимнең осталыгыннан, тәрбия ысулларын камил кулла­нуыннан тора.
5) Әсманың сабак укуга булган шатлыгы, зирәклеге көннән-көн арта барды. 6) Моны күреп, Габбас мулла белән Гайшә абыстай әйтеп бетерә алмаслык дәрәҗәдә куандылар. 7) Чынлыкта, бу шат­лык – иң дөрес һәм бәяләп бетерә алмаслык шатлык.
8) Дөньяда кайбер кешеләр рәхәтлекне вакытны бушка уздыра торган урыннарда, шатлыкны төнге клубларда эзлиләр, ләкин бу кешеләр – гүзәл тәрбиядән хәбәрдар булмаган һәм ләззәт ал­маган затлар. 9) Акыл әһелләре һәм әхлак галимнәренең бергә әйтүләренә караганда, «вакытны бушка уздыруда рәхәт юк», бәлки чын рәхәтлек гаиләдә һәм гаиләләре белән идарә итүче иптәшләр янында булыр.
 А1 – А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.
Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен
генә түгәрәкләп алыгыз.
А1. Синонимнар рәтен билгеләгез.
1) әхлак, әдәп; 2) әхлак, сабак; 3) әхлак, дәрес; 4) әхлак, әһелләре.
А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез.
1) өйрәнгәндә; 2) файдасы; 3) ысулларын; 4) рәхәтлек.
А3. Рәт гармониясе сакланмаган сүзне билгеләгез.
1) акыл; 2) укчы; 3) кешеләр; 4) әхлак.
А4. Бирелгән җөмләдә сызык ни өчен куелган?
 Габбас мулла –- укытучы да, укучы да.
1) Төшеп калган яки кулланылмаган сүз урынына; 2) исем белән белдерелгән аныклагыч янында; 3) баш килештәге исем белән белдерелгән ия белән хәбәр арасында; 4) дөрес җавап күрсәтелмәгән.
А5. Әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне билгеләгез.
1) моны; 2) вакытны; 3) иптәшләр; 4) гүзәл.
А6. Билгеләнгән сүзнең синонимын табыгыз.
Әсманың сабак укуга булган шатлыгы, зирәклеге көннән-көн арта барды.
1) китап; 2) дәрес; 3) белем; 4) акыл.
А7. Кереш сүз булган җөмләне билгеләгез.
1) Габбас мулла – укытучы да, укучы да.
2) Кызына дәрес биргәндә укытучы булса, кызының табигатен өйрәнгәндә һәм дәресләрен шуңа туры китереп өйрәткәндә укучы булды.
3) Мәгълүм булган­ча, баланың дәрестән алачак файдасы үзенең күңел биреп, әзер Һәм кәефле булып укуына бәйле.
4) Баланың күңеленә дәрескә мәхәббәт салу һәм бу мәхәббәтне киметмәү һәм һәр көн арттыру мөгаллимнең осталыгыннан, тәрбия ысулларын камил кулла­нуыннан тора.
В1 – В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.
В1. 8 нче җөмләдән күрсәтү алмашлыгын табып языгыз.
В2. 7 – 8 нче җөмләләрдән тел арты ассимиляциясе (кире ассимиляция) күзәтелгән сүзне язып алыгыз.
В3. 4 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?
В4. 3 нче җөмләдән сыйфат фигыльне язып алыгыз.
В5. 8 нче җөмләдә төшем килешендәге ничә исем бар?
В6. 4 нче җөмләдән тамыр + ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча + бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.
В7. 3 – 4 нче җөмләләрдә ничә алмашлык бар?
В8. 7 – 9 нчы җөмләләрдән теркәгечле тезмә кушма җөмләнең номерын күрсәтегез.
В9. 9 нчы җөмләдән сәбәп-максат рәвешен язып алыгыз.
 III бүлек.
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан номерын күрсәтегез.

 С2. «Вакытны бушка уздыруда рәхәт юк”, бәлки чын рәхәтлек гаиләдә һәм гаиләләре белән идарә итүче иптәшләр янында булыр» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.


Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
V вариант.
I бүлек.

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.


С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген ачарга кирәклеген истә тотып эшләгез.


Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
II бүлек.
Текстны укыгыз һәм А1 – А7; В1 – В9; С2 биремнәрен үтәгез.
Вакыт кадерен белү – киләчәгеңне уйлау.
1) Вакытын сарыф итә         белгән кеше        малын да сарыф итә белер, ягъни бер минут вакытын буш җиргә сарыф итмәгән кебек, бер тиен булсын, акчасын да урынсыз җиргә җибәрмәс. 2) Шуның өчен вакытыгызны һәм малыгызны әрәм итмәгез.
3) Мал никадәр күп булса булсын, гомер никадәр озын булса булсын, алдан күрү булмаганда, яз көненең кары кебек эрер, бетәр, исеме дә, эзе дә калмас. 4) Алдан күрә белсәң, аз гына малың да бәрәкәтле булыр.
5) Исраф иң хөрмәтле гаиләләрне бозар һәм иң бай өйләрне туздырыр, иң биек урыннардан түбән төшерер, иң шөһрәтле кешеләрне харап итәр. 6) Шуның өчен исраф итүдән бик сакланыгыз. 7) Алдан күрү белән кулланылса - мал азаймас, мал артыр, саран кеше ач калыр, исраф итүче авырыр.
А1–А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.
Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен
генә түгәрәкләп алыгыз.
А1. Рәт гармониясе сакланмаган сүзне билгеләгез.
1)    вакыт; 2) минут; 3) хөрмәтле; 4) шөһрәтле.
А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне күрсәтегез.
1)    акчасын; 2) көненең; 3)малың; 4)вакытын.
А3. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
1) малыгызны; 2) кары; 3) өйләрне; 4) озын.
А4. Билгеләнгән сүзнең антонимын табыгыз.
 Алдан күрү белән кулланылса - мал азаймас, мал артыр, саран кеше ач калыр, исраф итүче авырыр.
1) бай; 2) тук; 3) саран; 4)дөрес җавап күрсәтелмәгән.
А5. 4 нче җөмләнең төрен билгеләгез. 
1) гади җөмлә; 2) тезмә кушма җөмлә; 3) иярченле кушма җөмлә; 4) катнаш кушма җөмлә.
А6. Билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге?
Шуның өчен исраф итүдән бик сакланыгыз.
1) хәл; 2) тәмамлык; 3) аергыч; 4) хәбәр.
 
А7. Басымы 2 нче иҗеккә төшкән сүзне күрсәтегез.
1)  малыгызны; 2) бәрәкәтле; 3) азаймас; 4) авырыр.
В1 – В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.
В1. 3 нче җөмләдән сорау алмашлыгын язып алыгыз.
В2. 3 – 5 нче җөмләләрнең кайсында сөйләмнең тәэсир көчен арттыру өчен, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар кабатланып килгән?
В3. 1 – 3 нче җөмләләрдән күрсәтү алмашлыгы булган җөмләнең номерын күрсәтегез.
В4. 3 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?
В5. 5 – 7 нче җөмләләрдән боерык фигыльне язып алыгыз.
В6. 6 – 7 җөмләләрдән күләм-чама рәвеше булган җөмләнең номерын языгыз.
В7. 7 нче җөмләдән төшем юнәләшендәге фигыльне язып алыгыз.
В8. 1 нче җөмләдән ясагыч кушымча белән ясалган сыйфатны языгыз.
В9. 5 нче җөмләдә төшем килешендәге ничә исем бар?
III бүлек.
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан номерын күрсәтегез.
С2. «Алдан күрү белән кулланылса – мал азаймас, мал артыр, саран кеше ач калыр, исраф итүче авырыр» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.
Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Җаваплар.
 











































































































































 I вариантII вариантIII вариантIV вариантV вариант
А123212
А234113
А342344
А434132
А521113
А633222
А741333
В1буүзнәрсәләрдербуникадәр
В22кешеләрдәерактөнге5
В327232
В4736алачак4
В54333сакланыгыз
В6эшсезлектәнәдәпсезлекләреншөгыльләнүчеләросталыгыннан6
В75853кулланылса
В875мәгънәсез8урынсыз
В9258бушка3

МӘГАРИФ.РФ.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт! Автор: Рәмзия.

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ